Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Яңа Чишмә районыннан мобилизацияләнүчеләргә якташлары автомобиль һәм җылы әйберләр илтте

0

Татарстанның Яңа Чишмә районы Екатерининск авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков, Денис Денисов һәм Николай Бударин белән бергә, мобилизациягә алынган якташларына гуманитар ярдәм илтеп тапшырды. Яңа Чишмә районы администрациясендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Бүген иртә белән алар мобилизацияләнүчеләр булган урыннан кайтты, анда Александр Хорьковның абыйсы да бар.

Волонтерлар егетләргә «Нива» автомобиле, азык-төлек, җылы кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм башка күп әйберләр тапшырды. Алар хәрбиләр белән аралашты, якыннарыннан һәм туганнарыннан сәламнәр тапшырды.

Ир-егетләр якташларын күрүгә чиксез шат булган һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдергән. Барлык ярдәм полк бүлекчәләренә бүленәчәк, анда хәзерге вакытта Яңа Чишмә кешеләре хәрби бурычларын үти.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *