Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды

0
Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды

25 гыйнварда шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә булды. Биредә ул калабыз каләм осталарының эшчәнлеге белән танышты, иҗат әһелләренең киләчәккә планнарын тыңлады. Очрашуда Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрәмиев, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов та катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, Чаллы бүлегенең озак вакыт үз бинасы булмады. Шәһәр хәкимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Язучыларга Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында бүлмә бирелде. Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин итте. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин исә каләм ияләре хакында саллы мәгълүмат туплап, үзәкнең эшен оештырып җибәрде.

Чарага килгән кунаклар да иң элек бүлекнең күргәзмә өлешен карады. Ике як стенага эленгән фотоларның бер өлешендә Чаллы язучылары, икенчесендә үткәнне һәм бүгенгене тоташтырган истәлекле сурәтләр урнаштырылган. Наил Мәһдиев каләм осталарының күплегенә игътибар итте. «Инде күпләре исән дә түгел, әмма биредә аларның берсен дә онытмыйлар», - дип билгеләп үтте.

Әйтергә кирәк, Чаллы бүлеге ТР Язучылар берлекләре арасында иң зурысы. Бүгенге көндә ул 52 каләм иясен берләштерә. Чара дәвамында кунаклар аларның иҗат җимешләреннән тупланган китап күргәзмәсен дә карады.

Билгеле булганча, язучыларыбыз театр белән дә уртак хезмәттәшлек алып бара. Очрашуның икенче өлешендә бу хакта да фикер алыштылар. Узган ел сәхнә осталары белән берлектә халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев кичәләре оештырылды. Әлфия Ситдыйкова, Айзирә Имамованың китап презентацияләре булды. Айрат Суфиянов китабы да тәкъдим ителәчәк. Олпат язучы Айдар Хәлимнең иҗат кичәсенә дә әзерлек эшләре алып барыла.

Билгеле булганча, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафинга узган ел тагын бер вазифа йөкләнде. Хәзер ул Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеген дә җитәкли. Моны истә тотып, очрашуда комиссияләрнең эшчәнлегенә дә тукталдылар. «Башкарасы эшләр шактый. Озак еллар тукталып торган системаның эшен җайга салу җиңел түгел», - дип искәртте шәһәр башлыгы.

Факил Сафин шәһәрдә нәшер ителүче бердән-бер татар газетасы «Шәһри Чаллы»ны мактап телгә алды. Аның битләрендә урын алган язмаларның сыйфатлы булуын, темаларның төрлелеген билгеләп узды.

Чаллы мэры язучының фикерен дәвам итеп: «Шәһри Чаллы»ны минем әни дә ярата, һәр язмасын укып бара. Без, татарлар, татар матбугатын яшәтергә, үстерергә тиеш. Шәхсән үзем дә бу мәсьәләдә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын», - диде.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *