Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать паркында резидентлар мәйданчыкларын карады

0

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать паркында булды һәм аның резидентлары булган предприятиеләр белән танышты. Татарстан Республикасы җитәкчесе Яшел Үзән районына эшлекле сәфәрдә, дип искәртә аның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов, беренче итеп, «ПромЭнерго» предприятиясен карап чыкты. Ул i-PROM – интеллектуаль электр энергиясен исәпкә алу приборлары, энергия ресурсларын исәпкә алу системалары, шулай ук электр машиналарына заряд станцияләре ясау белән шөгыльләнә. Ул Яшел Үзән сәнәгать паркында 2019 елда резидент булды.

Аннары Татарстан җитәкчесе «Итле китчен» предприятиесендә булды, ул аерым савытларга салып таратыла торган азык-төлек җитештерә. 2020 елның декабреннән компания ике катлы җитештерү-склад бинасында, аның гомуми мәйданы 3 мең кв.метр. Экскурсия вакытында Рөстәм Миңнехановны Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.

Алдагы тукталыш – Дарпикс фабрикасы булды. Фабрика пациентлар һәм медицина персоналы өчен бер тапкыр кулланыла торган кием җитештерә. Ул да 2020 елның декабреннән Яшел Үзән сәнәгать паркының резиденты. Аның беренче чираты берничә ай элек кулланылышка кертелде. Предприятие биләгән гомуми мәйдан 4 мең кв. метр чамасы тәшкил итә.

„Предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Сетевая компания» җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде», –  дип сөйләделәр Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *