Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Васил Шәйхразыев Нарьян-Мар шәһәренең төбәкне өйрәнү музеенда булды

0

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Ненец автономияле округына эшлекле сәфәр белән килде. Бүген ул Нарьян-Мар шәһәренең туган төбәкне өйрәнү музеенда булды.

Туган төбәкне өйрәнү музее – Ненец автономияле округының иң борынгы музее, төбәк тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни-тикшеренү һәм агарту үзәге. Ул 1934 елда оешкан. Бүгенге көндә музейда 30 меңнән артык экспонат бар, алар җирле халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен тулысынча күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей эшләгән елларда уникаль фәнни китапханә формалашкан, анда төбәкнең тарихы һәм традицион мәдәнияте турында китаплар тупланган. Экспозиция залларының гомуми мәйданы 1 272 кв м. тәшкил итә. Күргәзмәләр төбәкнең табигате тормышы, көнкүреше һәм мәдәниятенә багышланган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *