Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Кукмара үзәк китапханәсендә Заһид Мәхмүдине искә алдылар

0

Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, актёр, сценарист, шагыйрь, радиожурналист, нәшир Заһид Мәхмүдине искә алу кичәсе булды. Әлеге кичәгә Заһид Мәхмүдине якыннан белгән, яки бераз булса да таныш булган, аның турында истәлекләре, хәтирәләре белән уртаклашырга теләгән, аны хөрмәт иткән, аның иҗатын яраткан кешеләр килгән иде.

Китапханәче Лилия Саттарова кунакларны Заһид Мәхмүдинең тормыш юлы белән таныштырды. Аннан соң сүз Заһид әфәнденең тормыш иптәше Рәшидә ханымга һәм кызы Зөһрәгә бирелде. Алар Заһид Мәхмүдинең нинди гаилә башлыгы, нинди әти булуы турында сөйләделәр, аның башкарган эшләре, киләчәккә корган планнары белән уртаклашты. Бу турыда Кукмара муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәгә килүчеләр Заһид Мәхмүди турында үзләренең җылы хисләре, хәтирәләре белән уртаклашты. Шулай ук музыка мәктәбе укытучысы Дамир Рафиков һәм аның укучысы башкаруындагы баян моңнары, Әлфинур Юнысова башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Заһид Мәхмүди турында электрон презентация күрсәтелде. Килгән кунакларга Заһид Мәхмүди типографиясендә басыла торган газеталар бүләк ителде. Искә алу кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *