Узган тәүлектә Татарстанда ковид йоктырган 35 кешене хастаханәгә китергәннәр
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 73 очрагы ачыкланган, 35 кеше хастаханәгә китерелгән. 7 кеше бу чирдән терелгән.
Гомумән алганда, Россия буенча узган тәүлектә ковид белән авыруның 7219 очрагы ачыкланган, 989 кеше хастаханәгә китерелгән. 4 384 кеше коронавирустан терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.
Искәртик, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, быел коронавирус белән авыручылардан алынган анализлар «Омикрон» штаммы булуы ачыкланган. Шул ук вакытта Татарстан яшәүчеләрнең 97 проценты бу авыруны симптомсыз кичергән.