Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Бәхилләшергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, Марат Садыйков белән хушлашу урынын үзгәрттеләр

0

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу урынын, бәхилләшергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, күчерү турында карар кабул ителгән.

Хушлашу мәрасиме Казанда Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) узачак. «Татар-информ»га шул турыда билгеле булды.

Чараны иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданнар өчен хушлашу вакыты 10.00 сәгатьтә башлана.

Марат Садыйковны Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләячәкләр.

  • Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 53 яшендә якшәмбегә каршы төндә вафат булды.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *