Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Самарада татар активистлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе белән очрашты

0

25 гыйнварда Самарада татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленария Мөслимова белән очрашты. 

Ачык очрашуны «Туган тел « Самара өлкәсе татар җәмгыяте иҗтимагый оешмасы оештырды. Анда «Дуслык» Самара төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонд вәкилләре, Әлфия Сөләйманова катнашучыларны үз оешмалары белән таныштырды, Самара һәм Самара өлкәсендә үткәрелә торган эшчәнлек һәм проектлар турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы бу хакта «Дуслык» сайтына сылтама белән яза.

Ленария Мөслимова Zoom платформасында оештырылган видеоконференция вакытында мөһим сорауларга җавап бирде. Ул төрле чараларны үткәрүдә, проектларны тормышка ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтүне гарантияләде.

Яшьләрне чараларга һәм проектларга җәлеп итү, Самара шәһәрендә һәм Самара өлкәсендә татарлар арасында активлыкны арттыру – актуаль мәсьәләләр булды. Татарстан Республикасы грантларын бирү өчен Самара регионында татар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар арасында конкурслар уздыру да мөһим мәсьәлә буларак каралды.

Очрашу ахырында татар телендә «Кунг-Фу Панда» мультфильмын карадылар, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *