Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Әсгать Сәфәров: Марат Садыйков эшчәнлеге Гиппократ антына тугрылыкның лаеклы үрнәге иде

0

Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.

«Медицинаның танылган профессионалы, сәламәтлек саклауда тәҗрибәле оештыручы арабыздан китте, ул үзен туган республикасына һәм һәр кеше тормышы өчен мөһим тармакка хезмәт итүгә багышлады», – диелә телеграммада.

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, Марат Садыйковның күпьеллык эшчәнлеге Гиппократ антына тугрылык, хезмәт сөючәнлек, үзенең игелекле һөнәренә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге булып тора, аның эшчәнлеге медицина җәмәгатьчелегендә югары абруй һәм күп санлы пациентларның рәхмәтенә лаек булды.

«Марат Наил улының вакытсыз китүе – ул, Сезнең өчен, аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә бөтен Татарстанның сәламәтлек саклау системасы өчен дә зур югалту. Сезнең кайгыгызны уртаклашам, Сезгә бу кайгылы көннәрдә көч һәм ныклык телим. Балаларыгызның, тугры дусларыгызның игътибары һәм ярдәме, бергә гомер иткән еллар турында истәлекләр сезгә бу авыр сәгатьтә таяныч булсын», – диде ул.

  • Динара Илгизәр кызына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде.
  • Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме дүшәмбе көнне – 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында узачагын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *