Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Чаллыда яшь кыз әбисе һәм бабасына пычак белән һөҗүм иткән

0

Автокаланың 50нче комплексында яшь кыз әбисе белән бабасына һөҗүм иткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

Якынча мәгълүматларга буенча, 22 яшьлек кыз 70 яшьлек әбисе белән бабасында кунакта булган. Бер мизгелдә алар талаша башлаган һәм кыз, аш-су пычагы белән, өлкән яшьтәге ир һәм хатынны яралаган.

Аларның икесен дә хастаханәгә салганнар, кызны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйга фактына бәйле тикшерү үткәрә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *