Мәскәү мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын апрельгә кадәр озайтты
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын 3 апрельгә кадәр озайтты һәм аңа җинаять эше белән ахыргача танышырга ирек бирмәде. Ул 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла.