Казанда шәһәр урамнарын су басуын видеога төшергәннәр
Казанда яшәүчеләр шәһәр урамнарын су басуын видеога төшергән. Шаһит сүзләренчә, видео Меридиан урамында төшерелгән.
Кадрларда күренгәнчә, машиналарга су баскан урамны «йөзеп чыгарга» туры килә. Кайбер участокларда су бик күп, ул автомобильнең бамперының уртасына кадәр җитә. Машина йөртүчеләр гигант күлләвек алдында тизлекне киметә.