Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Январь
2024

Новости за 09.01.2024

Башкортстанның "Пруфы" басмасы республика хакимиятләренең басымы турында җиткерде һәм укучыларыннан ярдәм сорады

Azatliq.org 

"Безгә Куштауны яклар өчен халыкны күтәрергә булышуыбызны гафу итә алмыйлар. Хакимиятне безнең гел авырта торган сөялләргә баскалап торуыбыз, әйберләрне үз исемнәре белән атавыбыз әрнетә", ди видеомөрәҗәгатендә басма журналисты Рамил Рәхмәтов.

Режиссёр Берковичның җинаять эшендә экспертиза исламны "террорчы идеология" дип атаган

Azatliq.org 

Бүген Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсе Беркович һәм Петрийчукны сак астында тотуны озайтуны карый. Аларга "Финист Ясный сокол" спектакле өчен террорчылыкны аклау турында җинаять эше ачтылар. Спектакль хөкем тиелгән мөселманнарга кияүгә чыккан хатын-кызлар тарихларына нигезләнгән.

Мәскәү Европа берлеге илләрендә, Британия һәм АКШта сайлау бүлгеләрен ачмаска мөмкин

Azatliq.org 

Чит илдән тавыш бирүләр март уртасына билгеләнгән. "Дус булмаган" илләрдә сайлау бүлгеләрен япсалар, русияләр аларда катнаша алмаячак. Чит илдән торып электрон тавыш бирү исә каралмаган. Русия тышкы эшләр министрлыгында сайлау бүлгеләрен ачмауны тавыш бирүчеләрнең иминлеге өчен дип аңлаталар.

Хәбиров хастаханәләр вакытында ачылмаса республика сәламәтлек саклау министрлыгы түрәсен эштән куачагын әйтте

Azatliq.org 

Баймактагы, Мәчетле районының Олы Ыктамак авылындагы һәм Дуван районының Мәсәгут авылындагы үзәк район хастаханәләрен берничә ай эчендә ачарга кушылган.

Казан мэриясе Telegram-каналларда таралган, мәктәпләргә һөҗүм оештырылачак дип янаган мәгълүматны "фейк" дип атады

Azatliq.org 

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Татарский маньяк" Telegram-каналы Казанда теракт булачагын язды. Канал авторы янәсе һөҗүмен бүген, 9 гыйнварда оештырачагын язган иде.  "Исәпләүләремә күрә кимендә 10 мәктәпкә йөреп чыга алам, берүзем генә булмаячакмын бит. Без 300дән артык баланы үтерә алачакбыз", диде.

Русия гаскәренә ялланган сербларга хәрби җитәкчеләре янавы хәбәр ителә

Azatliq.org 

Полк җитәкчелеге сербларны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итми диелә. Яңа ел алдыннан аларны  автомат өчен ике-өч ядрә кысасы биреп һөҗүмгә җибәргәннәр, сугышта үзегезгә коралны үзегез яулап алырга тиешсез дип аңлатканнар. Алар штурмга барудан баш тарткач кыйналулары әйтелә.

АКШ дәүләт сәркатибе гарәп илләренең тәкъдимнәре белән Израилгә килде

Azatliq.org 

Бүген һәм иртәгә Энтони Блинкен Израил белән Фәләстин автономиясе җитәкчеләре белән очрашачак. Ул алар белән Төркия, Үрдүн, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны тәкъдимнәре турында фикер алышачак.  АКШ дәүләт сәркатибенең сәфәре Мисыр президенты белән очрашып тәмамланачак.

Тикшерү изоляторында утыручы Рамилә Сәетова: "Бер караңгылыктан икенчесенә чумдым"

Azatliq.org 

2023 елның 22 декабрендә башкорт активисты Рамилә Сәетова биш елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү изоляторында утыручы активист яңа хөкем карары турында ни уйлавын, тоткынлыкны ничек кичерүе турында сөйли, Русиядә караңгы чорның кайчанрак бетәчәген фаразлый.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *