Русия президентына ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартты
"Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Демократик фиркадән Ирина Свиридова исә кирәкле 100 мең имзаны җыя алмаган. Алар икесе дә Путинны хупларга чакырды.