Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак укучылар саны арткан
Бүген укучыларның 78,5 проценты башкорт телен өйрәнә, шул ук вакытта республикада башкортларның саны 31 процентны тәшкил итә.
Бүген укучыларның 78,5 проценты башкорт телен өйрәнә, шул ук вакытта республикада башкортларның саны 31 процентны тәшкил итә.
Бүген, 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты. Прокуратура аны 4 елга колония-яшәүлеккә утыртуны сорады. Хөкемдар кырысрак эш итте - Алсынов 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Хөкем чыгарылганда урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
Сораштырылган табиблар фикеренчә, бума ютәл йоктыруның артуы мөһаҗирләр агымы контрольдә тотылмавы һәм халык арасынңда вакцина ясатуга каршы пропаганданың куәтле булуы белән бәйле.
Хәзерге вакытта Баймакта активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына меңләгән кеше каршылык белдерә. Кешләр әле дә таралышмый, Фаил Алсыновны да әлегә алып китмәделәр. Шул ук вакытта каршылык чарасында катнашучылар арасында төрле сүзләр йөри, әйтик Баймакка Хәбировның киләчәген әйтәләр.
Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала диелә.
Бу кешеләр куәт оешмалары вәкилләренә каткан кар кисәкләре, хәтта таш ата башлаган. ОМОН халык төркеменә күз яше агыза торган нгаз кулланган диелә. "Пруфы" тәртипсезлекләр һәм халык белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелешләр башлануын җиткерә.
Канаштан Шәлегә кадәр хәрәкәт туктатыла. Татарстан дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, бөтен төр транспортка да хәрәкәт итү чикләнә. Юлны буран сәбәпле бүген иртәнге сәгать алтыда япканнар. Бу чикләүләр һава торышы яхшырганга чаклы гамәлдә булачак диелә.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, активистларга тентүләр вакытында дини әдәбият ташлап калдыралар, аларның дини һәм сәяси темаларга сөйләшүләрен тыңлап торалар һәм "яшерен шаһитләр"не җәлеп итәләр. Мәхкәмә процессларында бу шаһитләрнең кем булуын ачмыйлар диелә.
Бүген Баймакта юлларны яптылар, интернетны томалаулары хәбәр ителде. Әмма кешеләр Фаил Алсыновны хупларга дип барыбер мәхкәмә бинасы янына җыелды. Алар машиналарын юлда, ишек алларында ташлап калдырып, җәяү килде.