Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак
Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Шулай ук ул яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар. Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес тә үтәчәк диелә.