Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Январь
2024

Новости за 15.01.2024

Русия даруханәләреннән төп һормональ дару юкка чыга башлаган

Azatliq.org 

Төймәдә сатыла торган метилпреднизолон турында сүз бара. Саклану министрлыгында хастаханәләрдәгесенең 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйтәләр. Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин.

Башкортстанда яшәүчеләр Баймак мәхкәмәсе янында Радий Хәбировның республика башлыгы вазифасыннан китүен таләп итте

Azatliq.org 

Активист Илдар Йомаголов мәхкәмә бинасы каршында 15 меңләп кешенең җыелуын әйтә. Видео ахырында җыелучылар "Без - гаделлек яклы", "Хәбировны - вазифасынннан җибәрергә!" дигән шигарьләр кычкыра.

Уфадагы мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның энесен сак астында тоту вакытын озайткан

Azatliq.org 

Ул 22 мартка кадәр сак астында калачак. 11 гыйнварда Росфинмониторинг аны "экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашлары булуы турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә" керткән иде.

Русиядә эчкечеләр саны арткан

Azatliq.org 

2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган булган. 2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калуы әйтелә.

Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгару башка көнгә күчерелә

Azatliq.org 

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң аңа былтыр "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Бүген аңа хөкем карары чыгарга тиеш иде. Хәзер ахыргы утырыш 17 гыйнварга билгеләнгән.

Казан прокуратурасы юлчыларның шәһәр автобусларында салкын булуы турындагы зарын тикшерә

Azatliq.org 

Юлчылар автобус йөртүчеләрнең тукталышларда ишекләрне озак итеп ачып торуына зарлана, туңабыз ди. Мәсәлән 10нчы автобусны йөртүче ярты сәгать тирәсе ишекләрне ачык тоткан диелә. Прокуратура юлчыларны ташу турындагы канунда каралган таләпләрнең үтәлүен тикшерәчәк.

"Татарстанда чигенүләр быел да булачак". 2024 елга сәяси фаразлар

Azatliq.org 

2024 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин федераль үзәктән милли республикаларга басым дәвам итәчәк дип саный. Шул ук вакытта, Башкортстанда халык протестларының потенциалы күбрәк, каршылык көтмәгән мәсьәләдә дә чыгарга мөмкин, ди ул.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *