Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Январь
2024

Новости за 18.01.2024

Азат Мифтаховка ачылган "террорчылыкны аклау" турындагы җинаять эшен Кировта караячаклар

Azatliq.org 

Мәхкәмә утырышы 30 гыйнварга билгеләнгән. Былтыр 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайткан иде.

Медиа: Баймактагы каршылык чарасында 40 кеше җәрәхәтләнгән

Azatliq.org 

Җәрәхәтләнүчеләрнең 18е - каршылык белдерүчеләр, 22се - полиция хезмәткәре. Баймакта каршылык белдерергә җыелган халыкны куып тарату өчен куәт оешмаларыннан 1072 хезмәткәр җәлеп ителгән диелә. Чыганаклар мәгълүматынча, аларны хәтта күрше төбәкләр - Чиләбе һәм Оренбур өлкәләреннән дә китергәннәр.

Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган

Azatliq.org 

Шул ук вакытта Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Бүген төнлә буран чыгачак, ә җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне сак булырга, сәфәрләрен кичектереп торырга чакыралар.

Быел Казанда өч яңа мәктәп төзеләчәк

Azatliq.org 

Быел 1 сентябрьгә кадәр төзүчеләр М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында яңа белем йортларын тапшырыр дип көтелә.

Башкортстан башлыгы Фаил Алсыновны һәм аның тарафдарларын "сатлыкҗаннар" дип атады һәм каршылык чаралары өчен үзен дә гаепләде

Azatliq.org 

Аның фикеренчә башкорт активистлары Руслан Габбасов, Фаил Алсынов һәм Фәнзил Әхмәтшин "тыныч көтүче, яхшы экоактивистлар һәм ватанпәрвәрләр" булып кылана. "Мин дәшми тормаячакмын, без бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз", дигән башлык.

Аббас Галләмов: "Алсынов — очраклы фигура, протестка халыкның үпкәсе һәм режимның көчсезләнүе китерде"

Azatliq.org 

Сәясәт белгече халыкның протестка чыгу сәбәпләре, Радий Хәбировның кабат сайлану ихтималы, каршылык чарасының киңәюе һәм ни сәбәпле Татарстанда мондый вакыйгалар күзәтелмәве турында сөйләде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *