smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2020

Новости за 07.06.2020

Лениногорск районы фермеры грант откан

Tatar-inform.tatar 

(Лениногороск, 7 июнь, «Татар-информ», « Заман сулышы»). Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан Ипеев Валерий 150 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү өчен ферма төзүгә грант откан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясаганнар. Читать дальше...

Чирмешән районының Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 7 июнь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Керкәле авылында, мәчет бинасы янындагы урында яңа фельдшер акушерлык пункты төзелә. Модульле бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Бу хакта район газетасы яза. Бүген төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Бинага мөмкинлеге чикле гражданнар да җиңел керерлек итеп, каршылыксыз мохит ясала. Әлеге сәламәтлек оешмасының тирә-юне төзекләндерелеп, койма белән дә тотып алыначак. Бу районда унберенче модульле фельдшер акушерлык пункты була. Читать дальше...

Азнакайда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 7 июнь, «Татар-информ», « Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла башланды. Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшнең барышы белән танышты. Бу хакта район басмасы яза. «Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишегалды кергән. Быел исә барлыгы 28 ишегалдында яңарышлар көтелә. Шулай ук муниципаль программа буенча һәм нефтьчеләр ярдәмендә дә соцаль объектлар территорияләре төзекләндерелә.

Кайбычта «Балаларга бергәләп укыйбыз» акциясе дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Кайбыч, 7 июнь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары»). Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда «Балаларга бергәләп укыйбыз» акциясе игълан ителде. Бу акциягә Кайбычның Галия Кайбицкая исемендәге музее да кушылды. Бу хакта район газетасы яза. Бу тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей да хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә балалар белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту... Читать дальше...

Буа районы имамы 12 буын шәҗәрәсен төзегән

Tatar-inform.tatar 

(Буа, 7 июнь, «Татар-информ», « Байрак»). Буа районы, Иске Суыксу авылында яшәүче Равил Шәрәфетдинов 12 буын шәҗәрәсен төзегән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Ул әнисе ягыннан бабасы Сабирҗан иске кәгазьгә теркәп калдырган 1610 елдан башлап 1960 елларга кадәрге мәгълүматны файдаланган. Калган буыннар хакында белер өчен Равил абый үзе дә авыл җирлеге архивында сакланып калган хуҗалык китапларын актарган, архивларда утырган. Хәзер аңарда шәҗәрәнең кәгазьдәге һәм электрон версиядәгесе дә бар.

Баулы районында яшәүче фермер балык үрчетүгә грант откан

Tatar-inform.tatar 

(Баулы, 7 июнь, «Татар-информ», « Баулы-информ»). Баулы районы Кызылъяр авылындә яшәүче Аркадий Манукян балык үрчетү өчен грант откан. Конкурста ул елына кимендә 150 тонна балык үрчетү буенча ферма төзү проекты белән катнашкан. Бу хакта район басмасы яза. Татарстанның 17 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 50 крестьян (фермерлык) хуҗалыгының 25е грантка лаек дип табылган һәм алар якын арада гаилә фермаларын үстерү буенча проектларын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Җиңүчеләр 3,6 миллион сумнан 28,1 миллион сумга кадәр акчалата грант алачак. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *