Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2020

Новости за 24.06.2020

Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны истәлегенә мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 24 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Аксубай милициясенең элеккеге җитәкчесе Николай Гусев яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мемориаль такта ачылу уңаеннан тантаналы митингта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветеранның туганнары, якыннары, район тарихына битараф булмаган гражданнар җыелды. Бәйрәм тантанасын район башлыгы Камил Гилманов ачты. Читать дальше...

Түбән Камада сайлау участокларының тавыш бирүгә әзерлеген тикшерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирү вакытында барлык куркынычсызлык чаралары да күреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин бүген территориаль сайлау участокларын тавыш бирүгә әзерлек буенча тикшерү барышында әйтте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 115 сайлау участогы эшли: аларның 82се — шәһәрдә һәм 33е — районда. Бүген аларның тавыш бирүгә әзерлеге тикшерелде... Читать дальше...

Казанда ике сугыш ветеранын ишегалдында концерт куеп Җиңү Көне белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Бөек Ватан сугышының ике ветеранын алар яшәгән йорт ишегалдында концерт куеп котладылар. Бәйрәм программасын «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» оештырган. «Быел ил Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Парадны 24 июньгә күчерделәр, тик бөтен ветераннар да анда бара алмады, шуңа күрә алар да бәйрәм рухын тойсын өчен, аларның тәрәзә каршында ук концерт оештыру безнең бурыч дип санадык», — диде «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев. Читать дальше...

Татарстанда трактор һәм ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трактор һәм ике җиңел машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте. Авария кичә кич Норлат районында, Фомкино авылы борылышында булган. Шаһитлар сөйләгәнчә, 12нче модельле «Лада» шоферы караңгыда тракторны күрмәгән һәм аңа бәрелгән. Бәрелүдән җиңел машина каршы як полосага чыккан һәм «Лада Ларгус» машинасына бәрелгән. «Авария нәтиҗәсендә „уникеле“ машинасының 28 яшьлек йөртүчесе һәм аның өч пассажиры ... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей клубы тренировкаларын 15 июльдә башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы киләсе сезонга әзерләнү графигын чыгарды. Хоккейчылар 2020 елның сезон алды җыеннарын Татарстан башкаласында клуб базасында уздырачак. Бу «Ак Барсы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә. Уенчылар Татарстанга 11-12 июльдә киләчәк. 13-14 июльдә команда медицина тикшеренүе узачак, ә 15-30 июльдә бозда һәм җирдә тренировкалар уздырачак. Казан хоккейчылары беренче контроль уеннарны 31 июльдә һәм 1 августта үз бозларында «Нефтехимикка» каршы уйнаячак. Читать дальше...

Казанда һәм Чаллыда тавыш бирү участокларын видеокамералар белән җиһазландырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен гомумроссия тавыш бирүләрен уздыру чорында Казан һәм Чаллы участок сайлау комиссияләрен видеофиксация чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә һәм аның аркасында килеп чыккан авыр икътисади хәлгә дә карамастан, республика Хөкүмәте Казанда һәм Чаллыда сайлау участокларын видеофиксация системалары белән тәэмин итү җаен тапты», — диде Кондратьев. Читать дальше...

Алексеевск районының Җиңү паркында сугыш елы балаларына һәйкәл ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Алексеевск районының Җиңү паркында сугыш елы балаларына багышланган монумент ачылды. Тантанада Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм җирле активистлар катнашты. Бу хакта «Заря» газетасы яза. Сергей Демидов дәһшәтле сугыш еллары турында истәлекне мәңгеләштерүнең әһәмиятен, сугыш чоры балалары ярдәме белән илнең Җиңүдән соң аякка басуын әйтте.   «Бүген безнең бурыч — сугыш турында тарихи хакыйкатьне, исән һәм... Читать дальше...

Игорь Левитин авиация тармагы киләсе елга элекке күрсәткечләренә кайтыр дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, авиация тармагы киләсе елга элекке үсеш күрсәткечләренә кайтыр, дип саный. Бу хакта ул журналистларга «Казан» аэропортында «Аэрофлот» компаниясенең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолетында килгәч әйтте. «Авиация — иң зур зыян күргән тармак. Россия Президенты авиакомпанияләргә 23 млрд сум, аэропортларга 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карар кылды. Әгәр самолетлар бүгенге Мәскәү-Казан рейсы кебек тулы булса... Читать дальше...



Татарстанда «Гасыр музее» өчен тавыш бирү төгәлләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Гасыр музее» бәйгесе төгәлләнә. Республикадагы бер музей өчен тавышны иртәгәгә кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтта бирергә була. Бәйгедә Казан музейлар катнашмый, алар өчен аерым тавыш бирү оештырылачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бәйгедә Мамадышның туган як музее, Тәтеш районы Сүле авылындагы Молоствовлар утары һәм Бөгелмә районындагы Ярослав Гашек Әдәби-мемориаль музее алда бара. Татарстан халкы иң аз тавышны Галия Кайбицкая музеена биргән. Читать дальше...

Чулпан Җәлилова: Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан» аэропортына Мәскәүдән Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге очкыч килде. Пассажир-кунакларның берсе — татар каһарман-шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова. «Шундый матур лайнер әтием исемен йөртүе горурлык уята», — диде ул журналистларга. «Безнең күңелләр шатлык, горурлык хисләре белән тулы. Шундый бөек вакыйга. Әти үзе дә 1942 елда көндәлегендә үлемнән курыкмавын, үлемнән соң да халык хәтерендә булу мөмкинлеген язып калдырган. Без бик сөенәбез», — диде Чулпан Җәлилова. Читать дальше...

КАМАЗ һәм Лада бәрелешкәннән соң өлкән яшьтәге ир һәм аның кызы хастаханәгә эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы авариядән соң өлкән яшьтәге ир-ат һәм аның кызы хастаханәгә эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте. Юл-транспорт фаҗигасе бүген көндез, Чүпрәледән Зур Аксуга бара торган юлда булган. Монда «КАМАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән 14нче модельле «Лада» машинасы бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина кюветка очкан һәм әйләнеп капланган. «Авария урынына ашыгыч ярдәм табиблары килде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Мәскәүдән килгән Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алгач, журналистларга шулай дип белдерде. Бүген очкыч беренче рейсын башкара. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Читать дальше...

Татарстанда суытачак һәм яңгыр явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июньдә Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез яңгыр явачак. Шулай ук җил дә көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…+9, көндез +12…+17 градус булачак. Температураның нормадан 8-9 градуска төшүе төбәккә төньяк антициклоны килү белән бәйле. Татарстанда атна ахырында гына җылытачак.

Руслан Нагиев Омск студенткасының хиҗап кию хокукын яклый алачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск медицина көллияте студенты Алинә Наврузованың уку йортында яулык киеп йөрү хокукын яклау эше белән шөгыльләнгән адвокат Руслан Нагиев судта җиңеп чыгачагына ышануын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Россия Конституциясе кешегә шәхси тормыш иреген гарантияли. Яулыкны салдыру — мөселман хатын-кызының намусын һәм абруен хурлау. Канун буенча, Конституция безнең яклы. Ислам дине яңа дин түгел, тарихка күз салсак, ул хәзерге... Читать дальше...

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны... Читать дальше...

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр кертү — безнең мәнфәгатьләрне яклау

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр кертү Россия халкын социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятләрен, телләрен сакларга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Бу фикерне үзенең видеомөрәҗәгатендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан әйтте. «Конституциягә төзәтмәләр кертү бик мөһим. Дәүләтебезнең гомер буе бәйсез һәм суверен булуы кирәкмиме әллә безгә? Безнең балалар, хатын-кызлар, өлкәннәрнең конституцион планда социаль якланган булуы кирәкмиме? Читать дальше...

Татарстанда яшьләр сленгын тикшерү өчен Instagram-битлек булдырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне уңаеннан, Татарстан Яшьләр министрлыгы яшьләр сленгы буенча белемнәрне тикшерү өчен Instagram социаль челтәрендә маска булдырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, битлек кулланучылар арасында шундук кызыксыну уяткан. Аны 394 мең тапкыр кулланганнар, ә караулар саны миллионнан артып киткән.   Фильтр, кызыксынучыларга, мәсәлән «лойс» (лайк), «ливнуть» (китәргә) һәм «олды» (картлар)... Читать дальше...

Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. «25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә... Читать дальше...

Мөфти Камил Сәмигуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле тавыш бирүдә катнашырга кирәк дип саный. Бу хакта ул журналистларга сөйләде. «Конституция икенче төрле әйткәндә "килешү" дигәнне аңлата. Әлеге документ белән без бер фикергә киләбез. Ул безнең гаиләләребезгә, телебезгә, милләтебезгә кагыла. Шуңа күрә безгә барыбер тавыш бирергә килергә кирәк. Коръәндә дә: „Аллаһы Тәгаләгә, пәйгамбәребезгә һәм җитәкчеләрегезгә дә буйсыныгыз“, — дип әйтелә», — дип аңлатты ул. Читать дальше...

Россиядә донорлар саны 1 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Россиядә кайбер төбәкләрдә үзизоляция яки карантин режимы кертелү сәбәпле, донорлар саны 1 процентка кимегән. Бу хакта Медицина-биология федераль агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Донорлар саны 1 процентка кимеде. Бу кайбер төбәкләрдә үзизоляция яки карантин режимы кертелү белән бәйле», — диелә хәбәрдә. Кан тапшырырга теләүчеләрнең күпләп кимүен кан тапшыру оешмаларының көн саен донорларны җәлеп итү эшчәнлеге ярдәмендә туктатып була диделәр агентлыкта. ... Читать дальше...

Туган ил Конституциядән башлана - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дамир Бәдриев). Кайбер илләрдә Төп кануннарына гасырлар дәвамында үзгәреш кертмиләр. Без йә, тотабыз да яңаны язабыз яки әледән-әле үзгәрешләр кертеп мәш киләбез, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Сәяси мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып карыйк әле. Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нигезендә кабул ителде. Ләкин, Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль Җыенга Юлламасында... Читать дальше...

Татарстанда 320 мең алимент бурычы булган ирне төзәтү эшләренә җибәрәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат 320 мең алимент бурычы өчен төзәтү эшләренә җибәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.   Азнакайда яшәүче ир-ат 2015 елдан кечкенә кызына алимент түләргә тиеш булган. Әмма узган елның гыйнварыннан башлап, ир-ат кызына матди ярдәм күрсәтмәгән. Өстәвенә әти кеше беркайда да эшләмәгән. Шушы вакыт эчендә алиментлар буенча бурычы 320 меңнән арткан. 35 яшьлек ирне балигъ булмаган... Читать дальше...

Роспотребнадзор Яр Чаллыдагы Covid-19 белән бәйле вазгыятькә бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Яр Чаллыда коронавирусны йоктыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югары булуга карамастан, вазгыять стабиль дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Мәсәлән, Казанда өйдә булган йогышлы инфекция чыганаклары күбрәк. Ә Яр Чаллыда киресенчә, сәнәгать оешмаларында теркәлүчеләр саны артып китә. Гади вазгыятьтән тайпылышлар күрмибез... Читать дальше...

Заһитова «Кара аккош» программасына әзерләнү мизгелләрен инстаграмда чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Пхенчхан-2018 Олимпия чемпионы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составында күнегүләрне дәвам итә. Кичә 18 яшьлек фигуристка Instagram социаль челтәрендәге битендә «Кара аккош» программасына әзерләнү мизгелләре видеосын урнаштырган. «КП (кыска программа —Т-и иск.), тренировка, Олимпиада - 2018. Халыкара Олимпия көне белән!» - дип язган Заһитова. Элегрәк «Татар-информ» Заһитованың Мәскәүнең «Самбо-70» спорт мәктәбен тәмамлавын һәм мәктәп музеена... Читать дальше...

Татарстан Милли музеена медицина хезмәткәрләре балалары белән бушлай килә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Милли музее «Табибларга рәхмәт» акциясенә кушылды. Аның кысаларында медицина хезмәткәрләре балалары белән бер ай дәвамында гамәлдәге экспозицияләрне бушлай карый алачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, музей хезмәткәрләре Covid-19 коронавирус инфекциясе белән көрәштә булган табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итәргә алынган. «Без авырулар тормышы өчен көрәшкән һәм аларны коткарган барлык кешеләргә шәхсән рәхмәт белдерергә телибез. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *