Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2020

Новости за 16.06.2020

Түбән Кама беренче Сабан туе батыры Маһиян Фәрдиев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада үткән беренче Сабантуйның абсолют батыры Маһиян ага Фәрдиев вафат. Көзгә аңа 82 яшь туласы булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Маһиян Фәрдиев 1938 елның 5 ноябрендә Кызыл Чапчак авылында туган. Авыр сугыш елларында яшьли колхозда эшли, армиядән кайткач, милли көрәш белән мавыгып китә. Сабантуйларда күп тапкырлар батыр кала. Маһиян ага ел саен Түбән Кама Сабан туен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашты.

Чирмешән районының Әмир авылы зиратында ике көн өмә оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 16 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районының Әмир авылында киңәйтеп тотылган зиратның тимер яңа коймаларын буядылар. Бу гамәлне авылдашлар күмәкләшеп башкарса, эш өчен буяуны исә Себердән үк җибәргәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Узган елда зиратны төньякка таба зурайтып, мәйданын бик нык үрчегән өрәңге агачларыннан чистартсалар, соңрак аны периметры 180 метрлап озынлыкта яңа тимер рәшәткәләр белән тотып алдылар. Быел авылдашлар шушы коймаларны ике көн дәвамында яшел төскә буяды. Читать дальше...

Татарстанда 29 градус эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 июньдә, Татарстанда эссе һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр булачак. Яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитүе ихтимал, яшен вакытында секундына 15-20 метр да булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 24-29 градуска кадәр күтәрелер... Читать дальше...

Олег Морозов төзәтмәләр турында: Җәмгыятьнең төрле катлауларының фикере берләштерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә төрле тәкъдимнәр берләштерелә. Бу турыда Федерация Советында Татарстаннан сенатор Олег Морозов «Эфир24» телеканалында интервью вакытында әйтте. Сенатор сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр темасына 20 ел чамасы фикер алышалар инде. Ләкин озак вакыт дәвамында «төзәтмәләр кертү бик катлаулы процесс булуын аңлап, Төп законны сакладылар». Дәүләт башлыгының вәкаләтләре күп булуны тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ди ул. Читать дальше...

Лаеш районындагы алты участокны Казанга кушарга телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казан хакимияте Татарстанның Лаеш районындагы алты участокны шәһәр чикләренә кушарга тели. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казан шәһәр думасының бүгенге сессиясендә законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина әйткәнчә, шәһәр Думасы чикләрне үзгәртү проблемасы белән узган елның декабреннән бирле эшли. Ачык тыңлаулар 15 гыйнварда узган, нәтиҗә муниципалитетның документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыккан. Читать дальше...

Олег Морозов: Президент үзенең төп вәкаләтләрен субъектлар белән бүлешәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Дәүләт Советының ролен көчәйтү турында Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмә субъектларга зур вәкаләтләр бирә. Дәүләт Советы Президент белән бергә илнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләячәк. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов «Эфир 24»телеканалына биргән интервьюсында әйтте. «Әгәр төзәтмәләр кабул ителсә, Президент үзенең төп вәкаләтләрен федерация субъектлары белән бүлешәчәк. Бүген Конституция буенча илнең... Читать дальше...

Чаллыда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары хастаханәдә вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Яр Чаллы, 16 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ЮХИДИның теркәү һәм имтихан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Зарипов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды. Үлем инфекция нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана, ләкин ахыргы диагнозы куелмаган. Июльдә Айрат Зариповка 47 яшь тулган булыр иде.

Чаллыда уен мәйданчыгында 8 яшьлек кызның корсагына тимер таяк кадалган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда уен мәйданчыгында 8 яшьлек кыз корсагы белән очлы тимергә кадалган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Чаллыда Раскольников урамындагы бер йорт ишегалдында уен мәйданчыгында 8 яшьлек кыз коймадагы очлы тимергә эче белән кадалган. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты баланың кем гаебе белән яралануын ачыклый.



Татарстан артистлары чикләүләр беткәч зур концерт үткәрергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка блогерлар, артистлар һәм спортчылар белән очрашуда Covid-19 коронавирусына бәйле чикләү чаралары бетерелү хөрмәтенә зур концерт уздырырга тәкъдим иттеләр. Республика башлыгының блогерлар белән очрашуында «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова әйтүенчә, пандемия аркасында концертларын туктатырга мәҗбүр булган Татарстан артистлары тамашачыны сагынган. Җырчы коронавирусны җиңү һәм чикләү чаралары бетерелү... Читать дальше...

КФУ юристы Конституция буенча берничә көн дәвамында тавыш бирү легитим булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен күп көнлек тавыш бирү сайлау участокларында кеше күп җыелуны һәм коронавирус йоктыру куркынычын киметәчәк. Шул ук вакытта тавыш бирүне болай оештыру легитим. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучыларның беренче онлайн-форумында КФУның юридик кафедрасы мөдире Евгений Солтанов әйтте. «Күп көнлек тавыш бирү сайлау участокларында күпләп кеше җыелуны һәм коронавирус инфекциясе таралуны шактый киметә. Төп борчылу шунда», — диде юрист. Читать дальше...

«Хозур ТВ» каналында «Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телевидениесендә «Сүз эчендә хикмәт бар» тапшыруы эфирга чыга башлаячак. Татар сүзләренең килеп чыгышына (этимологиясенә) багышланган тапшыруларны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәлахова алып бара. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тапшыруның идеясе — татар телен үстерү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, милли мәсьәләләрне күтәрү. «Сүз эчендә... Читать дальше...

Мөхәммәтшин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлардан Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча яшьләр арасында аңлату эшләре алып барырга сорады. Бу хакта бүген парламент башлыгы Covid-19 пандемиясе чорында татарстанлыларга ярдәм итүче активистлар белән очрашуда әйтте. «Сездән, волонтерлардан халык белән эшләүне, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең асылын яшьләргә аңлатуны сорар идем», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Хәзер Конституциянең... Читать дальше...

Мәскәүдә ТАССР җитәкчеләренең каберләренә чәчәкләр салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Язмышлары ил башкаласы белән бәйле булган ТАССР җитәкчеләренең Мәскәүдәге каберләренә чәчәкләр салдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТАССР белән 23 җитәкче — Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты беренче секретарьләре идарә иткән. 11 җитәкченең язмышы Мәскәү белән бәйле булган. Кемдер башкалада туган, ә кайсыберләре республика белән җитәкчелек иткәннән соң шунда эшләгән. Татар... Читать дальше...

Татарстан Сайлау комиссиясе: Республика халкы сайлауда актив тавыш бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан халкы сайлауларда актив тавыш бирү традициясе белән аерылып тора һәм бу төбәккә карата зур кызыксыну уята. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучылар онлайн-форумында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте. «Безнең республикада тавыш бирү традицияләре бик ныклы. Татарстан сайлау кампанияләрендә яхшы, актив тавыш бирә. Шуңа күрә бу тавыш бирүдә Татарстанга карата кызыксыну зур һәм киләчәктәге сайлау кампанияләрендә дә шулай булачак», — диде ул. Читать дальше...

Менделевич: Сайлау участоклары кибет һәм транспортка караганда куркынычсызрак булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү вакытында кулланылачак иминлек чаралары коронавирус белән зарарлану куркынычын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Минем тавыш» сайлаучылар онлайн-форумында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич шундый фикер әйтте. «Вирус йоктыру ихтималына килгәндә, бу көннәрдә сайлау участоклары иң имин урыннарның берсе булачак дип ышанып әйтә алам. Хәтта, кибеткә баруга яки җәмәгать... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда боз явар дип фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 июньдә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен яшнәве һәм боз явуы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Яшен вакытында җил кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.  Урыны белән боз явуы да көтелә.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү көненә битлек һәм перчаткалар әзерләп куйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары резервы булдырылган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. «Татарстанда сайлаучылар актив, без шәхси саклану чаралары резервын булдырдык. Һәр районда мондый резерв булдырылды, без кыска вакыт эчендә аны теге яки бу комиссиягә җибәрә алабыз», — диде Андрей Кондратьев. Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә... Читать дальше...

Миңнеханов Адмиралейство бистәсендәге ишегалларын төзекләндерүгә бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Адмиралтейство бистәсендәге ишегалларының берсен төзекләндерүгә бәя бирде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Клара Цеткин урамындагы 9нчы һәм 11нче һәм Столяров урамындагы  6нчы йортлар арасындагы территория 2019 елда «Ишегалды — игелекле күршелек территориясе» бердәм концепциясе кысаларында төзекләндерелгән. Өч йортта барлыгы 500дән артык кеше яши. Клара Цеткин урамы 11нче йортта модернизацияләнгән китапханә урнашкан... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә төшергән фотоларны ни өчен Instagramга куюын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәфәрләр вакытында төшергән фотоларны ни өчен Instagramда урнаштыруын сөйләде. Бу хакта ул «Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте. «Ниндидер кызыклы әйбер күрсәм, башка кешеләрнең дә моны күрүен телим. Хәер, кызганыч, куйган фотоларны тәнкыйтьләгән кешеләр дә бар. Әмма мин кешеләрнең матур җирләрне күрүләрен телим, ә мактаныр өчен түгел. Instagramда үзем язылган аккаунтлар да бар. Читать дальше...

Альберт Борһанов археологик яктан өйрәнелмәгән районнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарихчы Альберт Борһанов Татарстанның археологик яктан өйрәнелмәгән районнарын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Татарстанда археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар. Югары Ыслан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Норлат — археологик яктан өйрәнелмәгән районнар. Чирмешән, Яңа чишмә, Яшел үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районнары өйрәнелгән булса да, анда яңадан эш башларга кирәк», — ди Альберт Борһанов. Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирү көнендә ничек күзәтүче булырга икәнен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү көнендә һәр гражданин, теләсә кайсы партия яки иҗтимагый оешма вәкиле күзәтүче була ала. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. «Күзәтүдә республикадагы һәр гражданин катнаша ала. Гаризаны ТР Иҗтимагый палатасына җибәрергә, форманы тутырырга кирәк һәм җәмәгать күзәтүчесе статусында катнашырга була. Барлык сәяси партияләр дә шулай ук эшли ала. Алар Иҗтимагый палатага үз күзәтүчеләреннән гариза җибәрә һәм күзәтүче була»... Читать дальше...

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 августка кадәр, өч турда уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сүз һәм көй язучы ике автор бергә тутырырга тиеш. Аерым очракларда... Читать дальше...

Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына теләкләрен җиткерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә үз теләкләрен җиткерде. Ул иң мөһиме балага яхшы белем һәм тәрбия бирү кирәклеген искәртте. Бу хакта республика башлыгы «Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда әйтте. «Баланың нинди мәктәпкә баруы, нинди мохиткә эләгүе, үзен ничек ачуы мөһим. Бу баланың формалашуында бик әһәмиятле этап дип саныйм, — диде Президент. — Әлбәттә, мәктәп мөһим, әмма гаилә — иң әһәмиятлесе. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балачак белән бәйле күңелле хатирәләр уята торган республикадагы үзе өчен кадерле почмакны атады. «Татарстан тарихлары» проектында катнашучылар белән очрашуда ул шул хакта сөйләде. «Минем өчен иң якын урын – мин дөньяга аваз салган җир. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Анда елга бер тапкыр кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый кадерле урыннарның күп булуы аңлашыла да. Читать дальше...

«Сөембикә»нең Ютуб-каналында блогер Фәгыйлә Шакирова үз сәхифәсен алып барачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). «Сөембикә» журналының Ютуб-каналында блогер Фәгыйлә Шакирова үз сәхифәсен алып бара башлады. Фәгыйлә — татар блогерлары арасында үз кеше. Кыска гына вакыт эчендә аның каналына 18500 кеше язылган. Фәгыйләнең каналы тормыш мизгелләре турында: ул анда яшәеш, тыңлаучыны борчыган мәсьәләләр, дин, әхлак турында сөйли, төрле язмышлар белән очраштыра. «Сөембикә» журналының Ютуб-каналында Фәгыйлә Шакирова алып барачак беренче сәхифә «Аш-су» дип атала. Һәр төбәкнең үзенә генә хас булган аш-сулары бар. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *