Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2020

Новости за 21.06.2020

Менделеевск артистлары табибларга ачык һавада концерт куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 21 июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтте. Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев үзәк район хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларын котлады. Район артистлары ачык һавада концерт куйды. Бу турыда «Менделеевские новости» яза. Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. «Хөрмәтле Менделеевск районы сәламәтлек саклау хезмәктәрләре һәм ветераннары! Табиб... Читать дальше...

Түбән Камада «матур» көнне 15 пар никахын рәсмиләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада ЗАГСта 15 пар өйләнешкән. Алар туй көннәре өчен «матур» көнне — 20 июнь көнен сайлаган. Бу хакта Никахлашу сараеның Инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Тантаналы чаралар барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп үткәрелде. Яшь парлар һәм аларның кунаклары битлек кигән иде. Кайбер кияүләр һәм кәләшләр үзенчәлекле саклык чараларын сайлаган. «Битлек һәм перчатка тантаналы атмосферага йогынты ясамый, ә битлекләрдәге фотосурәтләр — туй узган чор турында аерым истәлекле мизгел»... Читать дальше...

Әлки районының Югары Әлморза авылында яңартылган балалар бакчасы ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы Югары Әлморза авылында «Алсу» балалар бакчасына капиталь ремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ремонт эшләренең зур өлеше башкарылган инде. Төзүчеләр бетон идән ясаган, блоклардан янкорма төзегән. Балалар бакчасы мөдире Раилә Шәяхмәтова сүзләренчә, йокы бүлмәсен уен бүлмәсеннән аерым ясаячаклар. Читать дальше...

Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 21 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). Пассажирлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шәһәрнең Белоглазов урамында «Куркынычсызлык каешын эләктер!» акциясе уздырылды. Шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Оештыручылар 37, 14 һәм 7 нче балалар бакчалары педагоглары белән берлектә юл хәрәкәте катнашучылары арасында аңлату эшләре уздырды. Юлда үз-үзеңне тоту культурасына, куркынычсызлык каешларын... Читать дальше...

1 июль өчен хезмәт хакы түләнмәгән хезмәткәрләр судка мөрәҗәгать итә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә ял көне өчен түләүдән баш тарту эш бирүче тарафыннан закон бозу булачак. Бу карар буенча судка бирергә һәм компенсация алырга мөмкин булачак. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон комитеты рәисе Павел Крашенинников мондый аңлатманы «Россия газетасы» укучылары белән кайнар линия барышында бирде. «Әгәр эш бирүче түләмәсә, ул законны бозачак. Бу хакта халыкка җиткереләчәк. Мондый очрак булса, судка бирергә һәм үз хокукларыңны якларга кирәк»... Читать дальше...

Владимир Путин яңа президентлык срогына катнашу мөмкинлеген кире какмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Дәүләт башлыгы Владимир Путин Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, яңа срокка президентлыкка сайланырга мөмкин булуын кире какмады. Бу хакта ул «Россия. Кремль. Путин» фильмы өчен «Россия-1» каналына биргән интервьюда әйтте. «Мин үзем өчен бернәрсә дә хәл итмәдем. Әгәр Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, янә сайлану мөмкин булуын кире какмыйм», — диде дәүләт башлыгы. Путин шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен үз эшләре белән шөгыльләнергә өндәде. Аңа алмаш эзләргә кирәк түгеллеген әйтте. Читать дальше...

Татарстанлыларны дүрт көнлек эш атнасы көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Июньдә Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадка бәйле рәвештә дүрт көнлек эш атнасы көтә.  24 июнь эш көне булмаган көн дип игълан ителде, әмма ул көн өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта 23 июньдә эш көне кыскартылмый, дип ачыклык керттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. Татарстанда яшәүчеләр гаскәрләр һәм техника парадын «ТНВ Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы яки интернетта карый алачак.

Чаллыда күлдә баткан балыкчыны эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында күлне йөзеп чыгарга теләп, батып үлгән балыкчыны эзлиләр. Бу турыда һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат туганнарына кунакка кайткан. Ир-ат Зичәбаш һәм Дүртмунча авыллары арасындагы күлгә балык тотарга киткән. Сулыкның бер ярыннан икенче ярына йөзеп чыгарга уйлаган һәм баткан. Һәлакәт урынында 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды водолазлары эшли. Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.



Роспотребнадзор узган атнада Татарстанда 138 җәйге веранданы тикшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда җәйге верандалы 220 объект эшли. Роспотребнадзор хезмәткәрләре 138 объектны тикшергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Узган атнада 138 объектны тикшердек, безнең таләпләр үтәлүе һәм узган атнада хокук бозулар ачыкланмавы сөенечле», — диде Любовь Авдонина. 11 июньнән республикада җәйге верандалар ачылды. Читать дальше...

Анталья, Вьетнам һәм Үзбәкстандагы россиялеләр Татарстаннан кайтару рейслары сорыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанга россиялеләрне Анталья (Төркия), Вьетнам һәм Үзбәкстаннан кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Илләр төрле, Бали һәм Индонезиядән рейслар булды, әлегә төрле сәбәпләр аркасында гражданнар бөтен дөнья буйлап кала», — диде спикер. Гражданнарны алып кайту рейслары планлаштырылган... Читать дальше...

Татарстан медицина хезмәткәрләре Пирогов ордены һәм Крымский медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан медицина учреждениеләренең өч хезмәткәрен коронавируска каршы көрәшкә өлеш керткән өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләделәр. Бүләкләү турындагы указларны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен «Коронавируска каршы көрәшкә зур өлеш керткән, һөнәри бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакярлек һәм профессионализм өчен» бүләкләделәр. Пирогов ордены белән Казанның 7нче шәһәр... Читать дальше...

Татарстанда пандемия чорында үзизоляция режимын бозуның 200 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавирус пандемиясе чорында үзизоляция режимын бозуның 200 очрагын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Бүгенгә безнең тарафтан үзизоляция режимын бозуның 18 факты ачыкланды. Гражданнарга 18 беркетмә төзелгән. Бөтен чорда, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан да... Читать дальше...

Владимир Путин буш вакытындагы шөгыльләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалына биргән интервьюсында буш вакытындагы шөгыльләре турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Буш вакыт булганда спорт белән шөгыльләнергә, музыка тыңларга, укырга яратам», — дигән Россия Президенты.

Александр Мясников холестеринны киметә торган продуктларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә сәләтле продуктларны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, чикләвекләр бу максатларда аеруча нәтиҗә бирә. «70 грамм чикләвек холестеринны ун миллиграмм аторвастатин киметә. Ул бу күрсәткечне киметү өчен популяр даруларның берсе», — диде табиб «Россия 1» телеканалы эфирында. Кыргый дөгедә югары холестеринга каршы көрәш өчен препаратлар составына керә торган химик матдә бар, дип билгеләде ул. Читать дальше...

Табиб үзизоляциядән соң иммунитетны ныгыту ысуллары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Үзизоляция режимы аркасында төшкән иммунитетны режимны саклау, балансланган туклану һәм уртача физик йөкләнеш белән торгызып була. Бу хакта Медик-биологик проблемалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, иммун системасының физиология лабораториясе мөдире Сергей Пономаревка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Имунореактивлыкны саклау өчен баланслы туклану, уртача физик йөкләнеш, хезмәт һәм ял режимын нормальләштерү, җиде сәгатьтән дә ким булмаган йокы һәм... Читать дальше...

Татарстанда «Ак кәгазьгә яңа тормыш» акциясе дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Җәйнең беренче көнендә Татарстан Диния нәзарәте республикакүләм «Ак кәгазьгә яңа тормыш» макулатура җыю акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Макулатураны тапшырып алган барлык акча Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды кул астындагы авыр хәлдәге балаларга матди ярдәм булып юлланачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүгенге көндә Казаннан кала акциягә Татарстанның Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Читать дальше...

Россия территориясендә кырау төшәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә төнлә кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Арктикадан һәм Азиянең континенталь районнарыннан килгән һава массалары Уралда һәм Себердә атмосфера фронтын активлаштыра. Шул сәбәпле, көчле яңгыр яварга мөмкин. Явым-төшем туктагач, төнлә һава температурасы нульдән түбән төшәргә мөмкин. Новосибирск, Омск, Свердловск... Читать дальше...

Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше яман шештән үлем куркынычын ике тапкыр диярлек арттырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше онкологик авырулардан үлем куркынычын икеләтә диярлек арттыра. Мондый нәтиҗәне Техас университеты тикшеренүчеләре ясаган. Бу турыда MedicalXpress-ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Биш ел дәвамында белгечләр 45 яшьтән өлкәнрәк 8 меңнән артык кешенең физик активлык дәрәҗәсен күзәткән. Тикшерү үткәргәнче, аларда яман шеш булмаган. 2009-2013 елларда 268 кеше яман шештән үлгән. Нәтиҗәдә, тәҗрибәдә катнашкан физик активлыгы түбән кешеләр... Читать дальше...

Татарстанга бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Республикасына бер тәүлектә 23 рейста 2 меңгә якын пассажир килде. Алар очып килгәч тә санитар-эпидемиологик контроль узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Бер тәүлектә Россия субъектларыннан 23 рейс килде. Барлыгы 1 992 кеше тикшерелде. Санитар-карантин контроле барышында яңа коронавирус инфекция симптомнары... Читать дальше...

Эшләүче пенсионерларга электрон больничныйны озайтырга рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Үзизоляциядә булучылар һәм өйдән эшләмәгән пенсионерлар электрон больничныен озайта ала. Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр турында сүз бара. «Андый гражданнар 15 июньнән төгәл төбәктә үзизоляция режимы беткәнчегә кадәр больничный рәсмиләштерә ала», — диелгән хәбәрдә. Карантин чаралары белән бәйле рәвештә... Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада авыруның барлыгы 4 мең 191 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Авырулар санының күрсәткече 100 мең кешегә 106,8 кеше тәшкил итә, соңгы тәүлек эчендә үсеш темпы 1 процент тәшкил итте», — диде Авдонина. Татарстанда барлыгы 1 мең 576 граждан медицина күзәтүе астында тора. Читать дальше...

Татарстанда салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 21 июньдә, Татарстанда салкынайта. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез һава температурасы 16-21 градуска кадәр җылытачак.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан медицина мәктәбе Россиядә алдынгыларның берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның медицина мәктәбе Россиядә алдынгыларның берсе булды һәм булып кала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсендә узган медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов табибларны Медицина хезмәткәре көне белән котлады. Быел һөнәри бәйрәм Covid-19 коронавирусы пандемиясе белән көрәш вакытына туры килде, диде ул. «Covid-19 белән вазгыять... Читать дальше...

Эльмира Зарипова: Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия Конституциясенә балалар турында кайгыртуның өстенлеген беркетүче төзәтмәләр бары тик уңай реакция генә тудыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шундый фикерне белдерде. «Җәмәгатьчелекнең берсүзсез уңай реакциясен тудырган норма — ул балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге булып тора дигән сүз. Димәк, дәүләт аларның һәрьяклы рухи... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Медицина хезмәткәрләре алдында баш иябез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының Медицина хезмәткәре көне белән котлавында әйтелә. «Сезне чын күңелдән төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. Кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, аларның авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *