Нурлат районында йөзенче булып туган баланы әнисе белән хастаханәдән чыгардылар
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Нурлат районында ТАССРның 100 еллыгы елында туган йөзенче сабыйны әнисе белән өйгә чыгардылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. ТАССРның юбилей елында 11 июньдә Колчановлар гаиләсендә Полина Максимовна дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3500 г, озынлыгы 58 см. Полина Колчановлар гаиләсендә беренче бала. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда яңа туган сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклыкны, Татарстан... Читать дальше...