Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2020

Новости за 08.06.2020

Әлмәт нефтьчеләре усак урманы утырта

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 8 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары», Эльвира Гатауллина). Май азакларында «Татнефть» Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә Саба урман питомнигыннан кайтарылган триплоидлы усак үсентеләре утыртуны башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Компания тырышлыгы белән әлеге тирәлек өчен үпкәләр функциясен башкарачак яңа урманга нигез салына башлады. «Татнефть» үзе эшчәнлек җәелдергән территориядә экологик хәлне яхшыртуга зур әһәмият бирә. Һәм әлеге бурычны үтәү кысаларында... Читать дальше...

Чирмешән районының Лашман авылына Себердән күгәрченнәр кайткан

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 8 июнь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Камаловлар гаиләсе Себердән күгәрченнәр кайтарткан. Күгәрченнәр авылны үз иткән, йорттан ерак очып китми икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Күгәрченнәр асрау — ул минем күптәнге хыялым иде. Бу кошларны үзләре дә күпләп үрчетүчеләр, Сургутта яшәүче якташларыбыз Фазыл абый белән Миндар абый Әгъләмовлар җибәрде», — дип сөйләде хуҗабикә Наилә. Хуҗалар ишегалларында 14 баш күгәрчен өчен иркен читлек ясап куйган. Читать дальше...

Июльдә Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 10 июльдән 12 июльгә кадәр алтынчы тапкыр Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Удмуртия Республикасының Татар яшьләре слеты Россиядә уникаль проект булып тора, әлеге проектны мондый форматта берәү дә тормышка ашырмый, ди чараны оештыручылар. Татар яшьләре слеты тарихы 2013 елдан башлана. Тәүге җыенда ул вакытта 20дән артык кеше катнашкан. Командалы белем алу чаралары, шулай ук конкурслар... Читать дальше...

Казанда VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү онлайн-форумы старт алды. Онлайн-дәресләр ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың катнашучыларны сәламләвеннән башланып китте. «Бу форум — яңа идеяләр эзләү мәйданы. Быелгы үзенчәлекле ел театр җәмәгатьчелеген шактый кыен хәлгә куйды. Әлеге кыенлыкларны берләшеп кенә җиңеп чыгарга мөмкин. Һәр кризис безне катлаулы шартларга куя — тик әлеге шартлар үзгәрешләргә, үсешкә дә илтә ала», — диде министр. Ул онлайн-трансляцияләр... Читать дальше...

Татарстанлыларга көчле җилдә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз, секундына 24 метр тизлектә җил фаразлана. 9 июньдә көндез һәм кич, Казанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм секундына 21 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Читать дальше...

Урта һөнәри белем бирү оешмалары абитуриентларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Урта һөнәри белем бирү оешмалары буш урыннар булганда абитуриентларны кабул итүне 25 ноябрьгә кадәр озайтачак. Бу хакта «Ата-ана мәсьәләсе» радиопрограммасы эфирында Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко хәбәр итте. Көллияткә һәм техникумнарга көндезге бүлекләргә документлар бирү срогы 25 августка кадәр озайтылды.  «Бюджет урыннарына кергәндә аттестатта уртача баллары югары булган абитуриентларга өстенлек биреләчәк, — дип сөйләде Дмитрий Глушко. Читать дальше...

Татарстанда 130 мең бала биш мең сум акча алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә яңа федераль түләүне 129,3 мең бала алган. Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Ул  социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми бергәлекләрендә онлайн-трансляциядә халыкның сорауларына җавап бирде. «Апрельдән июньгә кадәр балага түләнә торган акча 5 мең сум тәшкил итә. Өч айга 15 мең сум булачак. Бу акчаны Пенсия фонды түли», — диде спикер. Читать дальше...

2020 елда Татарстанда социаль ярдәмгә чыгымнар өчтән бергә диярлек арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2020 елда социаль ярдәмгә чыгымнар республикага өчтән бергә диярлек — 22,6 млрд сумга кадәр арткан. Беренче чиратта Covid-19 пандемиясенә бәйле рәвештә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде. Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми бергәлекләрендә онлайн-трансляциядә сораулар бирде. «Бу ата-аналары сәүдә, кунакханә... Читать дальше...



Окан Дахер: Финляндия татарлары Совет чорында Татарстан белән ныклы элемтә кора алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Финляндия ислам татар җәмәгатенең шәрәфле рәисе, Хельсинки университетының татар теле укытучысы Окан Дахер Финляндия татарларының 1966 елдан башлап ук Татарстан галимнәре белән мәдәни-фәнни өлкәдә ныклы элемтәләре корыла башлавы хакында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Әтием Финляндия татарларының җәмәгать эшлеклесе Гомәр Дахер (Таһир) Казанга беренче тапкыр 1966 елда барды. Ул вакытта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулуга багышланган бәйрәмнәр булды. Читать дальше...

Путин пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм итү турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Мәсәлән, эшләмәүче гражданнар өчен яшь ярымга кадәр балаларга пособие күләме ике тапкырга (6 752 сумга кадәр) арткан. Үзмәшгуль кешеләр минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы алачак. Аны бурычны яки салымны түләргә тотарга мөмкин. Агымдагы елда эш бирүче булмаган... Читать дальше...

Пошиларга ни булган? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлсинә Хәбибуллина). Хәер, үткән ел ук инде апамнар зиратка баргач (ә ул бездән юл аркылы гына), каршы яктагы өйләр артында ук диярлек дүрт пошины фотога, видеога төшергәннәр иде. Күптән түгел берничә поши бер үк көнне күрше ике Салавыч авылына килгән булып чыкты. Безгә килгәне бозау арканлый торган болынлыктан көтүлеккә чапкан. Электрокөтүче чыбыгына килеп бәрелеп, Шушма елгасына сикергән. Күрше Салавычта исә берсе хуҗалык бакчасына кергән,... Читать дальше...

Чаллыда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда сәнәгать предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә, шул исәптән дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус таралуның яңа һәм кабатлану очраклары теркәлгән. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә автошәһәрнең баш санитария табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте. Роспотребнадзорның җирле бүлеге башлыгы инфекция таралу күзәтелә торган объектларны, шул исәптән кабатлану очраклары таралган объектлар турында да әйтмәде. Илгизәр Бариев сүзләренчә... Читать дальше...

Истанбулның мәдәни объектлары Covid-19 сәбәпле кертелгән чаралардан соң кабат ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Истанбулның танылган Топкапы сарае янә ачылды. Ул коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары кысаларында 18 мартта ябылган иде. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Төркиянең Илкүләм сарайлары идарәсе карамагындагы мегаполис музейлары социаль дистанциянең яңа кагыйдәләрен исәпкә алып ачыла. Топкапы сарай коплексы биналарында даими рәвештә дезинфекция үткәрелә, социаль дистанцияне саклау өчен сары сызык сызылган. Музейга билетларны QR-код яки элемтәсез ысул белән түләргә мөмкин. Читать дальше...

Казанда Uram яшьләр берләшмәсе бина фасадына Тукай рәсемен төшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Россия Федерациясенең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда күренекле сәнгать эшлеклеләренә багышланган фасадлар (мураллар) барлыкка киләчәк. «Таврида» арт-кластерында катнашучы URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары бина фасадында Габдулла Тукай портретын сурәтләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Активистлар сүзләренә караганда, илнең һәр субъектына танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайларга тәкъдим ителгән... Читать дальше...

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов коронавирус йоктырган дип фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов коронавирус йоктырган дип фаразлана. Аны хастаханәгә салганнар. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Әңгәмәдәш мәгълүматы буенча, Башкортстан Республикасының элеккеге җитәкчесенең хәле уртача авыр дип бәяләнә. 86 яшьлек Мортаза Рәхимов медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында. ProUfu ачыклык керткәнчә, ул күз күреме буенча дәвалау узган. Анда ОРВИ билгеләре булу сәбәпле, коронавируска анализ алганнар. Читать дальше...

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр. Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Республикада ел саен донорлар дистәләгән мең кешегә булыша. «Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу... Читать дальше...

Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләрне урамда элеккечә битлек киеп йөрергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Урамда битлек кию режимы бетерелүгә карамастан, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәрдә яшәүчеләрне җәмәгать урыннарында саклык чараларын үтәүне дәвам итәргә өндәде. «Коронавирус бер сәгать эчендә юкка чыкмаячак, безгә аның белән озак яшәргә әле. Җәмәгать урыннарында шәһәр халкының саклану чараларын үтәвенә, алга таба да урамда битлек һәм перчатка киеп йөрүенә ышанам», — диде автошәһәр башлыгы. Автошәһәр мэры муниципаль... Читать дальше...

Владимир Путин Россия халкы турында бердәм мәгълүмат базасын булдыруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил халкы турында мәгълүмат кертелгән бердәм федераль регистр төзү турындагы законга имза куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бердәм регистрга Россия гражданнары, шулай ук чит ил кешеләре һәм ил территориясендә яшәүче гражданлыгы булмаган затлар турында барлык мәгълүмат кертеләчәк. Базага шәхси мәгълүматларның тулы җыелмасы, шул исәптән ИНН һәм СНИЛС идентификаторлары, кешенең тууы һәм үлеме турында мәгълүмат, шулай ук аның туганнары турында белешмә кертеләчәк. Читать дальше...

Саба районында әтисен үтергән, әнисен яралаган егет җинаятенең сәбәбен әйткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Туганнарына пычак белән ташланган егет алдан ук җинаятькә әзерләнгән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 7 июньдә төнлә белән Саба районындагы бер авылда фаҗига була. Шуннан соң 18 яшьлек егеткә карата «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Тикшерү версиясе буенча, егет 7 июньгә каршы төндә өйдә була. Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Россия Премьер-министры сүзләренчә, чит ил кешеләре дә Россиягә медицина максатлары белән керү мөмкинлеге алачак. Хөкүмәтнең тиешле боерыкларына имза куелды, диде Михаил Мишустин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы... Читать дальше...

Татарстанның 100 еллык тарихын колачлаган яңа энциклопедик китап дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәңге яшә, газиз ватаныбыз! Цвети священная земля моя! Forever Flourish You, My Native Land!» китабы дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте. «Китапның төп идеясе һәм максаты — Татарстанның 100 ел буена үткән юлын барлау, хәзерге көнен күрсәтү, киләчәк турында уйлану», — диде Искәндәр Гыйләҗев. Читать дальше...

Иртәгәдән Мәскәүдә пропуск һәм изоляция режимы гамәлдән чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 9 июньнән Мәскәүдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы, пропусклар һәм йөрү графигы гамәлдән чыгарыла. Бу турыда шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Башкалада яшәүчеләр, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр дә теләсә кайсы вакытта урамга чыга, үз эшләре белән йөри һәм җәмәгать урыннарына бара алачак. Сергей Собянин сүзләренчә, чикләү чаралары пандемиянең таралуын булдырмаска ярдәм итте, массакүләм тест... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгына кар барсларын коткару планнары турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохординга ике республика ярдәмендә кар барсларының популяциясен торгызу планнары турында искә төшерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең питомник ясау бурычыбыз бар. 2018 елда без кар барсын саклап калу һәм аларның популяциясен торгызу турында килешү имзалаган идек. Федераль ведомстволар да хуплый», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Кар барсы билгеле бер шартларда гына яши ала. Читать дальше...

Чаллыда яшәүче табиб-дерматолог йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы табиб-дерматовенеролог Татьяна Житкова үлгән. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Чаллы тире-венерология диспансерында расладылар. Мәрхүмә шунда эшләгән булган. Татьяна Житкованың температурасы югары күтәрелгән һәм аны хастаханәгә салганнар. Табиблар күрсәткән ярдәм көтелгән нәтиҗә бирмәгән. Бүген ул реанимация бүлегендә үлгән. Үлгәннән соң диагноз куелмаган. Татьяна Житкова 1993 елда Чиләбе дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Алтай Республикасын автомобильләр, дарулар, медицина җиһазлары, халык кулланылышы товарлары һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуда әйтте. Очрашуда әйтелгәнчә, Татарстан ел саен Алтай Республикасын якынча 450 млн сумлык продукция белән тәэмин итә. Сөйләшү барышында, Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын республикалар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *