Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2020

Новости за 12.09.2020

Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 12 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районында сайлауларның барышын 245 күзәтүче карап тора. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте, дип яза район газетасы. Районда тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылган. Һәр участокта күзәтүчеләр эшли. Базарлы Матакта 719нчы сайлау участогында булдылар. Биредә тавыш бирү барышына 9 күзәтүче контрольлек итә. Аларның икесе — Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре (берсе — «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусыннан). Читать дальше...

Азнакайда тәүге көзге ярминкәдә азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 12 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). Бүген Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Ярминкә әле беренче генә уздырылса да, халыкка тәкъдим ителгән товарларның күплеге сөендерә: теләгән бере итен дә, сөтен-маен, кәбестә-кишерен, балын да сатып ала алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Азнакайның «Шифа» үзәге каршындагы мәйданда иртән-иртүк кызу алыш-биреш башланган иде. « Ел саен ярминкәдә катнашып, шәһәрдә яшәүчеләрне... Читать дальше...

Әгерҗенең Чилчә авылында яшәүче ханымнар тавыш бирергә велосипедта килгән

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Чилчә авылында яшәүче ханымнар тавыш бирергә велосипедта килгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирергә дә авыл халкының кайсысы велосипедка, кемдер квадроциклга, мотоблокка утырып килде.  Иң беренчеләрдән булып Гөлсинә Хәбибуллина һәм Гөлүзә Сәмигуллина килеп җитте. «Вакытны янга калдыру өчен велосипедларда килдек. Бүген минем ял көнем булса да... Читать дальше...

Иртәгә Түбән Камада зур концертта Айдар Галимов һәм «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә «Түбән Кама Нефтехим» шәһәр халкы өчен зур бәйрәм оештыра. Программада шәһәрнең иҗат коллективлары, Айдар Галимов һәм «Любэ» төркеме чыгышы тәкъдим ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына һәм Нефтехимиклар көненә багышлана. Чара 13 сентябрьдә Нефтехимиклар паркында уза. Шәһәр халкына бәйрәмгә керү өчен, үз сайлау участокларында флаерлар таратылачак.

Әсән авылында язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуковның истәлек тактасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсе Чардаклы районының Әсән авылында татар театры тарихында якты эз калдырган РСФСРның халык артисты, укытучы Габдулла Шамуковның туган авылында истәлек тактасы ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде. «Бүген авылда кырыклап әби-бабай гына гомер итә. Узган ел ТНВ каналынннан артист турында тапшыру караганнан соң, алар аш мәҗлесендә данлыклы авылдашларының исемен мәңгеләштерергә кирәк... Читать дальше...

Роспотребнадзор татарстанлыларның ит һәм балык сыйфаты буенча соравына җавап бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ит һәм балык продукцияләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре татарстанлыларга консультация бирә», — диделәр матбугат хезмәтендә. Республикада яшәүчеләр 10.00-16.00 сәгатьләрдә +7 (843) 273-34-85 номеры буенча шалтыратып... Читать дальше...

Яшел Үзәндә төзелеш чүпләре януын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән янында төзелеш чүплеге яна. Шаһитлар янгын видеосын тәкъдим итә. Янгын 15.00. сәгать тирәсендә башланган. Янгын бик тиз бөтен чүплеккә таралган. Чүплек - шәһәр читендә, Яшел Үзән машина төзелеше заводы тирәсендә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында Яшел Үзән гарнизоны янгын сүндерүчеләре эшли. Янгын катлаулылыгы буенча беренче категориягә керә. Хәзергә янгын меңләгән квадрат метрны чорнап алган. Читать дальше...

Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» китабы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә, Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» яңа китабы тәкъдим ителәчәк.Автор бу монографияне замандашларының ышанычлы чыганакларына һәм истәлекләренә нигезләнеп, озак вакыт дәвамында әзерләгән. Китап эчтәлекле, иллюстрацияләргә һәм фотосурәтләргә бай. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Санкт-Петербургның танылган татар язучысы, туган якны өйрәнүче, татар иҗтимагый хәрәкәтенең аксакалы Рәхим Теляшов күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Читать дальше...



Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстанда томан һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә. Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында нуль градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.

Социаль хезмәткәрләр коронавируслы гражданнарга ярдәм күрсәткән өчен түләүләр алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга ярдәм күрсәткән социаль хезмәткәрләргә акча бүлеп бирүне хуплады. Бу турыда Хөкүмәт сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр ителә. «Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектын кабул итәргә», диелгән хәбәрдә. Күрсәтмә проекты СОVID-19 белән авыручы гражданнарга һәм йоктыру куркынычы төркемендәге затларга социаль хезмәт күрсәтүчеләргә түләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кондратьев: Сәяси партияләр күзәтүчеләреннән шикаятьләр килмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сәяси партияләр күзәтүчеләреннән шикаятьләр килмәде. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау законнарын бозу, кемнеңдер иреген кысу яки нәрсәнедер дөрес эшләмәү белән бәйле мөрәҗәгатьләр юк», — дип аңлатты ул. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар... Читать дальше...

Россиядә айлык түләүләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион бала билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Региональ яшәү минимумының яртысы күләмендә пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 3,5 миллион балага билгеләнгән. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бу максатларга 139 миллиард сум акча күчерелде. Бу акча ата-аналарга бер гариза буенча бирелә», — диде ул яшь гаиләләрнең Бөтенроссия форумы дискуссиясендә. Министр урынбасары ачыклаганча, гаиләләргә социаль яклау органнарына... Читать дальше...

Саратов өлкәсе мөфтиенә губернатор грамотасы тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе территориясендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга зур өлеш керткәне өчен Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов губернаторның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елның 11 сентябрендә Саратов шәһәренә нигез салынуга 430 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Россия - минем тарихым» паркында тантаналы чара узды. Анда төбәк һәм шәһәр хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Читать дальше...

Дамир Фәттахов: Яшьләр сайлауда һәр тавышның мөһим булуын аңларга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшьләр сайлаулар вакытында һәр тавышның бик мөһим булуын аңларга тиеш. Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстан Президентын сайлауларда тавыш биргәннән соң шундый фикер белдерде. «Яшь кешеләрнең сайлаулар институтына игътибар белән каравын, үз позицияләрен әйтеп бирү мөмкинлеген һәм аларның тавышының ишетелергә тиешлеген аңлауларын телим», — диде Дамир Фәттахов. Ул республикада яшьләрнең тормышына турыдан-туры йогынты ясаучы социаль программаларны билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов туры элемтә вакытында килгән сорауларны хәл итәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыкларына республика халкыннан 2020 елның 10 сентябрендә туры эфир вакытында килгән мәсьәләләрне хәл итүгә максималь җаваплы карарга кушты. «Пәнҗешәмбе туры эфир вакытында республикада яшәүчеләрдән күпсанлы сораулар килде. Кайнар линия буенча гына да 700 чамасы шалтырату, социаль челтәрдән 600 мөрәҗәгать кабул иттек. Юллар сыйфаты, транспорт, төзекләндерү, мәктәптә һәм балалар... Читать дальше...

Россия төбәкләренә «Спутник V» вакцинасының беренче партиясен җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Авыру йоктыру куркынычы югары булган төркемнәр өчен Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның сынау партиясен Россия субъектларына юллаганнар. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Федераль ведомствода сөйләүләренчә, сынау партиясе ярдәмендә төбәкләргә вакцина китерү логистик чылбыры, вакцинация бүленеше һәм вакцинацияләүне оештыру эшләнәчәк. 11 августта Россия дөньяда беренче булып коронавирустан вакцинаны теркәде. Препаратны... Читать дальше...

Казанның Киров районында элеккеге завод дивары өлешчә ишелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Киров районында элеккеге завод стенасы өлешчә ишелгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген, 9.44 сәгатьтә Клара Цеткин урамында автоягулык станциясе янында ташландык «Сантехприбор» заводының дивары өлешчә ишелүе турында хәбәр килгән. Һәлакәт урыныны 4нче янгын-сүндерү коткару хезмәткәрләре килгән. Диварның бер өлеше машиналар йөри торган юлга ишелгән. Читать дальше...

Марина Патяшина сайлау участокларының куркынычсыз булуы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның барлык сайлау участокларында сайлаучыны яңа коронавирус инфекциясеннән саклау өчен барлык чаралар да үтәлгән. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина тавыш биргәннән соң сөйләде. «Мин сайлау участокларының эшен яхшы бәялим, без 7-10 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында барлык сайлау участокларын күзәттек. Һәм бүген мин сайлау участогы тулысынча куркынычсыз... Читать дальше...

Татарстанда планда каралганнан 65 процентка якын торак файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 945 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2020 елга планның 65,3 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифовка сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике атнада торак тапшыру динамикасы 212 мең квадрат метр тәшкил итте, дип сөйләде докладчы. 2020 елда республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 854 тикшерү үткәрде. Хезмәтне... Читать дальше...

Сайлау участокларында инвалидлар өчен махсус кабиналар барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сайлауларда катнаша алсын өчен шартлар шактый яхшыртылды. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. «Авыр эпидемиологик вазгыятькә һәм финанс мөмкинлекләргә карамастан, республика җитәкчелеге ярдәме белән без сайлау участокларына аз мобиль төркемнәрнең тавыш бирүе өчен күпсанлы технологик җиһазлар сатып алдык», — дип хәбәр итте Кондратьев.... Читать дальше...

Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Олы Өшкәтә авылында янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 03.34 сәгатьтә килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны һәм ишегалды корылмаларын янгын чорнап алган булган. Янгынны 4.00 сәгатькә сүндергәннәр. Янгыннан соң 64 һәм 63 яшьлек ике ир-атның мәете табылган. Читать дальше...

Татарстанлыларның 27 проценттан артыгы сайлауларның беренче көнендә тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Динар Прокопьева). 11 сентябрьдә, сайлауларның беренче көнендә Татарстан халкының 27 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясе вакытында әйтте. «Кичәге көн нәтиҗәләре буенча Татарстанда 27,58 процент тавыш бирелгән, бу 810 535 сайлаучы дигән сүз», — диде Кондратьев. Кичә ул сайлаучыларга актив булулары өчен рәхмәт әйтте. Татарстанда кичә, 18:00 сәгатькә... Читать дальше...

Татарстанда температурасы булган кеше аерым бүлмәдә тавыш бирә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда температурасы булган кешеләргә тавыш бирү өчен махсус бүлмә әзерләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Әгәр дә сайлау участогына килүченең температурасы 37,9, 38 һәм югарырак булса, әлбәттә, ашыгыч ярдәм чакыру яки медицина хезмәткәрен участокка чакырту тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...

Казанда ике машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина һәм автобус катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә, 23.00 сәгать тирәсендә Чистай һәм Әбсәләмов урамнары чатында булган. «Ситроен» йөртүчесе зур тизлектә «Мерседес» автомобиленә бәрелеп киткән. Аннары чит ил машинасы автобуска килеп бәрелгән, шуннан машина юл кырыена чыгып баганага бәрелгән. «Ким дигәндә өч кеше зыян күргән. «Ситроен» автомобиле җимерелгән... Читать дальше...

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәртеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгы эшләгән документ норматив-хокукый актлар проектлары порталында чыкты. Аның буенча җиңел яки йөк машиналары, автобус яки башка транспорт чарасы белән идарә итү хокукына практик имтихан бары тик юл хәрәкәте шартларында гына узачак. Моннан тыш, хаталар өчен штрафлар да үзгәрәчәк: аларны бер, ике һәм өч штраф баллы төркемгә бүлделәр. Шулай ук хәзер аерым хаталар исемлеге карала... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *