Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2020

Новости за 18.09.2020

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс... Читать дальше...

Тәтеш студентлары «Яшь һөнәр ияләре» илкүләм чемпионатында финалга чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Тәтеш, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Тәтеш студентлары «Яшь һөнәр ияләре» илкүләм чемпионатында финалга чыкты.Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте вәкилләре «Коткару эшләре» һәм «Янгын куркынычсызлыгы» төрендә ярышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тәтештәге ­гражданнарны яклау көллияте базасында Бөтенроссия этабын үткәрү — ул биредә булдырылган шартларга югары бәя. Хәзерге чемпио­нат­ның үзенчәлеге шунда, ул дистанцион уза, онлайн трансляция алып барыла, моның белән беррәттән экспертлар Новокузнецкидан торып бәяли. Читать дальше...

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге фестиваль барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Милли яшьләр театрының үз фестивале барлыкка киләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Театрда М. Кәрим исемендәге беренче халыкара театр фестиваленең балалар өчен спектакльләр нигезләмәсе проекты эшләнгән. «Нигезләмә республика Мәдәният министрлыгына карауга тәкъдим ителде», диде театр директоры Рафис Мөхәммәтҗанов. Фестивальне 2021 елның көзендә — 14-20 октябрьдә үткәрү планлаштырыла. Аны үткәрү Мостай Кәримнең туган көненә туры китереләчәк. Шулай... Читать дальше...

Мөхәммәтшин һәм Газзаев «Төркиләр алтыны» форумы мөмкинлекләре турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Валерий Газзаев белән эшлекле очраш үткәрде. Газзаев Казанга «Төркиләр алтыны» яшьләр форумында катнашу өчен килде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Мөхәммәтшин форумның мөһимлеген билгеләп үтте, ул РФ төрки халыкларының төбәк берләшмәләре вәкилләре тарафыннан булдырылган яшьләр проектларын алга этәрү мөмкинлеге бирә. ТР Дәүләт Советы... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Ленар Сафинны Федерация Советында Татарстан вәкиле итеп билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленар Сафин Федерация Советында төбәк вәкиле итеп билгеләнгән указга кул куйды. Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган. «Россия Федерациясе Советы әгъзасы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил Сафин Ленар Ринат улына вәкаләтләр бирү», — диелә документта. Билгеләп кую турында бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 13нче утырышында хәбәр итте. ТР... Читать дальше...

Татарстанда бер ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтүк белән сугып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Аксубайда ир-ат Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергән, ул аның башына үтүк белән суккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Кичә кич белән 30 яшьлек ир-ат 89 яшьлек әбинең өенә кергән. Ул аның башына үтүк белән сугып, муенын шнур белән ураган. Ветеран алган җәрәхәтләрдән шунда үлгән. Шуннан соң ир-ат өйдәге акчаларны алып чыгып киткән. Әбинең гәүдәсен иртән социаль хезмәт хезмәткәре таба. Читать дальше...

Татарстан балалар омбудсменын Дәүләт Советының 15нче сессиясендә депутатлар билгели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан парламентының унбишенче утырышы 24 сентябрьдә узачак, көн тәртибендә 16 мәсьәлә, шул исәптән ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне билгеләү һәм Татарстан Конституция суды судьяларын сайлау карала. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында карар ителде. Республика парламенты секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырыш барышында шулай ук тугыз республика закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла. «Аларның бер өлеше финанс блогына карый ... Читать дальше...

Лилия Әхмәтҗанова: Татар дәреслеген федераль исемлеккә кертү 543 мең сумга төшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар телендәге бер дәреслекне федераль исемлеккә кертү 543 мең сумга төшә дип белдерде. Бу хакта ул «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финалына чыккан укытучылар белән очрашуында әйтте. «Башлангыч сыйныфлар өчен 38 дәреслек федераль исемлеккә кертергә дип әзерләнә. Татарстан Президенты моңа 21 млн сум акча бүлеп бирде. Читать дальше...



Татарстан халкын ял көннәрендә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь,«Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Һава торышы төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында формалашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 18 сентябрьдән 19 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән яңгыр явачак, җылылык  +6дан алып +11 градуска кадәр булачак. Көндез актив атмосфера фронты үткәндә төрле интенсивлыктагы яңгырлар һәм көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Термометр баганасы +15 градуска кадәр күтәрелә. Читать дальше...

Коронавирустан дәвалануда кулланыла торган даруның бәясе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Хәзер амбулатор шартларда кулланырга рөхсәт ителгән коронавируска каршы «Арепливир» яңа Россия препараты ваклап сатуда 12 320 сум торачак. Шул турыда «Промомед» җитештерүче компаниясе генераль директоры Андрей Младенцев әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Тәкъдим ителгән ваклап сату бәясе — 12 320 сум», — диде ул. Бер төргәктә 200 миллиграммлы 40 таблетка булачак, дип төгәлләштерде. Агентлык әңгәмәдәше ваклап сату бәясе дәүләт тәэмин ителешендәге кебек үк булырга тиеш, дип искәртте. Читать дальше...

Казанда эшчеләр иптәшләрен кыйнап үтереп, җәймәгә төреп ыргыткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Бүген ТР Югары судында иптәшләрен үтергәнче кыйнаган ир-атлар эше буенча ике гаепләнүчедән сорау алганнар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә Югары Осланнан Радик Бикчәнтәев һәм Дмитрий Лучинин эләккән. Тикшерү фаразы буенча, узган елның декабрендә ир-атлар танышларын үтергәнче кыйнаган. Әмма бу хәлдә гаепләнүчеләр гаепләрен өлешчә генә таныган. Алар ир-атның боз өстенә җайсыз егылу сәбәпле вафат булуына ышана. Бикчәнтәев сүзләренчә, төзелеш мәйданында танышлар сүзгә килә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды. Документлар ТР җитәкчесе порталында урнаштырылган. Татарстанның яңа Хөкүмәте составында Премьер-министр урынбасарлары саны элеккечә — тугыз калачак. Рөстәм Нигъмәтуллин беренче вице-премьер булды. «Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта. Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева... Читать дальше...

Татарстанның яшь гаиләләре авылда социаль ипотека буенча йортлар ала алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының яшь гаиләләре авыл җирендә социаль ипотека программасы буенча шәхси йортлар ала алачак. Бу хакта «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген «Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә социаль ипотека системасында торак урыннары бирү тәртибен раслау турында»гы карар проекты каралды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, «ТР муниципаль берәмлекләр... Читать дальше...

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә эләккән. Бу хакта РИА Новостига Анталиядә Генераль консуллыкта хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте 13: 00 сәгатьтә Алания белән Манавгат арасында Авсаллар дигән урында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Россиядән булган 14 турист утырган автобус шоферы идарәне югалткан, нәтиҗәдә, машина ян ягына ауган. Шул вакытта Россиянең 11 туристына зыян килгән, аларның барысын да хастаханәгә китергәннәр. Бер хатын-кызның җилкә сөяге сынуда шикләнәләр... Читать дальше...

Дамир Фәттахов: Татарстан — яшьләр бәхетле булачак урын

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан —  яшьләрне бәхетле итә торган урын. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта фикерен инаугурация тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Бүген бөтен республика, һәр кеше өчен әһәмиятле һәм тарихи вакыйга. Мин моны киләчәгебезгә ышаныч гарантиясе дип әйтер идем. Республика яшьләре исеменнән әйтәсем килә. Бүгенге көн тотрыклылыкка һәм яшьләрнең Татарстанда үзләрен күрсәтә алачагына ышаныч тудыра», — диде Дамир Фәттахов. Читать дальше...

Илшат Әминов: Милләт яшәргә тиеш!

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милләт яшәргә тиеш! Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов инаугурация тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә республиканың киләчәк биш еллыгы турында күзаллаулары белән уртаклашты. «Хәзер бит дөнья бик нык алга бара. Артта калдым да, куып җитәм дигән әйбер юк, артта калсаң, беттең. Алдагы биш еллыкта тагын да тормышлар яхшырыр дип ышанып калабыз, чөнки әле эшләр бик күп», — диде. Читать дальше...

Рамил Төхвәтуллин: Әйдаманыбыз көчле, Президентыбыз ышанычлы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешү тантанасы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә үз фикерләре белән уртаклашты. «Республиканы алдагы биш еллыкта тотрыклы итеп күз алдына китерәм, чөнки безнең әйдаманыбыз көчле, Президентыбыз ышанычлы», — диде. «Бөтен нәрсә җитәкчедән тора. Республика өчен иң әһәмиятлесе — тотрыклылык. Үзебезнең җитешкән, ирешкән казанышларыбызны югалтмыйча... Читать дальше...

Татарстан Президенты: Россия көчле һәм куәтле булсын өчен эшләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия көчле һәм куәтле булсын өчен эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13нче утырышында әйтте. «Хөрмәтле депутатлар, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә – сезнең яктан шундый көчле ярдәм күрсәтелә. Шулай ук Премьер-министр һәм вице-премьерлар ягыннан да. Мин инде беренче дөрес адымны ясадык дип ышанам – без бергә уңышлы эшләячәкбез. Төрле партияләр булуга карамастан... Читать дальше...

Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады. Яңа программа Хәнәфи мәзһәбе фикһе буенча классик дип саналган «Гыйбадәте Исламия» хезмәтенә нигезләнеп эшләнә. Татар телендәге тапшыру алдан яздырылган аудиокитап рәвешендә эшләнде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Программа эчтәлекле, шул ук вакытта кабул итү өчен җиңел итеп эшләнде: ул дингә яңа килүчеләр өчен дә, Ислам белгечләре өчен дә файдалы булачак. Тапшыруда... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Мәгарифтә иң мөһиме — бөтен булган программалар үтәлешен тәэмин итү

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәгарифтә иң мөһиме — хәзерге вакытта бөтен булган яхшы традицияләрне саклап, яңадан мәгарифтәге бөтен булган программалар үтәлешен тәэмин итү. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан шулай дип белдерде. «Алдагы биш елда республика үсеше тагын да артыр, үзгәрер дип уйлыйм. Рөстәм Нургалиевич вакытында нинди үзгәрешләр, үсешләргә ирешелде... Читать дальше...

Белгечләр Казанда әбиләр чуагы башлану вакытын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе атнада һава торышы бераз бозылып алганнан соң, Татарстан башкаласында әбиләр чуагы башланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүма агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Әбиләр чуагы көз көне антициклон, кояшлы һава торышы һәм уртача тәүлеклек температурасы 15 градустан җылы булганда килә. Ул һава торышы бозылудан соң... Читать дальше...

21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарын 70 процентка тутырырга рөхсәт ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән Татарстанда стадион трибуналарының 70 процент өлешенә тамашачылар утыртырга рөхсәт итәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә. Бүгенге көндә спорт объектлары мәйданнарының яртысын гына җанатарлар белән тутыру рөхсәт ителә. Элегрәк «Татар-информ» мәсьәләнең хәл итү стадиясендә булуын хәбәр иткән иде, карар проекты инде әзер диярлек.

Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән 24 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышында чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген депутатларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. «Көн тәртибендә — «Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов: Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алдагы биш елда шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шулай дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан әйтте.  «Без проектлар, программалар турында күп сөйлибез. Аллаһ боерса, алар барысы да ахырына кадәр җиткерелер һәм әле яңалары пәйда булыр. Мәсәлән, безгә шәһәр янындагы бистәләргә күбрәк игътибар бирергә иде. Осиново... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев вице-премьер вазифасында калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Васил Шәйхразиев Татарстан Вице-премьеры вазифасында калды. Аның кандидатурасы бүген Дәүләт Советы утырышында бертавыштан расланды. Васил Шәйхразиевны Премьер-министр урынбасары вазифасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән. «Үз вәкаләтләре кысаларында Васил Гаязович милләтара, конфессияара сораулар, Татарстанның дәүләт телләре турында законнарны тормышка ашыру сораулары буенча эшли, милли иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *