Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2020

Новости за 30.09.2020

Азнакай районында тәм-томга бай күргәзмәләр тәкъдим ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыккан. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самавырлары кайнап тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Мәдәният идарәсе „Самавыр — халык күңеле“ дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм — шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән „Әбиләр чуагы“ бәйрәме дә кушылды», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева. Читать дальше...

Татарстанның район башлыклар Актанышта милли мәдәният буенча эшчәнлек белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар иң элек районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Читать дальше...

Иртәгә Татарстан мәчетләре каршында татар теле курслары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә — 1 октябрьдән Татарстан мәчетләре каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле укытыла башлый: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Читать дальше...

Казан профессоры әбиләр чуагы күпме дәвам итәчәген сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фаразлар буенча, Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Якшәмбе яки дүшәмбе температура төшүе көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Сентябрьнең соңгы декадасында шәһәрдә һава торышын безнең территориядә урнашкан антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы 20 градус, ә төнлә 5 градус була. Читать дальше...

Казан яшь тамашачы театры Президент белән театр мәктәбен төзү турында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Октябрьдә Казан Яшь тамашачы театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә. Анда театрга 2017 елның декабрендә тапшырылган территорияне файдалану проекты турында җентекләп фикер алышу планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сөйләде. «Президент безнең театрда ике тапкыр булды. Соңгы тапкыр — быел җәй көне. Без Рөстәм Нургалиевич... Читать дальше...

Зарипова яңадан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Эльмира Зарипова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хактагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Зарипова Эльмира Әмир кызын Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләргә», диелгән карарда. Эльмира Зарипова республика ведомствосын алты ел (2014 елның октябреннән алып) җитәкли.

Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак. Билгеләү турындагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Гайзатуллин Радик Рәүф улын Татарстан Республикасы финанслар министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Радик Рәүф улы республика ведомствосында үз карьерасын 1999 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы вазифасында башлады. 2000 елдан 2001 елга кадәр финанслар министры урынбасары... Читать дальше...

Гүзәл Төхвәтова Казанда «Тукай үзәге» оештырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда «Гасыр музеен сайла!» интернет-тавыш бирүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Казанда бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча «Тукай үзәге» төзергә тәкъдим итте. «Киләчәктә безнең музей базасында шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә бәйле „Тукай үзәге“ оештыра алсак, бик шәп булыр иде. Вакыт уза, аерым фактлар югала, һәм тагын күп нәрсәне өйрәнергә кирәк.... Читать дальше...



Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгын янә Айрат Хәйруллин җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Равил Кузюров Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры итеп яңадан Равил Кузюров билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Кузюров Равил Афраимовичны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Ведомство җитәкчесе урынында Равил Афраимович 2018 елның февраленнән алып эшли. 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде.

Александр Шадриковны яңадан Татарстан экология министры итеп билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булып Александр Шадриков кала. Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Шадриков Александр Валерьевичны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Талия Миңнуллина яңадан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Талия Миңнуллинаны республика Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Миңнуллина Талия Илгиз кызын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документта. Талия Миңнуллина Казанда туган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, Бөекбританиядә магистр программасы буенча һәм СКОЛКОВОда яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча белем алган. Читать дальше...

Рөстәм Заһидуллин Татарстан юстиция министры вазифасында кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юстиция министры итеп Рөстәм Заһидуллинны билгеләделәр. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы указга имза куйды. «Заһидуллин Рөстәм Илдус улын Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләргә», диелгән указ текстында. Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт комитетлары рәисләрен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт комитетлары җитәкчеләре билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указлары аның рәсми сайтында басылып чыкты. Шулай итеп, Сергей Иванов төбәкнең Туризм буенча дәүләт комитеты белән җитәкчелек итүне дәвам итәчәк. Ул бу вазифада 2014 елдан бирле эшли. Александр Груничев яңадан Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. 2014 елдан бирле республика Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләгән Ольга Редько янә шул вазифага сайланды. Читать дальше...

Казанда әби 1 миллион сум акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда әби 1 миллион сумнан артык акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә. 23 сентябрьдә 71 яшьлек әбигә билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банкның финанс хезмәткәре Юрий Белов дип таныштырган. Ул әбинең счетыннан кемдер зур суммада акча алмакчы булган дип сөйләгән. Операцияне блокировкалау һәм акчаны саклап калу өчен, Юрий акчаны башка банктагы махсус счетка күчерергә тәкъдим иткән. Читать дальше...

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләргә», диелгән хәбәрдә. Фәнил Әгълиуллин республика ведомствосын 2019 елның сентябреннән җитәкли.

Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады. «Һадиуллин Илсур Гәрәевичны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә», диелә документта. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде. Читать дальше...

«Ак Барс» командасы Бурмистровны алмаштырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмче Александр Бурмистровны алмаштырырга планлаштыра. Бу турыда Metaratings хәбәр итә. Казан командасы тренер штабын хоккейчының уены канәгатьләндерми, диелгән. Кичә «Торпедо» командасына каршы матчта Бурмистров хатасы аркасында көндәш «Ак Барс» капкасына беренче голны кертте. 28 яшьлек форвард «Ак Барс»та тәрбияләнгән. Ул узган сезон арасында «Салават Юлаев»тан үз командасына кайткан. Бурмистров 8 матчта бер гол керткән һәм бер тапкыр гол өчен алка биргән.

Фәррахов Хезмәт министрлыгыннан инвалид балаларга подгузникны күбрәк бирүне сораган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка инвалид балаларга тиешле подгузник саны буенча тәүлеклек нормативларны үзгәртүне сорап хат юллады. Мөрәҗәгать «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар. «Күптән түгел мин 2019 елгы фонд бюджеты үтәлешен карадым. Яхшы күрсәткечләр, реабилитацияләүнең техник чаралары, шул исәптән подгузник белән тәэмин ителеш югары — 98 процент диярлек. Читать дальше...

Равил Гайнетдин Кувәйт әмире вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабахның үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген кайгылы хәбәр килде. Кувәйт Дәүләте әмире Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабах 91 яшендә вафат булган. Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, шәхсән үз исемемнән Кувәйт Дәүләте әмире... Читать дальше...

Табиб Татарстанда яшәүчеләрне яман шешкә тикшеренү узарга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сәламәтлекне онкология авыруларына тикшерү бик мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде. «Сәламәтлегең турында кайгыртудан баш тартырга ярамый, чөнки без барыбыз да аның турында кайгыртуның барыннан да элек гражданның үз бурычы булуын яхшы аңлыйбыз. Әйе, хастаханәләр һәм поликлиникалар әзер, әмма кеше үзендә җаваплылык табарга һәм әгәр мин хәзер тикшерелмәсәм... Читать дальше...

Татарстанда җиде «гасыр музее» сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Мамадыш туган якны өйрәнү музее һәм Казанның Габдулла Тукай исемендәге әдәби музее «Гасыр музеен сайла!» һәм «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» тавыш бирүендә абсолют җиңүчеләр булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Казанда «Татарстан» журналы редакциясендә узды. «Без конкурс турында белдек һәм анда катнаштык. Безне район башлыгы Анатолий Иванов та, Мамадыш районы белән кызыксынучылар, якташлар да хуплады. Музейда күп экспонатлар җыелган — районның бөтен тарихы. Читать дальше...

Җәмәгатьчеләр Казанда шикләнелүчеләрнең изоляторда тору шартларын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмәгатьчеләр Казанда вакытлыча тоту изоляторында шикләнелүчеләрнең һәм гаепләнүчеләрнең нинди шартларда торуын тикшерде. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Иҗтимагый совет вәкилләре Казан Эчке эшләр идарәсендә «Гражданлык мониторингы» акциясе вакытында булды. Алар дежур частьны, изоляторны һәм тирны карады. Аларны идарә башлыгы, полиция полковнигы Александр Мищихин озатып йөрде. Изоляторда ул җәмәгатьчеләргә... Читать дальше...

Чаллы эшмәкәре Татарстан әләмен Эльбрус түбәсендә беркетте

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы эшмәкәре һәм шәһәр Советы депутаты Раил Миңнегалиев Эльбруста Татарстан триколорын беркетте. Бу хакта Чаллы кешесе Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. Татарстан флагы тауның иң биек көнбатыш өлешен — диңгез өслегеннән 5642 метр биеклекне бизәп тора. Наил Миңнегалиев биеклекне яулар өчен хатыны һәм ике дусты белән бергә юлга чыга. «16 сәгатьлек менү һәм төшү җиңел бирелмәде. Кайбер альпинистлар юлда кыенлык кичерде — температуралары күтәрелде, әмма алар юлны дәвам итте. Читать дальше...

Таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә таксистны үтергән һәм мәетен машинасының багажнигында яшергән өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. 35 яшьлек ир-атның мәетен дүшәмбе кичендә машина багажнигында тапканнар. «Вортекс Тинго» машинасы «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә табылган. Мәетне караганда, ирне үтерүләре күренә — аның башында бик күп тырналган эзләр һәм гематома булган. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *