Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2020

Новости за 23.09.2020

Аксубай районында тагын бер күпфункцияле үзәк ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Аксубайның Түбән Баланда авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республика спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде. Яңа заманча һәм җылы клуб 50 утыру урынына исәпләнгән. Монда китапханә дә урнашкан. Читать дальше...

Әлмәт районында Дала Зәе елгасындагы койманы сүткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча Дала Зәе елгасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган... Читать дальше...

Татарстанда 20 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер җирләрдә томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булачак. Урыны белән, аеруча республиканың көньягында һәм көнчыгышында –2 градус салкын булачак. Көндез 15-20 градус җылы булачак. Читать дальше...

БДИга Россия Конституциясендәге үзгәрешләр турында сораулар кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле сораулар булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Рособрнадзорда хәбәр иттеләр. «Россия Конституциясенә үзгәрешләр 2020 елның 1 июлендә гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде. Җәмгыять белеменнән биремнәр төзгән вакытта Төп законның актуаль тексты исәпкә алынды», — диделәр ведомствода. Хәзер Конституция белән бәйле сораулар имтихан биремнәрендә бар инде... Читать дальше...

Путин 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка индексацияләнәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә федераль бюджет керемнәре кимүгә карамастан, пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән шактый югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта сенаторлар белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте. «Киләсе елда Россиядә пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырга күбрәк. Ягъни, без бу юнәлештә гражданнарга вәгъдә иткәнчә эшләячәкбез», — диде Путин. Аның сүзләренчә, начар факторлар аркасында федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән... Читать дальше...

Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство. Яңалыкларның берсе мәктәпне микрорайонга беркетү актына кагыла, моны муниципалитет 15 мартка кадәр чыгарырга тиеш. Ә документ басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә мәктәп сайтына урнаштырылырга тиеш. Бер гаиләдәге балалар бертуганнары укыган мәктәпкә кабул ителү хокукы алды. Моннан тыш, беркетелгән территориядә яшәүче... Читать дальше...

Фәргать Мөхәммәтов Спас районы башлыгы вазифасында эшен дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Болгарда IV чакырылыш Спас районы советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендә Спас районы башлыгын сайлау мәсьәләсе булды. Гамәлдәге район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы бер тавыштан кабат сайланды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Утырышта Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты. «Күрсәткән ышаныч өчен Советка рәхмәт белдерәм. Аны аклар өчен бар белемемне һәм тәҗрибәмне кулланырга сүз бирәм», — диде яңа сайланган район башлыгы. Читать дальше...

Ирада Әюпова: Экспериментлар театр сәнгатен бүгенге тамашачы өчен кызыклы итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр сәнгатендә экспериментлар яңа заман тамашачысына кызыклы булу өчен кирәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда «Алтын битлек» спектакльләре күрсәтелүгә багышланган матбугат конференциясендә театр сәнгатендә экспериментлар һәм багланышлар турындагы фикерләрен җиткерде. «Минем иҗади лабораторияләрне яклавымны да гаеп итәләр. Ләкин минем ачык позициям бар — театр сәнгатендә экспериментлар булмаса, ул заман тамашачысына яраклаша алмый. Читать дальше...



Яшьләрнең күпчелеге алдагы биш елда Татарстаннан китәргә планлаштырмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшләүче яшьләрнең социаль халәте тормыштан канәгать булу белән тасвирлана һәм яшь белгечләрнең күбесе алдагы өч-биш елда республикадан китәргә планлаштырмый. Бу хакта республиканың Яшьләр министрлыгы хәбәр итә. Әлеге тикшерүне «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге белән берлектә Татарстанның яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар союзы уздырган. Якынча 1,5 мең респонденттан сорау алганнар. «Эшләүче яшьләрнең тормыш кыйммәтләрендә гаилә кору, яхшы белем алу... Читать дальше...

Флера Андреева Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины булды

Tatar-inform.tatar 

(Яр Чаллы, 23 сентября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советының сайлаулардан соң беренче утырышында Чаллы мэрының элекке урынбасары Флера Андреевага «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде. «Коллегабыз озак вакытлар шәһәр советында эшләде. Ике чакырылышта шәһәр мэры урынбасары булды. Без аны намуслы, эш өчен янып-көеп йөргән кеше буларак беләбез. Шәһәр өчен бик күпне эшләде. Без аңа Чаллыдагы иң зур бүләкне тапшырабыз», — диде Автокала мэры Наил Мәһдиев мактау билгесен тапшырганда. Читать дальше...

Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы булып билгеләнде. Дүртенче чакырылыш районы советы утырышында депутатлар аның кандидатурасын бер тавыштан хуплады. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. «Район башлыгы вазифасына соңгы алты елда муниципалитет белән идарә иткән Сергей Димитриев кандидатурасын Марат Җәббаров тәкъдим итте», — диделәр министрлыкта. — Аның урынбасары булып моңа кадәр район советы аппаратын җитәкләгән Резеда Гаянова билгеләнде». Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 74нче пациент вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта. 1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була. Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода. Читать дальше...

«Алтын битлек» премиясе директоры Мария Ревякина «Әллүки» спектаклен яратып караган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта ул ТР мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте. «Яңа гына Мәскәүдә Туфан Имаметдиновның „Әллүки“ спектаклен карадык. Искиткеч спектакль! Нинди актерлар! Нинди тавышлар», — дип сокланды ул «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакленә. «1996 елда Казан ТЮЗы Борис Цейнтлинның „Буря“ спектакле белән катнашкан иде. Читать дальше...

Татарстан аграрийлары өчен онлайн-мәйданчыкта берьюлы 5 мең кеше укый ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Агрополия» белем бирү онлайн-мәйданчыгында берьюлы 5 меңе кеше укый ала, яшәү урынына, һөнәренә яки яшенә бәйсез рәвештә һәркем курсны тыңлый ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде «Безнең мәйданчык ["Агрополия"] берьюлы 5 мең тыңлаучыга исәпләнгән. Шуннан соң техник мөмкинлекләр бетереләчәк», — диде спикер. Белем бирү платформасының максаты ... Читать дальше...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама онлайн күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Читать дальше...

Мәскәүдә совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында китап тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә «Кәрим Хәкимов: гомер елъязмасы» китабын тәкъдим иттеләр. Ул СССРның мөселман Көнчыгышы белән мөнәсәбәтләрен урнаштырган күренекле совет дипломатының 130 еллыгына багышлап чыгарылган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Китапның авторы — Россия һәм совет дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары ... Читать дальше...

Казанда «Алтын битлек» лауреатлары булган спектакльләр күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе алган ике спектакль Казанда күрсәтеләчәк. Бүген ТР мәдәният министрлыгында оештыручылар белән матбугат конференциясе үтте. «Без афишаны бик озак төзедек. Кайбер спектакльләребезне Чаллыга, Буага һәм Әтнәгә дә алып килербез дигән идек. Әмма пандемия планнарыбызга төзәтмәләр кертте. Без ике искиткеч спектакльгә тукталдык», — диде «Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина. Казанга Мәскәүнең ике театры киләчәк. Читать дальше...

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчалары бәйгесе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Сайлап алу конкурсында  мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы балалар бакчалары катнаша. Грантның максаты мәктәпкәчә белем бирү... Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы Татарстандагы медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанның хезмәт базарында 500-600 медицина хезмәткәренә ихтыяҗ бар. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте. «Республиканың хезмәт базарында якынча 500-600 вакансия медицина өлкәсенә туры килә. Бүген сәламәтлек саклау системасында хезмәт хакы 18 меңнән 60 меңгә кадәр. Бу өлкәдә уртача хезмәт хакы — 35 мең», — диде Клара Таҗетдинова. Читать дальше...

Башкорт опера театры солистлар авыру аркасында ике атнага спектакльләрен кичектерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Башкорт опера һәм балет театры барлык спектакльләрен дә ике атнага кичектереп торырга мәҗбүр булды. Бу чаралар опера һәм балет төркемнәрендәге солистларның авыруына бәйле. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы яза.   Шул ук вакытта театр үз эшчәнлеген тулысынча туктатмый, репетицияләр дәвам итә. Сентябрь ахырында булырга тиешле кайбер спектакльләрне шул ук билетлар белән октябрьдә карарга мөмкин булачак.

Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум күләмендә билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Пенсиягә федераль социаль түләү билгеләү өчен Татарстанда 2021 елда пенсионерларның яшәү минимумы күләмен 8 232 сум итеп теркәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге закон проектын күпчелек тавыш белән Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар хуплады. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен... Читать дальше...

Бакуда Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышлап түгәрәк өстәл оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрьдә Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге һәм «Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте «XXI гасырда шагыйрь язучы Хәсән Туфан иҗатының актуальлеге» дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Ул татар әдәбияты классигы, шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Катнашучыларны «Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте җитәкчесе Гөлҗан Мясоутова сәламләде, активистлар Рәисә Абдикеева... Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан һәм Алтай арасында товар әйләнешен үстерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-инфомр»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин Казан Кремлендә очрашуда Татарстан һәм Алтай Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планына имза куйдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, хәзер Татарстан һәм Алтай арасында товар әйләнеше зур түгел — Татарстан якынча 450 млн сумлык продукция белән тәэмин итә. Читать дальше...

Владимир Путин югары уку йортларында бюджет урыннары саны артачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Түләүсез уку урыннарын арттыру өчен, федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин сенаторлар белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.  «Киләсе елда югары уку йортларында бюджет урыннары саны тагын 33 меңгә артачак. Әлеге максатларга федераль бюджеттан акча бүленергә тиеш», — диде Владимир Путин. Президентның сенаторлар белән киңәшмәсе Зур Кремль сараенда үтте. Читать дальше...

Миңнеханов «Мостотрест» җитәкчесе белән юл инфраструктурасы үсеше турында фикерләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мостотрест» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. «Рөстәм Миңнеханов һәм ПАО „Мостотрест“ генераль директоры Владимир Власов төбәкнең юл инфраструктурасын үстерү, берничә актуаль юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты», — диелә хәбәрдә.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *