Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2020

Новости за 27.09.2020

Әлки районының «Форпост» командасы зона спартакиадасында иң яхшысы булып танылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 27 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының «Форпост» отряды команда зачетында зона спартакиадасында 1 урын һәм аркан тарту буенча 1 урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район егетләре һәм кызлары «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең икенче зона спартакиадасында Чистай шәһәренең Комсомол дружинасы әгъзасы Александр Вотяков истәлегенә багышланган күчмә кубокка ия булды. Алар шәхси зачетта да яхшы чыгыш ясады. Аграр көллият студенты Салават... Читать дальше...

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальдә башкортстанлылар да катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.  Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләп, уңышлар теләде. Чыгыш ясаучыларга бәяне мәртәбәле жюри бирде. Читать дальше...

Данис Зариповның 1250нче матчында «Ак Барс» җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Череповецк шәһәренең «Северсталь» командасына каршы уйнады. Уен Череповец командасы файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге матч Джастин Азеведо өчен «Ак Барс» та 400нчесе булды, ә команда капитаны Данис Зарипов Россия чемпионатларында 1250нче уенын үткәрде. «Ак Барс» ның 22 яшьлек сакчысы Николай Богатов беренче тапкыр Континенталь хоккей лигасы уенында бозга чыкты. «Ак Барс» сакчысы Камил Фазылҗанов бу сезонда беренче уенында катнашты. Читать дальше...

Буада өлкән кешеләр бушлай чәч кистерә һәм мунчада юына ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәр көне уңаеннан Буа районында 1-5 октябрьдә чәчтарашханәләр бушлай кабул итә, ә 3,4 һәм 10 октябрьдә мунчада бушлай юынырга мөмкин. Бу турыда Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә. 8.00-18.00 сәгатьләрдә «ЭЗА» һәм «Имидж» чәчтарашханәләрендә бушлай хезмәт күрсәтеләчәк. Шимбә, 9.00-19.00 сәгатьләрдә, ә якшәмбе 10.00-19.00 сәгатьләрдә Арефьев урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан мунчада бушлай юынырга мөмкин. Бушлай хезмәт алу өчен паспорт, пенсионер таныклыгы яки пенсия билгеләнү турында белешмә... Читать дальше...

Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Буада һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына арт-объект ачылды. Бу уңайдан Буа ветеринария техникумы базасында ресурс үзәгендә тантаналы чара узды. Бу турыда «Знамя» газетасы яза. Арт-объект зур булмаган стеладан тора, анда «Профтех» һәм 80 дип язылган. Чарада төрле елларда укытучы булып эшләгән ветераннар катнашты. Кунакларга концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннары үзәк буенча экскурсия үткәрделәр. Ветераннар шулай ук агачлар утырту акциясендә һәм арт-объектны ачуда катнашты. Читать дальше...

Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач утырттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утырттылар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында агачларны күпләп утырттылар. Төбәкнең башка муниципалитетларында да агач утырту эшләре оештырылган. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар иде. Аерым алганда, Мамадыш районы урманнарында 500 нарат үсентесе... Читать дальше...

Белгеч йөрәк сәламәтлеге өчен физик йөкләнеш файдасын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Күңелле хис-кичерешләр китереп чыгара торган физик йөкләнеш йөрәкнең сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Евгений Шляхтога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Һәркем уңай эмоциональ җавапка китерә торган йөкләнешне сайларга тиеш. Бию рәхәтлек бирсә, биюне сайларга кирәк. Йөгерү юлы күңелле булса, йөгерү юлы… Барысына да ниндидер стереотиплар тәкъдим итәргә кирәкми», — дип белдерде белгеч. Читать дальше...

Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 28 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Төнлә минималь һава температурасы +3…+8 градус, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе көтелә. Көндез һава температурасы +17…+22 градус», — диелгән хәбәрдә. Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.



Александр Мясников дөрес туклану буенча төп хаталарны әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында сәламәт туклануга омтылучы кешеләр җибәрә торган хаталар турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Табиб еш кына дөрес туклану диетасы өчен туры килә торган продуктлар турындагы ялгыш фикерләрне ачыклаган. Озак саклана торган ачы сөт продуктларында савыттагы язуларга карамастан, пробиотиклар була алмый, дип белдерде Мясников. Тапшыруда мондый азык-төлек эчәклек микрофлорасы өчен файдасыз булуы әйтелде. Читать дальше...

Россиядә аз санлы халыкларның исемлеген төзиячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елга Россиядә җирле аз санлы халыкларга караган гражданнарның бердәм исемлеген төзиячәкләр. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак. Әлеге исемлек барлыкка килү белән аз санлы халыклар вәкилләре ташламаларны тизрәк рәсмиләштерә алачак, шулай булгач, аларга үз милләтен раслау өчен документлар пакетын әзерләргә кирәк булмаячак. Мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек... Читать дальше...

«Вектор» вакцинасын клиник сынау тәмамлану вакыты билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). «Вектор» үзәгендә коронавируска каршы ясалган вакцинаның клиник сынау 28-30 сентябрьдә төгәлләнә. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Аның мәгълүматлары буенча, клиник тикшеренүләрнең икенче этабы уңышлы уза. «Вакцинаны үз теләкләре белән ясатучыларда клиник билгеләр, температура һәм ниндидер реакция юк», — диде ул.

Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Югары Осланда йөк машинасы ауган, йөртүче кабинада кысылып калган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте. «КАМАЗ» йөртүчесе паром кичүенә хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте шаһиты социаль челтәрдә язганча, йөк машинасы тормозга басып үрдән төшкән. «Кинәт төтен чыкты һәм ул тизлек җыя башлады. Суга төшеп китәчәген аңлап, балык кибете ягына борылмакчы булды ахры, әмма ауды. Йөртүче кабинада кысылып калды», — дип сөйләде шаһит. Мәгълүматны... Читать дальше...

Миңнеханов Казахстан Премьер-министры белән сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Костанайга (Казахстан Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Очрашу кысаларында алар Казахстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты», диелә хәбәрдә. Рөстәм Миңнеханов Казахстан — Татарстанның... Читать дальше...

Истанбул татарлары татарча диктант язды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулдагы татарлар «Татарча диктант» акциясенә кушылып, Афзал Шамовның «Өзелгән кыллар» хикәясе өзеге буенча диктант яздылар.  Татарча язу төгәлләнгәч, чәкчәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмак кебек татар ризыклары белән чәй эчү кичәсе оештырылды. Милләттәшләр Фәйзи Канра һәм апасы 85 яшьлек Гөлфия Аксуның татарча шигырьләрен тыңладылар.  Чарага җирле татарлар, Татарстаннан килгән кунаклар да катнашты. Диктант язучыларның иң өлкәненә — 81, иң кечкенәсенә 11 яшь. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өч очракта читтән кайтучыларда, 22 очракта авыру кеше белән элемтәдә булучыларда ачыкланган. Биш кеше хастаханәдә, 20 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә. Иң күп авыручы (10 кеше) 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемгә туры килә. 27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6048 кеше терелгән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «КАМАЗ» яңа заводы нигезенә беренче ташны салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендәге «КАМАЗ» йөк техникасы детальләре өчен чуен кою заводы нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты. Чарада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Завод «КАМАЗ» цилиндрлары һәм двигательләре блокларын, шулай ук мостның картерын җитештерәчәк. Моннан тыш, монда «КАМАЗ» автомобильләренең төрле серияләре өчен запас частьлар заводын төзү планлаштырыла. Читать дальше...

Россия Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңарта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңарта. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Бу карарны алдан Россия Министрлар Кабинеты раслаган иде. «Аэрофлот» борты атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдән Сеулга очачак. Сеул-Мәскәү рейсы шимбәгә билгеләнгән. Алдан «Татар-информ» агентлыгы Россия шулай ук Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан белән авиаэлемтәләрне яңартачак, дип хәбәр иткән иде.

Казанда пенсионер ханымның тулы автобустан егылып төшкәнен видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда пенсионер ханымның тулы автобустан егылып төшкәнен видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Видеода Ленинград тукталышында кешеләрнең 40нчы автобуска керергә тырышуы күренә. Транспорт тукталышка тулы килгән, яңа пассажирларга басарга да урын булмаган. Өлкән яшьтәге хатын ишек янына кереп басты, әмма тотынып тора алмыйча артка таба адым ясады һәм юлга егылды. Пенсионер хатын-кызга торырга ярдәм иттеләр, ул янә автобуска керергә тырышты. Читать дальше...

Табиблар коронавирусның үпкәләрне зарарлау куркынычын арттыра торган факторны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытында сепсисның үсеш куркынычын, үпкә һәм башка органнарның зарарлануын симерү һәм тәмәке тарту кебек факторлар арттыра. Бу хакта АКШ, Бөекбритания һәм Норвегия тикшеренүчеләре төркеменә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Белгечләр мәгълүматы буенча, гәүдә массасының югары индексы һәм тәмәке куллану күп кенә авыруларның, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларның агымын шактый катлауландыра. Әлеге факторларның Covid-19 тарафыннан... Читать дальше...

Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән. Алар мунча мичен карамаган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Воронино авылында шәхси йорт януы турындагы хәбәр 21.00 сәгатьтән соң килгән. Янгынны соң күргәннәр, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт һәм аның янәшәсендәге мунча тулысынча янып беткән. Моннан тыш, янгын күрше йортка күчү куркынычы булган. Читать дальше...

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән, ә COVID-19 инфекциясе тарала башлаганнан алып, барлыгы 20324 кеше вафат булган. Бу турыда журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости. «Соңгы тәүлектә коронавирустан 99 үлем очрагы расланган. COVID-19 инфекциясе таралганнан алып 20324 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә. Аерым алганда, Мәскәүдә — 18 кеше, Санкт-Петербург белән Ростов өлкәсендә тугызар кеше үлгән.

Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга өстәмә түләү турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча табиблар эшенә яңа алымнар кертү, шулай ук медикларга өстәмә түләү системасын камилләштерү турында дискуссия булырга мөмкин. Фикер алышуны Россия Хөкүмәтендә үткәрү планлаштырыла. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Медицина җәмгыяте вәкилләренең Covid-19 пандемиясе шартларында медицина ярдәме күрсәтү һәм медперсонал эшен оештыруның яңа алымнары турында фикер алышу... Читать дальше...

2021 елда электр энергиясенә бәяләр 5 процентка артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә электр энергиясенә бәяләр 5 процентка, газга 3 процентка артачак. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. Моннан тыш, ведомствода хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен тимер юл хезмәте дә 3,7 процентка кыйммәтләнә. Документны Россия Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар. 2021 елга һәм 2023 план чорына Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча сәнәгать оешмалары өчен тарифлар ел саен 3 процентка артачак. Читать дальше...

Казан укучылары ЮНЕСКО объектлары ясалган халыкара рәсем бәйгесендә җиңеп чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан укучылары «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара балалар рәсемнәре конкурсында җиңеп чыккан. Бу хакта Казан мәдәният идарәсе хәбәр итә. «Бөтендөнья мирасына яшьләр карашы» халыкара конкурсын Словениянең Банск-Штьявница шәһәре муниципалитеты оештыра. Конкурста катнашырга ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән объектлар булган шәһәр балалары чакырыла. Быел оештыручылар шундый 13 шәһәрдән 397 эш кабул итеп алган. Рәсемнәрдә... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрне казахча биергә өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрьдә Казахларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе активисты Карина Кабдуллина казах халык биюләре буенча мастер-класс үткәрәчәк. Дәресләр Татарстан халыклары Дуслык йортының «Инстаграм» аккаунтында һәм «Вконтакте» битендә трансляцияләнәчәк. Туры эфирдан соң да видеоны карап булачак. Мастер-класс 15.30 сәгатькә планлаштырылган. Алдан Татарстан халыклары Дуслык йортында «КавказSTYLE» бию коллективы җитәкчесе һәм хореографы Сираж Джавадбеков чечен биюләре буенча мастер-класс үткәргән иде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *