Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 06.12.2020

Тәтешнең арт-терапия аша өлкән кешеләрне тернәкләндерү проекты грант откан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Тәтеш балкышы» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль проектлар XI конкурсында диплом алды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза. Проектның авторы — социаль эш буенча белгеч Наталья Мурзаева. «Проект өлкән кешеләрне һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне арт-терапия аша тернәкләндерүгә юнәлтелгән», — диде проект авторы. Арт-терапия — сәнгать һәм иҗат кулланып психотерапиягә һәм психологик коррекциягә юллама. Проектны киләсе елның 30 июненә кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла. Читать дальше...

Алабуга микрорайонының берсендә канализация торбаларын алыштырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Алабуганың 4нче микрорайонында үзәк канализация торбаүткәргесен алыштырачаклар.  Бу эш 2021 елның май аена планлаштырылган. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Барлыгы 900 метр торбаны алыштырачаклар. Акчаны җирле бюджеттан бирәчәкләр. 4нче микрорайон канализация системасы предприятие кирәк-ярагы өчен төзелгән торбаүткәргечкә тоташтырылган. Биредә авария еш булып тора.

Түбән Камада яшәүче чыршы мәйданчыкларында балалар өчен таучыклар ясауны сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Елена Мамина җирле хакимияттән чыршы шәһәрчеген төзегәндә фантазияне эшкә җигеп, актив ял өчен мөмкинлекләр булдыруны сорады. Ул бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәһәр төркемендә язган. «Чыршы мәйданчыгын боз сыны музеена әверелдермәгез!» — дип язган. Елена Мамина чыршы шәһәрчегендә кышкы күңел ачу чаралары оештыручыларга зур таулар яки лабиринт ясауларын сорады. Аның фикеренчә, боз композицияләре матур, әмма балалар өчен кызык түгел. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Екатеринбург командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургның «Автомобилст»ына каршы уйнады. Матчта 2:0 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. Әлеге матчта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов уйнамады, бозда капитан вазифаларын Артём Лукоянов үтәде. Беренче периодта голлар булмады. Икенче период. Тугызынчы минутта «Автомобилист» капкасына алка керде, тик ул боз әйләнәсендәге пыялага бәрелеп керде, шуңа күрә алка исәпкә алынмады. Өченче период. Читать дальше...

Татарстанда 26 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Шул ук вакытта явым-төшем бик аз. Урыны белән томан булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -14тән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -21дән -26 градуска кадәр булачак. Көндез 8-13 градустан түбәнрәк, кайбер урыннарда -16 градуска кадәр салкын булачак.

Дәрвишләр бистәсендә ут капкан шәхси йортның хуҗалары урамга чыгып өлгергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Дәрвишләр бистәсендә ут капкан шәхси йортның хуҗалары урамга чыгып котылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 11.46 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Дәрвишләр бистәсендә шәхси кирпеч йорт януы турында хәбәр килгән. Бер түбә астындагы йорт, мунча, гараж, шулай ук чорма янган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, кешеләр үзләре урамга чыккан.

Татарстанда короновирустан тагын өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда короновирустан тагын өч кешенең үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «1940 елда туган хатын-кыз, 1950 елда һәм 1964 елда туган ир-атлар үлгән», диелгән хәбәрдә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән. Бүгенгә республикада ковидтан 150 үлем очрагы расланган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган .

Белгеч: Россиядә яшәүчеләргә төнлә Wi-Fi сүндерергә кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Төнлә күпләр Wi-Fi-роутерларын сүндерә. Иминлек буенча белгечләр моңа ихтыяҗ юклыгын әйтте. Бу турыда «Российская газета» яза. «Әгәр Wi-Fi нокталарына кешеләр һөҗүм итсә, төнлә аны сүндерү урынлы булыр иде. Әмма монда роботлар һөҗүм итә, ә алар атна көннәре һәм эш сәгатьләре буенча эшләми», — диде «Ростелеком-Солар» компаниясенең «Халык өчен киберкуркынычсызлык» юнәлешен үстерү буенча директор Олег Седов. Шул сәбәпле, белгеч интернетта иминлек кагыйдәләрен онытмаска киңәш итте. Читать дальше...



«Татмедиа» ның TikTok челтәрендә түрәләрнең модалы костюмнарын миллион кеше караган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа»ның TikTok челтәрендә Рөстәм Миңнеханов киеп йөри торган костюм турындагы видеоны миллион кеше караган. Кушымтадан кулланучылар күтәрелгән якалы костюмны милли дип әйтеп булу-булмавы буенча бәхәсләшү сәбәпле, ролик популярлашкан. «Бу татар яки француз костюмы булуын ачыклау өчен, видеоны социаль челтәргә урнаштырганнар. Социаль челтәр алгоритмнары аны яңа кулланучыларга тәкъдим итә башлаган, шулай итеп караулар саны миллиога җиткән», — дип аңлатты «Татмедиа»... Читать дальше...

Чистайда коймага бәрелгән чит ил машинасы йөртүчесе имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Чистайда коймага бәрелгән чит ил машинасы йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда юл-транспорт шаһитлары хәбәр итә. Кичә Чистайда Фрунзе урамында коймага бәрелгән автомобильнең бамперы һәм капоты яньчелгән. Машина йөртүченең башы имгәнгән. ЮХИДИ инспекторлары йөртүченең аек булуына шикләнгән. Алар ир-атның исерек килеш руль артына утырганлыгын тикшерәчәк.

«Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале читтән торып оештырылачак. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлары һәм башкаручылар катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 1-12 декабрьдә «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале кысаларында өйрәтүче семинарлар үткәрелә. Атна дәвамында белгечләр төрле юнәлешләр буенча татар фольклоры үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Фестиваль кысаларында... Читать дальше...

Татарстанда янә томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәк территориясендә аномаль салкын һава торышы сакланачак.

Башкортстан телеканалының баш операторы Илдар Насретдинов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан иярчен телевидениесенең баш операты, Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре, Россия Кинематографистлары әгъзасы Илдар Насретдинов вафат булган. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул яңа коронавирус инфекциясе белән авырган булган. Илдар Насретдинов Башкортстан республикасының һәм Россия төбәкләренең, ерак һәм якын чит илләрнең рәсми делегацияләре сәфәрләрен яктырткан. Читать дальше...

Россиянең югары уку йортларында кышкы сессия кичектерелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россиянең югары уку йортларында кышкы сессияне кичектерү планлаштырылмый. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Күпләр, мөгаен, студентлар да  сессияне кичектерүне теләрләр иде, әмма бу хәл булмаячак. Аның ничек узуы башка мәсьәлә», — диде ул. Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы буенча, кышкы сессияне дистанцион үткәрергә тәкъдим ителә.

Татарстанда ике янгында фатир хуҗалары зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда ике янгында фатир хуҗалары пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә республикада ике янгын чыккан. Беренчесе Казанның Фучик урамында булган. 21.24 сәгатьтә 101 номерына торак йортның 9нчы катындагы фатирларның берсендә йорт җиһазлары януы турында хәбәр ителгән. Янгынны сүндергәннәр, зыян күргән фатир хуҗасын табибларга тапшырганнар. Читать дальше...

Хөкүмәт Казанда яңа мәктәпләр төзелешенә 500 миллион сум акча бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Казанда яңа мәктәпләр төзелешенә 493 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Мәгариф учреждениеләре төзелешенә барлыгы 553 миллион сумнан артык акча биреләчәк. Татарстаннан тыш, 60 миллион сум күләмендәге федераль акчаны Чиләбе өлкәсе дә алачак. «Бу акчага яңа торак комплексларда мәктәпләр төзеләчәк. Хөкүмәт төбәкләргә инфраструктура булдыруда (яңа торак районнарда мәктәп төзүдә) беренче тапкыр ярдәм итә»... Читать дальше...

Үз белдегең белән дәвалануның азагы аяныч булырга мөмкин - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Редакциягә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Тәслимә апа Фәтхуллинадан хат килде. Ул үзенең ковид белән авырып, үлемнән чак калуы, үз белдеге белән дәвалануның аяныч нәтиҗәгә китерүе турында язган. ХАТ  «Киләсе елда 80 яшьне тутырам. Ике ай элек дөнья белән хушлашкан идем, рәхмәт яугыры, табиблар ярдәме белән аякка бастым. Олы кеше чирләмичә тормый. Аритмия, шикәр чире миңа инде гомерлеккә ябышкан, алардан котыла торган түгел. Бер... Читать дальше...

Казанда базга төшкән ир-атны паралич суккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Казанда базга төшкәч паралич суккан ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә кичке сәгать биштә Казанда яшәүче ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шалтыраткан һәм 1,5 метр тирәнлектәге базга төшкән иренең уң  ягын паралич сугуы турында хәбәр иткән. Коткаручылар шәхси йортка килгән. Алар 62 яшьлек ир-атны баздан чыгарырга ярдәм иткә

Бөгелмәдә яшәүчеләр Халыкара космик станциядәге космонавт белән элемтәгә чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Якшәмбе, 6 декабрьдә Бөгелмәдә яшәүче яшьләр якташлары — Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков белән аралашу өчен Халыкара космик станция белән элемтәгә чыгачак. Бу турыда «Бугульминская газета» яза. Халыкара космик станциядә 64нче озак вакытлы экспедиция командиры Сергей Рыжиков белән 14.00 сәгатьтә элемтәгә чыгу өчен укучылар һәм яшьләр чакырылган. Экспедициядә катнашучылар 14 октябрьдә Байконур космодромыннан космоска очты. Алар орбитада якынча 177 тәүлек, киләсе елның 9 апреленә кадәр булачак. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагын ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 6 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагын ачыкладылар. Алар арасында сигез очракта авыру читтән кайткан һәм 82 очракта чирне авыру белән элемтәдә булган кешеләр йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «16 кешене хастаханәгә салганнар, 74 кеше өйләрендә дәвалана», — дип ачыклык керттеләр ведомствода. Авыручыларның күбесе (37 кеше) 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Алар арасында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләр дә (16 кеше) күп. Читать дальше...

Түбән Камада янгында өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада янгыннан бәдрәфтә качарга тырышкан өлкән яшьтәге ир-ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын кичә кичке сәгать алтыдан соң Гагарин урамындагы 2нче йортның бишенче катында булган. Янгын сүндерүчеләр фатир эчендә 5 кв. метр мәйданда йорт җиһазлары януын ачыклаган. 65 яшьлек фатир хуҗасын аңсыз рәвештә бәдрәфтә тапканнар. Янгын сүндерүчеләр аны урамга алып чыккан... Читать дальше...

Россия халкы бүгеннән Путинның матбугат конференциясе өчен сораулар җибәрә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән «Мәскәү-Путинга» махсус кушымтасы буенча Россия Президенты Владимир Путинга сораулар юлларга мөмкин. Дәүләт башлыгының ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе 17 декабрьдә узачак. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Сорауларны шулай ук матбугат конференциясе алдыннан эшлиячәк сайт аша да җибәрергә була. Мобиль җайланмалар өчен «Мәскәү-Путинга» кушымтасын йөкләтү мөмкин. Аның буенча дәүләт башлыгына видеошалтырату ясарга, видеосорау яздырырга, шулай ук хәбәр язып җибәрергә була. Читать дальше...

Чиләбедә яшәүче татар шагыйре Әхмәт Рафиковка 104 яшь тулды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбедә яшәүче татар шагыйре Әхмәт Мәхмүт улы Рафиковка 104 яшь тулды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбегә сәфәре вакытында Әхмәт Рафиковка дәүләт бүләге — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әхмәт Мәхмүт улы Рафиков 1916 елда туган. Аның балачагы һәм яшьлеге Татарстанда узган. 1941 елда Әхмәт Рафиковны фронтка киткән. Ул Берлинны алуда катнашкан, Гомель, Белоруссия һәм Польшаны азат иткән, күпсанлы хәрби бүләкләр алган. Читать дальше...

Башкортстанда атлар катнашындагы һәлакәттә өч яшүсмер үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Автомобиль ат көтүенә бәрелү сәбәпле, Башкортстанда 15-16 яшьлек өч яшүсмер үлгән, икесе имгәнгән. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Фаҗига якшәмбе төнендә Әбҗәлил районы Атауды авылында булган. Яшүсмерләр утырган Daewoo Nexia автомобиле атлар көтүенә бәрелгән. 2004 елда туган ике егет һәлакәт урынында, тагын берсе - 2005 елда туган егет ашыгыч ярдәм машинасы килгәч үлгән. 2004 елда туган ике кыз имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр, диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

Владимир Путин ике баланың Яңа ел хыялын чынга ашырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнаша, аны Татарстаннан хәйрия проекты оештыра. Бу турыда «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырачак. Туладан 10 яшьлек Александр Колясников чын панданы кочакларга тели, ә Чиләбедән 9 яшьлек Дмитрий Ащепковның Кызыл мәйданда һәм Россия Президентының эш урынында буласы, тимераякта шуасы килә. Владимир... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *