Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 09.12.2020

Апаста Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерын хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 9 декабрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ләйлә Шиһабиева). Апаста Ватан Геройлары көне уңаеннан, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов хөрмәтләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле. «Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Читать дальше...

Питрәч районында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», « Алга », Гөлшат Куделькина). Шушы көннәрдә Көек авылының «Яшьлек» торак комплексында ике йорт файдалануга тапшырылды. Гаиләләр яңа фатирлардан күптән көткән ачкычлар алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Яшьлек» торак комплексы күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә биредә алты йорт файдалануга тапшырылган. Барлык коммуникацияләр дә ясалган, тротуарлар, юллар салынган. Һәр йорт янында 13нче һәм 14нче номерлы йортлардагы кебек үк балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, территорияләр яшелләндерелгән. Читать дальше...

«Ак Барс» рәттән икенче уенында капкасын «коры» калдырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына каршы уенда җиңде. Матч 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Узган уенда да «Ак Барс» алка керттермәгән иде. «Ак Барс» рәттән икенче уенын, бер алка да керттермичә, капкасын «коры» калдырды. 6 декабрь көнне Казан хоккейчылары «Автомобилист»ны 2:0 исәбе белән җиңгән иде. «Автомобилист»ка каршы уенда капканы Адам Рейдеборн саклаган иде, бүген... Читать дальше...

Халык һөнәрчелеге товарлары өчен грант алучыларның эшен экспертлар бәяләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр быелдан башлап сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнәчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге хәбәр итә. Иртәгә Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышы булачак. Утырышка 2019 елда халык һөнәрчелеге тармагы буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан бирелгән Хөкүмәт грантларын алучылар чакырулы. Читать дальше...

Juna төркеме альбомы Мәскәүдә G8 фестиваленең биш номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Juna төркеменең Amanat дип аталган яңа альбомы Мәскәүдә узган G8 креатив индустрияләр онлайн-фестиваленең биш номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итте. «Amanat альбомы тәҗрибәсе яхшы музыканың тел, география һәм жанр буенча чикләре булмавын дәлилли. Шушы көннәрдә Juna G8 креатив индустрияләр фестивалендә берьюлы биш номинациядә җиңде», — дип хәбәр итте ул. Чара беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Читать дальше...

Самосырово чүплеге янындагы полигонны юк итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Элек Казан экологик комплексына караган Самосырово чүплегеннән 50 метр ераклыкта булган чүп полигоны юкка чыгарылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Элеккеге полигон ябылган һәм суд карары буенча 2017 елда Башкарма комитетка тапшырылган. Гамәлдәге закон буенча, сәнәгать һәм каты коммуналь калдыкларны җыю вакытында зыян китерелгән җирне рекультивацияләргә кирәк», диелгән мэрия хәбәрендә. Проект-смета... Читать дальше...

Башкортстан дикторы Наилә Галәветдиновага Россиянең мактаулы исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Россия Башкортстан» радиосының легендар дикторы, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы, тавышы буыннар символы булган легендар диктор Наилә Галәветдинова Россиянең мактаулы исемен алды. Россия Президенты Владимир Путин «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирү турындагы боерыкны 7 декабрьдә имзалаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Наилә Галәветдинова бүләк бирү турында «Башкортстан» ДТРК директоры Азамат Салихов социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Читать дальше...

«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда инвестицион өлкәне яктырту буенча «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды. Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү чарасы республиканың Инвесторлар клубы утырышында узды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — Татарстанның инвестицион эшчәнлеген яктырту буенча иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы», — диделәр алып баручылар. «Татмедиа» Республика матбугат һәм... Читать дальше...



Миңнеханов: Татарстан хакимияте республика бизнесына һәм инвесторларына ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Пандемиягә карамастан, Татарстан хакимияте республика бизнесменнарына һәм инвесторларына ярдәм итүне дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты инвесторлар клубы утырышында сөйләде. «Бәла берләштерә. Без үзең генә түзә алмаячагыңны аңлыйбыз. Алга таба да үсәчәгебезгә, бизнеска ярдәм итәчәгебезгә бернинди шик тә юк. Без проектларыбыз уңышлы булсын өчен тырышачакбыз. Эре, урта, кече бизнес вәкилләренә һәм чит ил партнерларына рәхмәт белдерәсем килә. Читать дальше...

Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә. Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк. Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда хәләл тормыш рәвеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Хәзерге дөньяда «хәләл» — ризык кына түгел, бәлки дин белән аерылгысыз бәйләнгән һәм аның гамәлләренә нигезләнгән тулы бер яшәү рәвеше дә ул. Шуңа күрә «Хәләл тормыш рәвеше буларак» конференциясе вакытында эксперт «хәләл-лайфстайл» термины турында сөйләде. «Дин күрсәтмәләрен үтәүче кешеләр үз тормышларын тыныч кына алып бара алсын өчен, гомуми туклануда да, туризм өлкәсендә дә, медицина, мәгариф өлкәсендә дә шартлар тудырырга кирәк. Бу, әлбәттә, бик мөһим. Читать дальше...

Миңнеханов Инстаграмда Песошинны туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә республика Премьер-министры Алексей Песошинны туган көне белән котлаган һәм аның шампан шәрабе тоткан фотосын куйган. «Туган көнең белән, Алексей!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстан Премьер-министры 57 яшьлеген билгеләп үтә.

Мишустин экспорт форумында Татарстанның медицина эшләнмәләре сыйфатын мактады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда чыгарыла торган медицина симуляторларының сыйфатын югары бәяләде. Бу хакта Россия экспорт үзәге җитәкчесе Вероника Никишина республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә хәбәр итте.  «Бүген күргәзмәне карау кысаларында Михаил Мишустин «Эйдос-Медицина» компаниясенең Казанда җитештерелгән продукциясен билгеләп үтте. Ул продукцияне бик югары бәяләде һәм мактады, сезгә Михаил Владимировичның продукциядән соклануын җиткәрәм"... Читать дальше...

Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия. Бу турыда туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. «Россия Югары судының сәүдә челтәрләре хуҗаларына саклану чаралары булмаган кешеләргә товар сатмау хокукын хуплавы турындагы карары чыкты», — диде спикер. Читать дальше...

КФУның «Мизгел» театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ның «Мизгел» яшьләр театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма куйды. Драманың режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов. «Без иң элек күләмлерәк әсәрне сәхнәләштерергә теләдек. Студентлар дистанцион укуга күчү сәбәпле, үзгәрешләр кертелде. Психологик драма турында узган ел уйлана башладык. Шулай итеп, аны язуда икенче, өченче һәм дүртенче курс студентлары катнашы. Читать дальше...

«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Казандагы «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылу вакыты, финанс кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, 2021 елның сентябренә күчерелә. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Төзелеш башланганда мәдрәсә ачылышы 2020 елга ниятләнгән иде . Әмма, финанс кыенлыклары аркасында, быел мәдрәсәне ачып өлгерә алмыйлар. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияне декабрь ахырына кадәр башларга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданнар вакцинациясен ел ахырына кадәр башларга планлаштыралар. Бу хакта туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. «Шушы көннәрдә Гамалея институтының »Спутник V» вакцинасы киләчәк, дип вәгъдә ителде. Без яңа елга кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданлык массакүләм вакцинациясен... Читать дальше...

Рафаэль Ильясов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Рафаэль Ильясов белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 10 декабрь көнне, 10 сәгать 30 минутта башланып, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә узачак. Бүген 81 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады . Рафаэль Ильясов «Курган» Мөселман зиратында җирләнәчәк.

Миңнеханов «Россиядә эшләнгән» форумында экспортны үстерү буенча мастер-класс бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә эшләнгән» Халыкара экспорт форумында мастер-класс бирде. Видеоконференция элемтәсе режимында ул республика җитештерүчеләренең экспорт базарларында продукцияне этәрүе турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның бердәм Россия тышкы сәясәте кысаларында инде 30 елга якын халыкара элемтәләрне үстерүен сөйләде. 130дан артык ил республиканың сәүдә партнерлары булып тора. «Татарстан үзен Россиянең үзәк Евразия төбәге буларак таныта. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов белән Леонид Меламед телемедицина үсеше турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Доктор Рядом Холдинг» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе Леонид Меламед белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү, телемедицина ярдәме үсеше турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү... Читать дальше...

Белгеч хәләл стандартын бозу очракларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә җитештерүчеләрнең «Хәләл» стандартларын бозу очракларын атадылар. «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе урынбасары Илгиз Баһаветдинов сүзләренчә, кайбер сәүдә челтәрләре намуссыз маркетинг алымнарын кулланып, сатып алучыларны алдаучы җитештерүчеләрне күреп бетерми. «Еш кына хәрәм ризык тышлыгында мәчет, ярымай, „Хәләл“ сүзен күрергә була. Моннан тыш, „Мөселман, татар, Казан, Солтан“ продукциясе дигән атамалар кулланалар... Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләргә Яңа елны гаилә белән каршыларга киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Россия халкына Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршыларга киңәш итте. Җәмәгать урында бәйрәм иткән очракта, битлек кию мәҗбүри булачак. «Коллективта, гаиләдә һәркөнне аралашкач, безнең арада элемтә бар дигән сүз. Мин Яңа елны бүген үзара аралашкан кешеләр белән бергә каршыларга тәкъдим итәр идем. Бу кешеләр вирус ягыннан үзара таныш инде», — дигән... Читать дальше...

Базарлы Матакта яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия чемпионаты башланды

Tatar-inform.tatar 

(Базарлы Матак, 9 декабрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә 17 яшькәчә яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия чемпионатының икенче туры башланды. Тур «Ләйсән» бассейнында өч көн барачак. Биредәге «Актай» командасы «Сармат-Ростов», Пенза белән Новосибирск өлкәләре, Краснодар белән Красноярск крайлары җыелма командаларын кабул итәчәк. Командалар көн саен бер-берсе белән өчәр матч уйнаячак. Әлки районында су полосы 2017 елда елда үсеш ала башлады.... Читать дальше...

Рафаэль Ильясов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов бүген арабыздан китте. Аңа 81 яшь иде. Бу турыда «Шәһри Казан» газетасы хәбәр итте. Мәрхүмне иртәгә Казанда җирлиләр. Җырчынының үлем сәбәбе дә, кайсы зиратка җирләячәкләре әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә. Рафаэль Ильясов 2019 елның апрелендә 80 яшьлеген бәйрәм итте.

Татарстанда хәләл туризмны үстерергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Хәләл — яшәү рәвеше» Бөтенроссия конференциясендә Татарстанда хәләл туризмны үстерү турында тәкъдим иттеләр. Әлеге фикерне Казанның Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин әйтте. «Чит илләргә барганда мөселман кешесе Ислам дине кагыйдәләренә туры килә торган ял итү урыннары эзли. Анда хәләл кунакханәләр кыйммәт. Ни өчен хәләл ял итүне үзебездә оештырмаска? Табигатебез дә матур. Хәләл шифаханә, балалар лагерьлары, ял итү базалары... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *