Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 19.12.2020

Чистай районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Чистай районының Кызыл Яр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа бина авылда яшәүчеләр өчен Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа бинаның мәйданы 44 кв. метр тәшкил итә. Биредә функциональ һәм уңайлы бүлмәләр, медицина җиһазлары урнашкан. Анда авылда яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин. Халыкка фельдшер, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Людмила Бабаева хезмәт күрсәтәчәк. Читать дальше...

Тәтеш укучылары эрбет агачы һәм зәңгәрсу чыршы үстерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш урманчылыгы каршындагы Урюм мәктәбенең яшь  урманчылары башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Укучылар сүзләренчә, алар 2017 елдан бирле эрбет агачлары үстерә. Мәктәп янында 24 яшьлек 120 чыршы үсә. Бу турыда «Авангард» газетасы хәбәр итә. Урманчылык җитәкчесе — химия һәм биология укытучысы Валерий Большаков Татарстанның мәктәп урманчылыклары слетларында Урюм мәктәбе командасы бүләкле урыннарны алуын әйтте. Коронавирус сәбәпле, быел андый чаралар булмады. Читать дальше...

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре ковидтан прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камага коронавирустан 80 доза «Спутник V» вакцинациясенең беренче партиясе кайтты. Беренче булып перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе, Үзәк район хастаханәсе һәм Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәтәрләре прививка ясатты. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә. Алар вакцинация алдыннан медицина тикшерүе узды һәм анализлар бирде. Прививка кадатканчы ике атна дәвамында ОРВИ яки коронавиурс белән авыручылар белән элемтәдә булучылардан Covid-19га тест алганнар. Медицина... Читать дальше...

Спас районында яшәүчеләр кызларына Аксиния, Айсина, Фарзонахон исемнәрен сайлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Спас районында яшәүчеләр балаларына кызыклы исемнәр сайлаган. Бу турыда Спас районы ЗАГС бүлеге белгече Гүзәл Низамова хәбәр итте, дип яза «Новая жизнь» газетасы. ЗАГС хезмәткәре сүзләренчә, балаларына исем сайлаучы ата-аналарның фантазиясе бай. Бигрәк тә кызларга үзенчәлекле исемнәр кушалар икән. «Быел барлык үзенчәлекле исемнәр дә матур. Бигрәк тә Аксиния, Устинья, Айсина, Агата, Фарзонахон исемнәре хәтердә калды», — диде Гүзәл Низамова. Фарзонахон (Фарзана... Читать дальше...

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина йөк автомобиленә бәрелүдән сакланырга теләп, баганага бәрелгән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта авариянең шаһитлары хәбәр итте. Авария бүген көндез Җиңү проспектында «Мега» сәүдә үзәге тирәсендә булган. Шаһитләр әйтүенчә, йөк машинасы «ДЭУ» җиңел автомобилен узып китәргә теләгән. Чит ил машинасы йөртүчесе йөк автомобиле белән бәрелешүдән сакланырга теләп, юл читенә очкан һәм баганага бәрелгән. «Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә... Читать дальше...

Татарстанда 31 градуска кадәр салкыннар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда 31 градус салкын булуы көтелә, шулай ук томан төшүе һәм җил булуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. «Алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диелә синоптиклар хәбәрендә. Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк. Шулай ук көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә 20-25 градуска кадәр суытачак, температура урыны белән 31 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 15-20 градус салкын булачак. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Коронавирус эпидемиясе язга бетәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясе язга таба яки иртәрәк бетәргә мөмкин. Бу фикерне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1» телеканалында «Куркыныч вирус» фильмы өчен биргән интервьюда әйтте. «Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора», — диде федераль хезмәт башлыгы. Ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да әйтте. «Әгәр ел... Читать дальше...

Әнигә үч итеп... мине көчләде - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Әмма үзең шул ялгышлыкларны кылып, гомерең буе үкенерлек булсаң, бигрәк тә кыен икән... Унҗиде яшьлек самими, һәр ялтыравыкка кызыккан матур чагым иде ул. Дус кызларымны күрше авыл егетләре озатып йөргәндә, китабымны кочаклап, тәрәзәдән шуларны күзәтеп кала идем. Аларга ияреп чыгар идем дә, әнием кушмый. Гаиләдә әти түгел, әнием баш шул – ул ни әйтсә, шул була. Мәктәпне тәмамлап, калага укырга киткән чагымда да мине ике яшькә зур кызларга ияртә иде. Читать дальше...



Россиядә коронавирустан һәм кызамыктан саклый торган вакцина җитештерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә кызамыктан һәм коронавирустан саклый ала торган вакцина әзерлиләр. Бу хакта «Вектор» дәүләт фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютов «Россия 1» телеканалында Наиля Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында әйтте. «Кызамыкның рекомобинант вирусына нигезләнгән вакцина яңа коронавируска һәм югары контагиозлы вирус — кызамыкка да каршы булачак», — диде Ринат Максютов. Лаборатория хайваннарында уздырылган беренче тикшеренүләр күрсәткәнчә... Читать дальше...

Миңнеханов халык сорауларын чишәр өчен түрәләргә социаль челтәрләр кулланырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство башлыкларына, шулай ук муниципалитет җитәкчеләренә халык сорауларын хәл итәр өчен интернет-ресурслар кулланырга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте. «2020 ел - гражданнар белән интернетта аралашуның иң нәтиҗәле коммуникация алымы булуын күрсәтте. Министрлык, ведомство җитәкчеләренең, шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын социаль челтәрләрдәге эшкә юнәлтәсем килә. Читать дальше...

Татарстанда ковидтан прививкаларны беренче чиратта кемнәргә ясаячаклары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа коронавируска каршы вакцинацияне беренче чиратта медицина персоналы һәм эш вакытында башка кешеләр белән еш контактта булганнар узачак. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Беренче чиратта вакцинацияне медицина, мәгариф, социаль өлкә, транспорт хезмәткәрләре һәм коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче волонтерлар узачак», — диде Президент. — Бу гади процесс түгел, без моны регламент нигезендә эшләргә тиеш». 11 декабрьдә... Читать дальше...

«Вектор» үзәге сынаулардан соң балаларга прививка ясау мөмкинлеге турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Клиник тикшеренүләр уздырганнан соң балаларга коронавируска каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасын ясарга мөмкин булачак. Бу хакта «Вектор» үзәге директоры Ринат Максютов әйтте дип яза «Интерфакс». «Вакцинаны балаларда куллану мөмкинлеген дә карыйбыз. Әмма бу яшүсмерләрдә уздырылган рәсми клиник тикшеренүләрдә соң гына булачак», — диде ул «Россия 1» каналында Наиля Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында. Аның сүзләренчә, вакцина югары дәрәҗәдәге иминлеккә... Читать дальше...

Россиядә әниләргә хезмәт хакы түләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). «Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин балалар тәрбияләүче россиялеләргә даими түләүләр билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза. «Әниләргә хезмәт хакы рәвешендә ата-аналарга даими түләүләр кертергә кирәк», — диде ул. Парламентарий сүзләренчә, бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, Шеин катлаулы финанс хәлендә булган гаиләләргә даими түләүләр кертергә кирәк дип саный. Аның бу тәкъдиме белән ЛДПР фракциясе җитәкчесе Ярослав Нилов та килешкән. Читать дальше...

Миңнехановка Татарстанда социаль объектлар төзү программасын турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елга төзелеш өлкәсендәге беренчел йомгакларны бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләделәр. Докладны республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тәкъдим итте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Сәламәтлек саклау» программасына 51 объект кергән булган. 43 ФАП һәм җиде табиблык амбулаториясе төзелгән. Биектау районында «Гомуми практика табибы офисы» объектын төзү төгәлләнә. Читать дальше...

Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының данлыклы шәхесе, Татарстанның халык артисты Илүсә Әхмәт кызы Бәдриева вафат. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа бүген 80 яшь тулган булыр иде. «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелгән театрның Инстаграм аккаунтында. Читать дальше...

Шамил Идиатуллин: Баш мөхәррир журналистлар өчен язып утырырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллин баш мөхәррир булып эшләгән кеше хезмәткәрләре өчен язарга тиеш түгел дип саный. «Редактор журналистлары өчен үзе язып эшли икән, бу — начар», — диде ул Вконтактеда уздырылган онлайн очрашуда. «Мин төннәрдә һәм ял көннәрендә эшләргә өйрәндем. 16 яшемнән газета редакциясендә эшли башладым, күп яза идем. 15 ел үткәч, баш мөхәррир булдым. Әмма берни дә язмадым. Язар өчен Баш мөхәррирнең аның кораллары — куллары түгел, ә журналистлары бар. Читать дальше...

Дмитрий Песков: 2021 елда бөтен дөньяда коронавирустан вакцинацияләү узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия президентының матбугат сәркатибе киләсе елда бөтен дөньяда коронавируска каршы вакцинация узачак дип фаразлый. Шулай ук, ул пандемия башланып бер ел узганнан соң да «сораулар кимеми» дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза. «Минемчә, киләсе елда вакцинация булачак. Бөтен дөньяда. Кайдадыр көчлерәк булыр, кайдадыр ул кадәр ук булмас. Өстәвенә, һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә», — диде ул «Россия 1» телеканалында Наили Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Читать дальше...

Төмәндә татар мәдәнияте өлкәсендә хезмәт куйган Вәлимә Ташкалова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова) Төмән өлкәсендә татар иҗтимагый оешмаларында һәм татар мәдәнияте өчен күп еллар хезмәт иткән Вәлимә Ташкалова вафат. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Төмән өлкәсенең «Яшь буын» татар яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов әйтте. «Бүген иртән Вәлимә Ташкалованың вафат булуы турында хәбәр килде. Ул татар халкы өчен күп еллар хезмәт итте, үзен татар мәдәнияте тормышына багышлады. Ул мәдәният институтында укытты, Төмән өлкәсе татарларының... Читать дальше...

Табиб коронавирусның ике стадиясе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иммунолог-аллерголог Владимир Болибок коронавирусның ике стадиясен билгеләп, авыруның ничек узуы турында сөйләгән. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән РИА Новости яза. Аның сүзләренчә, беренчесе ОРВИ кебек уза. Вирусларга каршы иммунитеты тумыштан яхшы булган кешеләрдә бу авыру шушы стадиядә төгәлләнә, диде белгеч. Иммунитет зәгыйфь булганда, икенче стадия — вирусемия барлыкка килә. Бу очракта вирус лайлалы тышчаның барьеры аша үтеп керә, лимфага эләгә һәм организмга тарала, дип аңлатты Болибок. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәрендә ковидка каршы барлык чаралар да үтәлергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алды һәм Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда барлык санэпидемиология кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш. Бу хакта традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Миңнеханов әйтүенчә, бүген республикада Covid-19 вазгыяте катлаулы, әмма Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр хәлне контрольдә тота. Хастаханәләрдә җитәрлек урыннар фонды әзерләнгән, кирәкле барлык медикаментлар да бар.  Яңа ел алды атнасы булуга карамастан... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда 98 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 98 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, барлык очраклар да контакт юл белән зарарланган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «20 кеше хастаханәдә, 78 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Авыручылар 30-50 яшьлекләр (38 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (22) арасында күбрәк ачыкланган. Авыру очракларының иң күбе Казанда һәм Чаллыда — 54 һәм 15 очрак. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Алабуга районы — биредә авыруны биш кеше йоктырган. Читать дальше...

Көньяк Африка Республикасында коронавирусның яңа мутациясен ачыклаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Көньяк Африка Республикасында коронавирусның яңа мутациясен ачыклаганнар, әлеге төрне 501.V2 дип атаганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Генетиклар әйтүенчә, мутациянең әлеге төре элегрәк ачыкланганнарына караганда, тизрәк тарала. Илнең сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, 501.V2 башка авырулары булмаган яшь кешеләр арасында авыруның катлаулы (коронавирусның беренче дулкыны белән чагыштырганда) узуына китерә. Мутацияне ЮАРда теркәгәнче, аның турында Бөекбритания... Читать дальше...

Россиядә инвалидларга ярдәм итү өчен 1,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә инвалидлар иҗтимагый оешмаларына 1,5 млрд сумнан артык акча биреләчәк. Әлеге карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителә. «2021 елда Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләрне бүлеп бирүне расларга», — дип хәбәр ителә карарда. Акчаларны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенә, Бөтенроссия күрмәүчеләр... Читать дальше...

Татарстанда җиңел машина юл читенә очып төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина юл читенә очып төшкән һәм агачка бәрелгән, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте. Авария кичә кичке җиделәрдә Лаеш районында Вороновка авылы янында булган. «Лада» йөртүчесе тайгак юлда идарәне югалткан булырга мөмкин. Машина юл читенә очып төшкән һәм шунда агачка бәрелгән. Имгәнгән йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

Россиядә яшәүче 6 яшьлек кыз иң бай блогерлар унлыгына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Forbes версиясе буенча иң керемле YouTube блогерлары унлыгына икенче тапкыр керде һәм рейтингның җиденче урынын алды. Бу хакта басманың Россиядәге сайтына сылтама белән РИА Новости яза. «Краснодарда яшәүче алты яшьлек Анастасия Радзинская Американың Forbes журналы версиясе буенча дөньядагы иң керемле YouTube блогерлары рейтингында җиденче урынны алды. 18 декабрьдә чыккан журнал видеосервисның 10 топ йолдызы исемлеген бастырды», — дип яза басма. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *