Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 27.12.2020

Балык Бистәсе Яр буе паркында кар сыннарын җимергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Балык Бистәсе, 27 декабрь, «Татар-информ», «Авыл офыклары» ). Балык Бистәсе Яр буе паркында кар сыннарын җимергәннәр. Үзәк мәйданда боздан эшләнгән сыннарның кайбер өлешләре ватылган, Чулман буендагы ял паркындагы кар сыннары җимерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Һәр елны район оешмалары, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә. Быел да әлеге матур традиция үз төсен югалтмады. Үзәк мәйдан, оешма-учреждение каршындагы мәйданчыкларда кар-боздан эшләнгән сыннар... Читать дальше...

Чирмешән районының бер авылында грант акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 27 декабрь, «Татар-нформ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешән районының Шешминка авылында Россия күләмендә отылган грантка 710 мең сумлык балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Анда уен җиһазлары бар инде, ә спорт инвентарьләрен язга куячаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов әйтүенчә, әлеге мәйданчыкка «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында ия булганнар. Яңа объект авыл мәдәният йорты янәшәсендә урын алган. "36га 23 метр... Читать дальше...

Уку алдынгылары Ютазы районы башлыгы чыршысына җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 27 декабрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Ютазы районы мәдәният йортындагы бәйрәм тамашасына иң алдынгы һәм тырыш укучылар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.  Алар укудан тыш төрле бәйге-ярышларда, фән олимпиадаларында җиңүчеләр,  конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган, жиңү яулаган спортчылар. «Сез безнең киләчәгебез! Без сезнең белән горурланабыз һәм уңышлар телибез!», — дип сәламләде аларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин.  Бу тамашада районның 100 укучысы... Читать дальше...

Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза. «Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә. Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк.

Казан янындагы бистәдә ике машина бәрелешкәч, дүрт кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 27 декабря, «Татар-информ»). Казан янында Киндери бистәсенең Азин урамында ике машина бәрелешкәч дүрт кеше зыян күргәч. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Фотолардан күренгәнчә, машиналар кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике автомобильлнең дә алгы өлеше тулысынча яньчелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән.

Тукай музее кышкы кичке экскурсияләргә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукай әдәби музее Яңа ел каникулы көннәрендә кышкы кичке экскурсияләргә чакыра. Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхвәтова Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итте. Экскурсияләр 3-9 гыйнвар көннәрендә Тукай урамындагы 74 йортта урнашкан Габдулла Тукай музеенда була. Чара 18 сәгатьтә башлана.

Татарстан синоптиклары кар һәм томан турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, дүшәмбе көнне, Татарстанда кар явуы һәм томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. «Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән кар явачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә. Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары 5-10 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Башкортстан дәүләт университетында Сәгыйть Рәмиевне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 27 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Уфада шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне искә алдылар. Анда Рәмиев иҗаты буенча төп белгеч буларак, Төркиянең Кавказ университеты галиме, милләттәшебез Чулпан Зарипова-Четин чыгыш ясады. Ул «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә шул хакта үзе хәбәр итте.  Җыенда әдәбият галимәсе Чулпан Зарипова-Четин Сәгыйть Рәмиевнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны, Уфада яшәгән чоры турында сөйләде. «Рәүф Идрисов һәм мин шагыйрьнең кызы Фирдәвес Рәмиева белән очраштык... Читать дальше...



Журналист, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль Сальмушев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Журналист, хәйрияче, китаплар авторы, иҗтимагый чаралар оештыручы Рафаэль Сальмушев вафат. Бу хакта дусты Вакыйф Кыямов хәбәр итте. «Рафаэль Сальмушев үзендә коронавирус ачыкланганын әйтте. Бер үпкәсенең 25 процентына, икенчесенең 30 процентына зыян килгән. Ике атна өйдә дәваланды, хәле авырайгач, 7 нче хастаханәгә салдылар. Сөйләшеп тордык, берәр атнадан сөйләшми башлады. Берничә көннән реанимациягә салганнарын белдек. Кичә вафаты хакында хәбәр иттеләр. Бүген Биектау районында... Читать дальше...

Үзбәкстандагы Татар һәм башкорт аксакаллары советы җитәкчесе Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Республикасында Татар һәм башкорт аксакаллары советы рәисе Рим Гыйниятуллин ватандашларны Яңа ел белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Ул котлавында үзбәк мәкален искә төшерә: «Сувниг кадри чанкаганда билясан, кариндошинигни юкоткач согинасан», ягъни, «Су кадерен сусаганда, туганнар кадерен аларны югалткач беләсең». «Өлкәннәр санаулы гына калды. Яшьләр — бар нәрсәнең нигезе. Үткәннәр турында истәлек җирдән югары күтәрелеп китмәскә ярдәм итәр. Читать дальше...

Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкәннән соң, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесе хастаханәдә. Бу хакта авариянең шаһитлары хәбәр итте. Бөгелмә районында Карабаш бистәсе янында ике йөк машинасы авариягә очраган. Фотолардан күренгәнчә, авариядән соң бер йөк машинасының кабинасы капланган һәм бик нык яньчелгән. Шаһитлар әйтүенчә, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр.

Россиядә коронавирусның яңа мутациясе ачыкланмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның яңа төр мутациясе ачыкланмаган. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов хәбәр итте. «Хәзерге вакытта бездә Англия мутациясе юк дип ышанып әйтә алабыз. Әмма ул барлыкка килсә дә аның глобаль куркынычы юк», — диде Горелов. Декабрьдә Бөек Британиядә коронавирус мутациясенең яңа төрен ачыкладылар. Читать дальше...

Лингвист-полиглот Дмитрий Петров: Тел ул – мистик субстанция - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, « Татар-информ», «Татарстан» , Ксения Семина). Лингвист-полиглот Дмитрий Петров телләрне саклау өчен көрәшү зарурмы, ни өчен укырга кирәк һәм татар телен ничек «тәмле» итеп өйрәнеп була кебек сорауларга җавап бирә. ДОСЬЕ: Дмитрий Петров – психолинг­вист, полиглот, тәрҗемәче, телевидение алып баручысы, чит телләрне өйрәнү буенча уникаль система төзүче, Мәскәү дәүләт лингвистика универси­теты мөгаллиме, «Культура» телеканалындагы «Полиглот» программасы һәм «Базовый та­тарский с Дмитрием Петровым» программасы авторы. Читать дальше...

Уфа мэры вазифасына унбер кандидат дәгъва итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Уфада мэр вазифасында эшләү өчен бәйгедә катнашуга 12 кеше документлар тапшырган. Бер дәгъвачы, Руслан Асанов документларын кире алган. Шулай итеп, мэр вазифасы өчен 11 кеше көрәшәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Алар арасында түбәндәге кандидатлар бар: «Экспресстранслогистик» ААҖ генераль директоры Марсель Габделхаков; Уфа башлыгы администрациясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков; Башкала мэриясенең Гражданлык җәмгыяте... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче тагын өч кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды», — диелә министрлык хәбәрендә. 1935 елгы ир-ат һәм 1941, 1958 елгы хатын-кызлар ковидтан вафат булган. Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада вирустан барлыгы 185 кеше үлде. Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстанда пандемия башланганнан бирле авыру очракларының рекордлы саны теркәлде ... Читать дальше...

«Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале була. Фестивальнең төп программасында катнашу өчен 2021 елның 1 февраленә кадәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының рәсми сайтында гариза тутырырга кирәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел фестиваль Төньякта яшәүче төрки халыклар — Алмай, Тыва, Хакасия республикалары театр сәнгатенә багышлана. Фестивальгә премьерасы соңгы ике театраль сезон эчендә үткән спектакльләр карала. Читать дальше...

Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның әнисе вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновның әнисе Нурҗиһан Хәмзә кызы 26 декабрьдә, озак авырудан соң, вафат булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мөхетдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша.  «Минем беренче урынбасарым Дамир хәзрәт Мөхетдиновның газиз әнисе Хәмзә кызы Нурҗиһан ханымның вафаты сәбәпле... Читать дальше...

Казан укытучысы «Кеше тәрбияләү» дип аталган бөтенроссия конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172-нче номерлы мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Вероника Державина «Кеше тәрбияләү» бөтенроссия конкурсында «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә җиңүче булды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Бәйге 25 декабрьдә дистанцион форматта узды. Ямал-Ненец автономияле округының 6-нчы номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты... Читать дальше...

Тукай музее «Шүрәле белән Яңа ел» бәйрәменә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукай әдәби музее «Шүрәле белән Яңа ел» бәйрәме уздыра. Бу хакта музейның директоры Гүзәл Тәхвәтова Фейсбукта хәбәр итте. Программада экспозиция заллары буйлап квест, әйлән-бәйлән һәм чыршы янында күңелле уеннар каралган. Катнашу өчен, алдан 7 (843) 590-86-67 номерына шалтыратырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Казан үзәгендә «Кадиллак» машинасында узышып йөргән шоферга штраф салачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанда шәһәр үзәгендә «Кадиллакта» узышып йөргән йөртүчегә штраф салачаклар. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр. «Кадиллак» йөртүчесенең Казан үзәгендә экстремаль йөрүе төшерелгән видео кичә социаль челтәрләрдә чыкты. Егет урам чатларындагы светофорның кызыл төсенә һәм тыю билгеләренә игътибар итми, шулай ук каршы як хәрәкәт полосасына да чыга. Казанның ЮХИДИ хезмәтенең юл-патруль хезмәткәрләре бу роликны өйрәнеп, йөртүченең шәхесен ачыклый. Читать дальше...

Татарстанда ковид белән авыручыларның рекордлы саны теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 106 яңа очрагы ачыкланган — бу статистика алып барыла башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. «27 пациент хастаханәдә, 79 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә. Дүрт кеше инфекцияне Татарстаннан читтә, калганнар контакт юл белән йоктырган. 30-50 яшьлекләр арасында 29 кеше авырган, шулай ук 50-60, 60-70 яшьлекләр арасында авыруның 24 һәм 23 очрагы теркәлгән.... Читать дальше...

Быел Путинның эшмәкәрләр белән традицион очрашуы булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Быел Россия Президенты Владимир Путинның Россиядәге зур эшмәкәрләр белән традицион очрашуы булмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибенә сылтама белән РИА Новости яза. «Быел очрашу булмаячак, әмма бу эшмәкәрләр белән диалог булмый дигәнне аңлатмый», — диде Дмитрий Песков. Ул әйткәнчә, хәзер киресенчә зур бизнес вәкилләре белән төрле оешмалар ярдәмендә турыдан-туры диалог алып барыла. «Хөкүмәт тә эшли, барлык төп карарлар бизнес фикерен исәпкә алып икътисад секторында кабул ителә»... Читать дальше...

Клара Булатова Хәсән Туфанга мәхәббәте турында «Искәндәр кыйссасы» китабын чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рәфкать Шаһиев). Татарстан китап нәшриятында халык шагыйре Клара Булатованың «Искәндәр кыйссасы» дигән яңа китабы басылып чыкты. Җыентыкта авторның шагыйрь Хәсән Туфан белән икесе арасындагы яшерен мөнәсәбәтләрне ачкан истәлекләре, аңа багышлап язган шигырьләре урын алган. Бу хакта автор үзе хәбәр итте. «Хәсән абый миңа язган шигъри хатларын университетның Кызыл позиция урамындагы 6 нчы тулай торак почта тартмасына китереп сала иде. Ә аннан соң… Ул мине шагыйрә итеп яратты…» — дип искә ала автор. Читать дальше...

Тукай музеенда шагыйрьнең сүзләре язылган киемнәр тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләре язылган кием-салымнар тәкъдим ителә. Бу турыда музей җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова Фейсбуктагы сәхифәсендә хәбәр итә. «Яңа елга бүләк алдыгызмы? Иң яхшы, кызыклы, үзенчәлекле бүләкләр Габдулла Тукай әдәби музеенда сатыла. Тукай сүзләре язылган футболкалар, свитшотлар, бокаллар… Сезне көтәбез», — дип яза ул.

60 яшьтән өлкәннәргә «Спутник V» вакцинасын ясарга рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте. «Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина куллануы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Шулай итеп 60 яшьтән өлкән гражданнар да хәзер коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза ала», — диде министр. Михаил Мурашко әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *