Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 20.12.2020

Кукмара районының ике авылында хоккей тартмалары ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 20 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмара районының ике авылында хоккей тартмалары ачылды. Әлеге корылмаларны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә Купка һәм Аш-Буҗи авылларында хоккей тартмалары ачылды. Мәдәни чараларга шактый киртәләр куелган заманда яшьләр мондый корылмаларга аеруча мохтаҗ. Хоккей мәйданчыгында бөтен шартлар да булдырылган: зур уен тартмасы, яңа... Читать дальше...

Теләчедә көрәш буенча район беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Теләче, 20 декабрь, «Татар-информ», Теләче-информ» , Фәнил Гаязов). 19 декабрь көнне, Теләченең «Батыр» спорт комплексында Татарстанның татарча көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район беренчелеге җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Өченче тапкыр үткәрелгән ярышта барлыгы 11 команда 136 укучы катнашты. Быелгы ярышта Лаеш районыннан һәм Марий Эль Республикасыннан килгән яшь батырлар да да көч сынашты. Ярышларны... Читать дальше...

Чистайда ветераннарның исемнәре мемориаль такталарда мәңгеләштерелде

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 20 декабрь, «Татар-информ», « Чистай-информ », Гөлгенә Сафиуллина). Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашкан эчке хезмәт хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль такталар ачтылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә Чистайда законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау эшенә зур өлеш керткән ветераннар, канкойгыч вакыйгаларда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү мөһимлеге турында тантанада Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче номерлы тикшерү изоляторы җитәкчесе сөйләде. Читать дальше...

Алинә Заһитова беренче тапкыр хоккей матчына баруы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хоккейга мөнәсәбәте хакында сөйләде. Бу турыда ул «Беренче канал» эфирында Россия – Чехия (4:1) матчындагы тәнәфес вакытында әйтте. «Әнием минем белән көмәнле чагында ук мин хоккейга йөри идем инде. Дөньяга аваз салгач һәм бәләкәй чагымда да хоккей карарга бара идем. Әти-әнием миңа, әгәр малай туса, аны хоккейга бирергә теләүләре хакында сөйли. Әмма мин дөньяга килгәнмен һәм тормышым фигуралы шуу, шулай ук боз белән бәйле булган»... Читать дальше...

Табиб коронавируска каршы антитәнчекләр анадан балага күкрәк сөте белән күчүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы антитәнчекләр балага күкрәк сөте белән күчәргә мөмкин. «Спутник V» препаратын уйлап тапкан Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург «Россия-1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде. «Күкрәк сөтен имезүче, коронавируска каршы антитәнчекләре булган ана, һичшиксез, аларны яңа туган сабыйга да тапшырырга мөмкин», - дип искәртте ул. «Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренчеләрдән булып теркәлгән препарат булды. Читать дальше...

Екатеринбургта «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендәге Халык иҗаты сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны йомгаклау тантанасы булды. Кичәдә «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре дә тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге бүләккә Красноуфимск шәһәр округының Мәдәният һәм ял үзәге Татар халык театры коллективы режиссеры Мәүлидә Әхтәмова, Әртә шәһәр... Читать дальше...

Үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында трассада үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны Татарстан прокуратурасы тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Казанда яшәүче ир-ат кичә энесен Алабугага кадәр рейс автобусына утыртып җибәрүе хакында социаль челтәрләрдә язган. Әмма автобус шоферы, ярты юлга җиткәч, яшүсмергә шәһәргә кермисен әйтә. Моны ул шәһәргә баручы пассажирлар җитәрлек санда булмау белән аңлата Автор сүзләренчә... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда томан төшү һәм бозлавык хасил булу хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Шулай ук көндез һәм кич юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк Татарстанда -30 градуска кадәр суытачак дип хәбәр иткән иде. 21 декабрьдә көндез -15, -21 градус салкын булачак. Якынча белешмә буенча, 22 декабрьдә республикада һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Читать дальше...



Казахстанда 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр массакүләм чараларны тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанда 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне чикләделәр. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышында шундый карар кабул ителде. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә. «2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 5 гыйнварына кадәр күңел ачу, спорт һәм башка массакүләм чаралар, шул исәптән Яңа ел иртәләре һәм бәйрәм корпоративлары үткәрүне тыярга», - диелә агентлык хәбәрендә. Шулай ук уку елының өченче... Читать дальше...

Гөлшат Сираҗиеваның әтисе вафат булу сәбәпле, Президент Аппараты кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Аппараты әтисе – Дилшат Карабаевның вафат булуына бәйле рәвештә ТР Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлек мөдире урынбасары Гөлшат Сираҗиеваның кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгеч коронавирус инфекциясен кабат йоктыру шартын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Иммунитетка бәйле проблемалары булган очракта, кешенең коронавирус инфекциясен кабат йоктыруы мөмкин. Пастер исемендәге Санкт-Петербург эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Арег Тотолян «Звезда» телеканалына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кешенең коронавирусны яңадан йоктыруына карата аның ныклы ышанычы юк, әмма теоретик яктан бу мөмкин хәл. «Билгеле... Читать дальше...

Кариев театры бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 21-29 декабрьдә һәм 2-3 гыйнварда бәйрәм уңаеннан Яңа ел тамашалары тәкъдим итәчәк. Бу хакта Кариев театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы мавыктыргыч интермедияләр һәм интерактивлар, әкият геройлары катнашында уеннар, тәм-томнар һәм заманча музыка көтә. Шулай да узып баручы елның төп бүләге - «Тылсымбикә» әкиятенең премьерасы. Ул 2020 елда – соңгы һәм 33нче... Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә узган «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында онлайн форматта узган «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Онлайн гала-концерт социаль челтәрләрдә урнаштырылды, иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар мактаулы исемнәр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә Россия Федерациясенең сигез төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае, Свердловск... Читать дальше...

Белгеч: Тромб хасил булу куркынычы янаган кешеләрдә коронавирус авыр формада уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Тромб хасил булу куркынычы янаган кешеләрдә коронавирус инфекциясе авыр формада уза. Бу хакта Sputnik радиосы хирург, «Флебология үзәге» клиникасы табибы Амиран Демуровка сылтама белән хәбәр итә. «Коронавирус вакытында кан ою системасы активлаша. Коронавирус инфекциясеннән тыш тромб барлыкка килү ихтималы булган кешеләрдә куркыныч тагын да арта», — диде Амиран Демуров. Табиб үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм табиб күрсәтмәсеннән башка гына канны сыекландыра... Читать дальше...

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкәч, бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрте кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Кичә кич Балтач районының Норма авылы янында «Шевроле» һәм «Инфинити» машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике автомобильгә дә җитди зыян килгән. Шаһитлар әйтүенчә, авариядә катнашучыларның барысы да зыян күргән: «Шевроле» автомобилен идарә итүче кыз шунда ук һәлак булган, «Инфинити» йөртүчесен һәм төрле... Читать дальше...

Сызраньда яшәүче Алинә Фәйзуллина тхэквондо буенча Россия җыелмасы капитаны булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань спортчысы Алинә Фәйзуллина WT тхэквондо буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасы капитаны итеп сайланды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты яза. Мәскәү өлкәсендәге «Парамоново» чана-бобслей комплексында WT тхэквондо буенча РФ яшүсмерләр җыелма командасының күнекмәләре төгәлләнде. Җыелма команда составында Сызраньның берьюлы ике вәкиле чыгыш ясый – җыелманың баш тренеры ярдәмчесе итеп Алинәнең тренеры Сергей Турутин билгеләнде. Алинә Фәйзуллинага 16 яшь. Читать дальше...

Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе башлыгы Виктор Гусев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген, 20 декабрьдә, Татарстан прокуратурасының җинаятьчелек-суд идарәсе башлыгы, республиканың атказанган юристы Виктор Гусев 61 яшендә вакытсыз вафат булды. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. ТР прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүм белән хушлашу көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 76 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (27 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (26 кеше) булуы билгеле. Читать дальше...

Тукайның дусты Мәхмүт Галәү — «Безнең мирас»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Лена Тябина). Киләсе 2021 елда Габдулла Тукайның гына түгел, аның дуслары, фикердәшләре, замандашлары, исемнәре халыкка бик тә билгеле ике шәхес — Фатих Әмирхан белән Мәхмүт Галәүнең дә 135 еллык юбилейлары. Алар өчесе дә 1886 елда дөньяга аваз салган: Ф.Әмирхан — гыйнварда, Г.Тукай — апрельдә, М.Галәү — ноябрьдә. Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәрләре шагыйрьнең замандашларына багышланган әдәби кичәләр, очрашулар һәм интерактив чараларны даими оештыра. Читать дальше...

Саратов мәчетендә психологик ярдәм бүлмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Саратов шәһәренең Ислам комплексында Саратов Җәмигъ мәчете имамнары, «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе укытучылары һәм укучыларның әти-әниләре өчен педагог-психолог, балалар нейропсихологы Әлфия Суркина психологик ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ислам комплексы базасында психологик ярдәм кабинеты ачылу уңаеннан җыеылыш та үткәргәннәр. Психологик ярдәм бүлмәсе гаиләләргә киңәш бирү, укыту процессында килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла. Читать дальше...

Алабугада исерек йөртүче машинасы туктап торган өч автомобильне бәрдереп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алабугада исерек хәлдәге машина йөртүче, юл читендә туктап торган өч автомобильне бәрдергән. Ул үзе имгәнгән һәм аны хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә Тынычлык проспектында булган. Зур тизлектә бара торган «Лада» автомобиле юл читендә туктап торган өч чит машинасына ышкылып үткән. Нәтиҗәдә, исерек хәлдәге машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Читать дальше...

Киләсе елга Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4 процентка артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның июль аеннан Татарстанның зур муниципалитетларында коммуналь хезмәтләргә бәя 7,4 процентка, авыл җирлекләрендә 4,4 процентка күтәрелергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 декабрьдә шуңа кагылышлы указны имзалаган. Документта әйтелгәнчә, 2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән ул артырга мөмкин. Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа... Читать дальше...

Каз каклау өчен Татарстанда уйлап табылган рецептка патент алырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хайруллина). Татарстанда каклаган каз әзерләү буенча яңа рецепт уйлап тапканнар. Рецепт авторлары аны киләсе елда патентлаштырырга ниятли. Ризыкны «Татар йортында иртәнге аш» дигән яңа YouTube-тамашаны төшергән вакытта тәкъдим иттеләр. «Без каклаган казны деликатес итәргә мөмкинлек бирә торган яңа технология ясадык. Технологик өлешне, нәкъ менә температура режимын һәм дымлылыкны саклап, яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Технология әлегә патентлаштырылмаган... Читать дальше...

Алексей Песошин Татарстан халкын Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Хөрмәтле иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм», — диелә мөрәҗәгатьтә. ТР Премьер-министры искәрткәнчә... Читать дальше...

Лениногорскида мунчада янгын вакытында ир-ат үлгән, аның хатынының тәне пешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорскида мунчада янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән, хатынының тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә 20.48 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ясная урамында мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Чакыру буенча барган янгын сүндерүчеләр ут эченнән 55 яшьлек ир-атны алып чыккан, ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслаган. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *