Аксубай ансамбле җитәкчесе VI Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады
(Аксубай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Аксубай таңнары» ). «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова «Интернетка рәхмәт» VI Бөтенроссия бәйгесендә 2 урынны яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу бәйге пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән пенсионерлар, шулай ук компьютер грамоталылыгы курсларында укыган пенсионерлар өчен ел саен оештырыла. 2020 елда оештыручылар дөньядагы эпидемиологик хәл аркасында катнашучылар азрак булыр дип көткән. Узган ел бәйгедә катнашучыларга гариза бирергә укытучылар булышса... Читать дальше...