Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2020

Новости за 07.12.2020

Россиядә озын Яңа ел ялларыннан баш тартырга чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Озын Яңа ел яллары россиялеләрнең сәламәтлегенә һәм дәүләт икътисадына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә алардан тулысынча баш тартырга кирәк, дип саный Россия Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза. «Гыйнварның беренче декадасында Склифосовский институтына мөрәҗәгать иттегез. Анда Яңа ел яллары — ашыгыч ярдәм өчен иң киеренке көннәр. Бөтен ил буенча да шулай. Алкоголь яки суррогаттан агулану, шулай ук кешеләрне... Читать дальше...

Биектау районы Сосновка авылында котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Биектау районы Сосновка авылы территориясендә котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Карантин «хайваннарда котыру авыруының соңгы очрагы теркәлгәннән алып ике ай узуга, шулай ук эпизоотик һәм кисәтү чараларының үтәлүенә бәйле рәвештә» гамәлдән чыгарылган. Карантин 2029 елның 1 октябреннән гамәлдә иде.

Табиблар Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Моның урынына хезмәттәшләр белән интернет-кичә оештырырга була дип саный РИА Новости оештырган сораштыруда катнашкан табиблар. Бу хакта РИА Новости яза. «Быел эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Кайбер төбәкләрдә мондый чараларны үткәрүне тыюны күздә тоткан законнар белән җайга салу да бар», — диде табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Ул билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Lenta.ru к «Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», - дип аңлатты белгеч. Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Читать дальше...

Чаллы егетләре армиягә китте

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 7 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Татарстаннан 300дән артык егет 5 декабрьдә Байкал аръягына һәм Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәт үтәргә китте. Алар арасында Чаллы егетләре дә бар. Барлыгы быел көз республикада ике меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырылган инде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Армиягә чакырылучылар коронавируска ике тапкыр тест узган: башта үз районнарында, аннары - җыелма пунктта. Көзге чорда республикадан хәрби хезмәткә барлыгы өч мең егетне озату планлаштырыла.

Чирмешән шәхси хуҗалыклары елның үткән ун аенда 72 миллион сумлык сөт саткан

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 7 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Узган 10 айда Түбән Кәминкә авыл җирлеге буенча шәхси хуҗалыклардан 602 тонна, ягъни 12 миллион 55 мең сум бәягә сөт сатып алынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бер сыерга бүлеп караганда, әлеге күрсәткечләр 2643 кило, 52 мең 874 сум тәшкил итә. Сыерлар саны бер чама калса да, Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында сөт сатып алу сизелерлек арткан. Биредә 228 сыер асрала. 2020 елның гыйнвар-октябрь айларында Чирмешән авыл җирлегендә ... Читать дальше...

Алабугада мохтаҗларга кием-салым җыю буенча хәйрия акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 7 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Алабугада Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү ункөнлеге кысаларында хәйрия кибетендә әйберләр җыю һәм аларны тапшыру оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Хәйрия кибете авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен 2017 елда ачылган. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү программасы ике проектны үз эченә ала. Шуларның берсе — инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә адреслы финанс ярдәме күрсәтү максатыннан әйберләр тарату һәм аларны сату. Читать дальше...

Зәйдә катлаулы хәлдә калган гаиләлә «Мобиль бригада» хезмәт күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 7 декабрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Николай Шамионов). Зәй районында күппрофильле социаль ярдәм күрсәтү максатында «Ашыгыч гаилә хезмәте» оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Районда исәптә торучы имин булмаган гаиләләр белән эшләү, шулай ук мондый гаиләләрне ачыклау даими рәвештә алып барыла һәм әлеге эшчәнлекнең төрле юллары кулланыла. Әлеге максатта шәһәр-районда профилактикалау системасы вәкилләре белән берлектә атна саен диярлек мобиль бригадалар рейдлары оештырыла. Алар составына социаль яклау тармагы белгечләре... Читать дальше...

Мамадышның Үзәк урамына мультфильмдагы үгез сынын ясап куячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Мамадышта яңа ел алды атмосферасы хөкем сөрә. Скверда чыршы куйдылар, ә декабрь уртасында ылыслы чыршы да куелачак. Кич шәһәр оешмалары бәйрәм иллюминациясен кабыза. Бу турыда «Нократ» яза. Кар сыннары шәһәр урамнарын, Җиңү паркын һәм «Яшьлек» скверын бизәячәк. Һәр оешма үз көчләре белән кар сыннары ясый. Традиция буенча кар сыннары билгеле бер темага багышланачак. Киләсе ел — Туган тел елы, шуңа бәйле рәвештә сынннарның бер өлеше туган телгә багышлана. 2021 ел символы да игътибарсыз калмаячак... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *