Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2022

Новости за 07.07.2022

Зәйдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, аның урынбасары Минзәлия Закирова, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда кыска вакытлы яшен һәм +32 градус эссе көтелә

Tatar-inform.tatar 

Җомга көнне көндез һәм кичен Татарстан территориясендә яңгырлар, яшен, көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Татарстаннан 891 IT-компания дәүләт ярдәме алу өчен аккредитация узган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда IT-өлкәдә эшләүче 890нан артык компания ярдәм итү чараларын алу өчен аккредитация узган. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

Читать дальше...

Казандагы күп катлы йортта ир-ат белән хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

Казанның Годовиков урамындагы 6 нчы йортта ике кешенең газдан агулануы турында хәбәр 16.25 сәгатьтә килгән. Агулануның беренче билгеләре сөрем газыннан зыян күргән вакыттагы кебек булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» шул турыда хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Күп фукнцияле үзәкләр документларның электрон дубликатын булдыру хезмәте күрсәтә башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның күп функцияле үзәкләре яңа хезмәт күрсәтә башлады. Гражданнар «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы аша төрле ведомстволарга гариза биргәндә юллый ала торган кәгазь документларның электрон дубликатларын булдыру турында сүз бара, дип хәбәр итә күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутатлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ял көне итәргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – 8 июль ял көне итеп билгеләнергә мөмкин. Дәүләт Думасы каравына кертелгән шул турыдагы тәкъдим парламентның түбән палатасы мәгълүмат базасында басылып чыкты.

Читать дальше...



Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстанга «Агроволга» күргәзмәсенә килә

Tatar-inform.tatar 

Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 8 июльдә «Казан Экспо» мәйданчыгында уза торган «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә киләчәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Kazan Expo үзәгендә «Агроволга» күргәзмәсенә барачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгына бара. Чара Kazan Expo комплексы павильоннарында уза, анда Россиядә һәм чит илләрдә төрле тармакларда эшли торган йөзләгән компания катнаша. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Галимова Җәмигъ мәчете проекты турында: Хакимият конкурс комиссиясе эшенә катышмый

Tatar-inform.tatar 

Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү комиссиясендә катнашучылар мөстәкыйль коллегиаль карарлар кабул итәләр. Карарлар республика хакимияте катнашыннан башка гына кабул ителә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Әлки районында чуваш халкының «Уяв» бәйрәмендә катнашачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада республиканың Әлки районында узачак чуваш мәдәнияте бәйрәме – «Уяв» бәйрәмендә катнашачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе һәм Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Документны аңа бүген парламент президиумы утырышында республика буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Иранның Гөлстан провинциясе башлыгы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Гөлстан провинциясе губернаторы Али Мөхәммәд Занган әфәнде белән очрашты. Казан Кремлендә узган чарада яклар Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү, шул исәптән провинция белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә арка мускул атрофиясен дәвалау өчен дөньядагы иң кыйммәтле дару әйләнешкә чыкты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Швейцариянең Novartis компаниясендә җитештерелгән «Золгенсма» препараты рәсми рәвештә әйләнешкә чыкты. Дөньядагы иң кыйммәтле дару арка мускул атрофиясен дәвалау өчен кулланыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Перспектив технологияләрне үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмендә Галиев мәчетенә барачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәмен 9 июльдә Галиев мәчете мәйданчыгында каршы алачак, ул бирегә намаз башланыр алдыннан киләчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Корбан бәйрәмендә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе мәчетләренә 500 меңгә якын кеше килүе көтелә

Tatar-inform.tatar 

9 июльдә, мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәмендә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе мәчетләренә йөзләгән мең мөселман килер дип көтелә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсовка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татмолсоюз Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең беренче рейтингын тәкъдим итте. 15 җитештерүчедән торган рейтинг предприятиеләрнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре нигезендә төзелгән. Республика сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов оешманың «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган идарә утырышында шулай дип белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *