Әлмәттә бәйрәм намазын шәһәр стадионында укыдылар
Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт эшләре бара. Шуңа зур бәйрәм намазын саф һавада, төгәлрәге, шәһәр стадионында оештырдылар.
Читать дальше...
Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт эшләре бара. Шуңа зур бәйрәм намазын саф һавада, төгәлрәге, шәһәр стадионында оештырдылар.
Читать дальше...
Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсе асфальт өслегенә салкын пластик салуның заманча технологиясен үзләштергән. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарча язулы һәм Татарстан символлары, милли бизәкләр төшкән автомобиль ароматизаторларының беренче партиясе чыкты. Моңа кадәр бу төр продукциянең әле татар дөньясында тәкъдим ителгәне юк иде. Продукциянең идея авторы һәм гамәлгә куючысы – татар милли активисты Наил Нәбиуллин.
Читать дальше...
Түбәнкамалы Ирина Мамонтова, Тимерхан Амерханов һәм Лилия Русова «Агростартап»программасы буенча грант конкурсында җиңүче булды. Грантның гомуми суммасы 9 млн сум тәшкил итә.
Читать дальше...
Кипр, Катар һәм Пакистанда коронавирустан авыручылар саны арту сәбәпле, битлек режимы яңадан гамәлгә кертелде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
Әлмәттәге күлдә 16.15 сәгатьтә водолазлар ярдан ун метр ераклыкта һәм биш метр тирәнлектә кыз баланың мәетен тапкан. Яшүсмерне ярга чыгарганнар. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Читать дальше...
Казанда «Патриот» республика үзәгеннән элиталы Преображенский полкына сайлап алынган хәрбиләр хезмәт итү урыннарына китте. Алар белән бергә Көнбатыш һәм Үзәк полкларның хәрби частьләренә алынучылар да хәрби хезмәт үтәргә китә.
Читать дальше...
Хакасия, Тыва һәм Красноярск крае «Себер каникуллары» дип атала торган туристик маршрут ачты. Ростуризм белән берлектә өч төбәк сәяхәтчеләргә Россия Президенты Владимир Путинның ял һәм сәфәр урыннарында булырга тәкъдим итәчәк, дип сөйләде Telegram-каналында республика башлыгы Валентин Коновалов.
Читать дальше...
9 июль көнне көндез Әлмәттәге шәһәр күлендә 16 яшьлек кыз югалган.
Иң беренче мәгълүматлар буенча, алты яшүсмер су коенган, суга сикереп уйнаган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
16 яшьлек кыз суга сикерә һәм аннан чыкмый. Хәзер водолазлар төркеме баланы эзли.
Вакыйга урынына Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин китте, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Читать дальше...
Татарстан Гидрометеорология үзәге республика халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтте. Һава торышы алдагы төндә үзгәрә башлый һәм иртәгә көн дәвамында сакланачак.
Читать дальше...
Татарстан хаҗилары кичә Мәккә янында Гарәфәт тавы һәм Мина үзәне арасында урнашкан Мөздәлифә үзәненә килеп җитте. Анда алар ачык һавада төн үткәрде, шуннан соң Җәмәрат мәйданына китте, дип сөйләде вакыйгалар урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе.
Читать дальше...
Бүген Башкортстан Республикасының Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-музей комплексын ачу һәм тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Халыкара Фундаменталь фәннәр елының рәсми ачылышы булды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. «Башинформ» шул турыда яза.
Читать дальше...
Быел Казанда бер сарык бәрәненең уртача бәясе 11,5 мең сум тәшкил итә, бу – узган ел белән чагыштырганда 1,5 мең сумга күбрәк. Керем дәрәҗәсе билгеле бер күләмдә булган мөселманнар Корбан гаете уңаеннан корбан чалырга тиеш, дип сөйләде Казан Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Читать дальше...
Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин барлык Әфганстан мөселманнарын һәм татар җәмгыятен Корбан гаете белән котлады.
Читать дальше...
Казанга килгән КПРФ Үзәк комиссиясе рәисе Геннадий Зюганов үз визитын Ирек мәйданында Ленин һәйкәленә барудан башлады. Монда партия вәкилләре пролетариат юлбашчысы истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куйды.
Читать дальше...
Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазларында Россия мөселманнары Аллаһы Тәгаләдән кешелекне «көрән чума»дан саклауны сорап дога кылачак. Бу хакта РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин хәбәр итте.
Читать дальше...
Чаллының 15 мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов Нур-Ихлас мәчетендә булды, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Telegram-каналында.
Читать дальше...
9 июльдә һава шартлары бозылырга мөмкин. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге шул турыда кисәтте.
Читать дальше...
Татарстанга эш визиты белән КПРФ Үзәк комиссиясе рәисе, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов килде. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Анда алар республиканың социаль-икътисади үсеше һәм партиянең Татарстан бүлеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән – совет мирасын саклау мәсьәләләре турында фикер алышты.
Читать дальше...
9 июльдә легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең тууына 100 ел тулды. Бу уңайдан 8 июльдә Геройның кече ватаны – Башкортстан Республикасы Илеш районының Югары Яркәй һәм Ташчишмә авылларында тантаналы чаралар узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Дәүләт башлыгының мөрәҗәгатен Мәскәү җәмигъ мәчетендәге бәйрәм вәгазе вакытында мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин укыды.
Читать дальше...
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Әтнә районында Baby Boom бәйрәм чарасы билгеләп үтелде. "Туган ягым" паркына килүчеләргә иң әлек коляскалар парады, аннары 8-10 айлык сабыйларның мүкәләп ярышуы тәкъдим ителде.
Читать дальше...
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин барлык мөселманнарны иң изге һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлады.
Читать дальше...
12 июльдә кичке сәгать җидедә Горки-Әмәт урманында татар телендә бию аэробикасы буенча мастер-класс узачак. Ритмик музыка астында бушлай тренировканы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештыралар.
Читать дальше...