Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2022

Новости за 12.07.2022

Тикшерүчеләр Казан янында су астына киткән теплоходта сәфәрне оештыручыны тоткарлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе Казан янында Идел елгасында теплоходы батканнан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Бу эшне тикшергәндә шикләнелә торган кешеләр ачыкланды.

Читать дальше...

Камалтынов гавами хакимият турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы билгеләнгән вакытта республика законнарын гавами хакимият турындагы федераль законга туры китерәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов матбугат конференциясендә белдерде.

Читать дальше...

Татарстанга Мьянма Премьер-министры килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга шәхси визит белән Дәүләт административ советы рәисе, Премьер-министр, Мьянма Хәрби көчләре югары башкомандующие Мин Аунг Хлайн әфәнде килде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Юрий Камалтынов: Сайлауларда электрон тавыш бирүгә ышанмаска сәбәп күрмим

Tatar-inform.tatar 

Сайлауларда электрон тавыш бирү мөмкинлеге Татарстанның сайлау кодексында күрсәтелергә тиеш. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов матбугат конференциясендә белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов Югары нефть мәктәбенең лабораториясе һәм яңа тулай торагы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Югары нефть мәктәбе кампусының лаборатория-тикшеренү комплексында булды. «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов белән бергә ул лабораторияләрнең җиһазланышын һәм яңа студентлар тулай торагын бәяләде.

Читать дальше...

Казанның Киров дамбасы яры янында Казансу елгасында су коенган кыз батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Киров дамбасы ярында, Урак һәм Чүкеч урамы тирәсендә Казансу елгасында коенган кыз батып үлгән. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндезге сәгать 12дә хәбәр иткәннәр.

Читать дальше...



Миңнеханов Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар лагерында яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Анда Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кырым, шулай ук Пермь крае, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 36 команда килгән.

Читать дальше...

Миңнеханов, Метшин һәм Леонов Казанда «Киләчәк уеннары» оештыру комитеты составына керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин «Киләчәк уеннары» оештыру комитеты составына керде. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган Хөкүмәт карарында әйтелә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Музыкант Рамил Медяров дәүләт карамагындагы ансамбльләр оештырырга тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

Таиландта яшәүче татар җырчысы, музыкант Рамил Медяров бүгенге эстраданың сыйфатын күтәрү өчен дәүләт карамагындагы ансамбльләр оештырырга тәкъдим итә. Ул моның уңышлы мисалы итеп 1980-1990 елларда үзе эшләгән «Дуслар» джаз-инструменталь ансамблен китерде.

Читать дальше...

Миңнеханов: Әлмәттә иң яхшы нефть мәктәбе булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга углеводород ресурсларын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә көчле инженер мәктәбе кирәк. Бу бигрәк тә көнбатыш санкцияләре һәм нефть запасларының ярлылануы шартларында мөһим. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Нефть саммитында чыгыш ясаганда әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов: Әгәр югары мәктәпне заказчыдан аерым төзесәк, бу ярымфабрикат булачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда инженерлык кадрларын әзерләү урта мәктәптә башланырга һәм предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә белем бирү үзәкләрендә дәвам итәргә тиеш. Шуңа күрә республикада кластерлы белем бирү инфраструктурасын үстерергә кирәк. 

Читать дальше...

Татарстан фильмнары Казан кинофестиваленең барлык номинацияләренә дә кертелде

Tatar-inform.tatar 

Нина Кочеляева җитәкчелегендәге XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе «Милли конкурс» номинациясе фильмнары исемлеген игълан итте.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан чирләгән 38 кеше теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 38 очрагы ачыкланды. Алдагы тәүлектә мондый 39 очрак теркәлгән. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Россия Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты Татарстанда күчмә утырыш уздырачак

Tatar-inform.tatar 

РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты киләсе атнада Татарстанда күчмә утырыш уздырачак, дип хәбәр итте комитет рәисе Максим Топилин. Бу хакта ул Татарстан Республикасы нефть саммитында белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов: Без дөньядагы энергетика базарында Россия позициясен саклап калырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Көнбатыш илләренең гамәлләре Россияне дөнья күләмендәге энергетика базарында алдынгы позицияләрдән төшерүгә юнәлдерелгән. Моңа каршы тору өчен, углеводородлар табу һәм эшкәртүнең үзебездә эшләнгән технологияләрен активрак үстерергә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР нефть саммитында ясаган чыгышында белдерде.

Читать дальше...

Татарстан Республикасының мәйданы 139 гектарга артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының гомуми мәйданы төбәк чикләрен билгеләү буенча эш нәтиҗәсендә 139 гектарга арткан. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *