Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2022

Новости за 27.07.2022

Түбән Камада цифрлы рәсемнәр конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Минем цифрлы Татарстаным» цифрлы рәсемнәр конкурсының муниципаль этабы башланды. Анда булачак беренче сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Муниципаль этапны Түбән Кама муниципаль районы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм Түбән Кама мәгълүмат үзәге оештыра.

Читать дальше...

Казанда Тирән күлдә 21 яшьлек егет батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген 17.32 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Казанда Тирән күлдә яшь егет батып үлгән дигән хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Казанда мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен бушлай такси эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

15 августтан Казанда социаль такси эшли башлый. Аның хезмәтеннән сәләмәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр файдалана алачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте. Сервисны «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды эшләтеп җибәрә.

Читать дальше...

30 октябрьдә Россиядән Таиланд, Һиндстан һәм Мальдив утрауларына туры авиарейслар ачыла

Tatar-inform.tatar 

30 октябрьдән Россиядә яшәүчеләр Таиланд, Һиндстан һәм Мальдив утрауларына турыдан-туры бара алачак. Мондый «кышкы» даими авиаюнәлешләр ачылу турында «Аэрофлот»ның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Яшел Үзән янында Идел елгасында моторлы ике көймә бәрелешкән, бер ир-ат батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Яшел Үзән районында Алтын утрау тирәсендә фаҗига булды. Анда моторлы ике көймә бәрелешкән. «Татар-информ»га бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Маймыл чәчәгеннән күпләп вакцинация үткәрү кирәкми

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) маймылларда очрый торган чәчәк чиренә каршы массакүләм вакцинация үткәрергә киңәш итми. Оешманың генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесус шулай дип белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Читать дальше...



Кабан күле яр буенда «Җиде утрау арасында» фильмы күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кабан күле яр буенда Казанда «Җиде утрау арасында» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Очрашуда картинаның режиссеры Алмаз Нургалиев та булачак, ә кино белгече һәм тәнкыйтьче Адилә Хәйбуллина фильмны тамашачыларга тәкъдим итәчәк.

Читать дальше...

Иртәгә 28 градус эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы 28 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булганга кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булганлыктан, шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 28 июльдән 4 августка кадәр гамәлдә булачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда татар телендә белем бирә торган 18нче гимназиянең яңа уку корпусы ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда яңа уку елы башында 18нче гимназиядә яңа уку корпусы ачылачак, анда татар телендә укытачаклар. Хәзерге вакытта корпуста бизәү эшләре тәмамлана, эшчеләр җиһазлар ташый. Объектның әзерлеген бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин бәяләде.

Читать дальше...

Дуслык йортында Төрекмәнстан рәссамы күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Төрекмәнстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәдовның «Пленэр нурлары» дигән күргәзмәсе ачыла. Бөтендөнья татар конгрессы сайты Дуслык йортына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

«Тормыш стиле – мәдәни код»: Казан август аенда этник мода үзәгенә әвереләчәк

Tatar-inform.tatar 

«Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивале өч юнәлешне үз эченә ала. 2 – 14 август көннәрендә Казанда узачак этно-fashion фестивале максатлары һәм программасы турында матбугат конференциясендә мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар уздыруны йөкләде

Tatar-inform.tatar 

2023 елның февралендә Татарстанда опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган тантаналар узачак. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карарында әйтелә.

Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында чишмә янын тәртипкә китерделәр

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары, партиянең беренчел бүлеге секретаре А.И.Гайсарова җитәкчелегендә, Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авыл җирлегендә урнашкан «Әдек чишмәсе» территориясен тәртипкә китерүдә катнашты. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанның Лаеш районындагы күлдә яшь ир-ат батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Лаеш районы Урта Девятово авылында бер ир-ат суда батып үлгән. Фаҗига турында хәбәр бүген 4.21 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 бердәм номерына килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Рубин» клубы «Уфа» белән матч хакында хәбәр итте: Бу безнең малайлар

Tatar-inform.tatar 

«Рубин» клубы «Уфа» командасына каршы Беренче лигадагы өченче тур уены турында хәбәр итте һәм башкорт клубына үзләрендә тәрбияләнгән ничә уенчы барлыгын санарга тәкъдим итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *