Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2023

Новости за 10.05.2023

Түбән Камада шигырь укучылар бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама китапханә системасы һәм Түбән Кама рус җәмгыяте бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган «Добрый гений» муниципаль шигырь укучылар бәйгесен башлап җибәрә.

Читать дальше...

Татарстанда әкренләп җылыту дәвам итәчәк, кабат көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда температура фонының әкренләп күтәрелүе дәвам итәчәк, әмма кырау да төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Калининград өлкәсенең әдәби музеенда Фатих Кәримгә багышланган истәлекле чара узды

Tatar-inform.tatar 

5 майда Калининград өлкәсенең бердәнбер әдәби музее – Кристионас Донелайтис мемориаль музеенда «Воин. Поэт. Гражданин» күргәзмәсе ачылды. Бу музей – Калининград өлкә тарихи-сәнгать музееның Чистые Пруды бистәсендәге филиалы. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Читать дальше...

Казанда саунага ут кабу аркасында «Барионикс»ны эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлавы турында хәбәр бүген 18.18 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлдәге хаталар төзәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү көнендә Базарлы Матак авылының Хәрби дан аллеясында махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл ачылды. Тантанада катнашучылар һәйкәл язуында хаталар күреп алган һәм социаль челтәрләрдә актив рәвештә фикер алыша башлаган.

Читать дальше...

Татарстанда 40 миллион сумга якын акча урлаган банк хезмәткәрен хөкем итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада төбәк банкларының берсендә өлкән белгеч булып эшләгән һәм 40 миллион сумга якын акча үзләштергән хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда балалар лагереннән әйберләр урлап чыккан 34 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Күпсанлы урлауларда гаепләнгән Мамадыш районы кешесенә суд хөкем карары чыгарды. Карак балалар лагереннән әйберләр урлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...



Владимир Путин запаста торганнарны хәрби җыеннарга чакыру турында указ имзалады

Tatar-inform.tatar 

Запаста торган Россия гражданнарының бер өлеше быел традицион рәвештә хәрби җыеннарга чакырылачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады.

Читать дальше...

Идел буе федераль округында яңгырлар һәм температураның май өчен түбән булачагы фаразлана

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Идел буе федераль округында май ае өчен түбән температура өстенлек итәчәк, округның көньяк өлешендә яңгырлар көтелә. Ял көннәренә һава торышы яхшырачак, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Алина Котилевская.

Читать дальше...

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдән чыга

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим бетерелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында мигрантларны махсус операциягә хезмәткә алу турында закон проекты эшләнә

Tatar-inform.tatar 

Россия гражданлыгы булган мигрантларны, шул исәптән Урта Азия һәм Кавказ артыннан килүчеләрне махсус хәрби операция уздыру зонасына хәрби хезмәткә алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Шундый закон проектын КПРФ партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеев әзерли. Ул бу хакта телеграмдагы каналында хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасын үзгәртте, хезмәткәрләрен арттырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстандагы дәүләт органнарында дәүләт граждан хезмәте вазифалары саны артты. Шундый карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Документтан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасында дәүләт хезмәткәрләре саны үзгәрә.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләргә урманнарга бару өч атнага чикләнә

Tatar-inform.tatar 

Зарарлы организмнардан эшкәртелү сәбәпле, Татарстан урманнары территорияләренә бару өч атнага чикләнә. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин шундый карар имзалады.

Читать дальше...

Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә Алим Ныровның күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

https://tatspb.tatarstan.ru/

12 майда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Алим Ныровның «Алим Ныров куллары белән эшләнгән» дигән сәнгать эшләре күргәзмәсе ачыла. Экспозициянең төп өлешен портрет эшләре тәшкил итә. Рәссам өчен персонажның характерын һәм аның табигатен җиткерү мөһим. Шулай ук эш арасында Алим Ныровны һәм аның иҗади эшчәнлеген бәйләүче шәһәрләрнең жанр композицияләре һәм пейзажлары бар. Татарстан Республикасының... Читать дальше...

Татарстанда авыл укытучылары форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

https://mon.tatarstan.ru/tat/

Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче авыл җирлеге укытучылары, шул исәптән «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләүдә эшләүче укытучылар... Читать дальше...

Миңнеханов Кострома мөселман җәмгыяте рәисен «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален тапшыру турындагы указны имзалады. Медаль ике кешегә тапшырылачак, диелә документта.

Читать дальше...

Гидрометеоүзәктә республикада янгын куркынычы сезонының озайтылуы хакында хәбәр иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә хәрби частькә ут төртергә җыенган 5 кеше тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә хәрби часть территориясенә үтеп керергә тырышкан биш кеше тоткарланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга рөхсәт итте

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин бүгенге көннән башлап Россия авиакомпанияләренә Грузиягә очарга һәм анда юлламалар сатарга (бу элек тыелган иде) рөхсәт итте. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Җырчы Салават Фәтхетдиновның оныгы туган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның оныгы туган – малайга Дамир дип исем кушканнар. Җырчының улы, 19 яшьлек Рөстәм Фәтхетдинов социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр иткән.

Читать дальше...

Татарстанда кырау төшү сәбәпле янә кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республикада янә кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб вазифаларының бер өлешен шәфкать туташларына йөкләргә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Табиб вазифаларының бер өлешен урта медицина персоналына йөкләргә тәкъдим ителә. Сәламәтлек саклау министрлыгының оештыру һәм мәгълүматлаштыру Үзәк фәнни-тикшеренү институты шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *