Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2023

Новости за 22.05.2023

Татарстанның Зәй районында авыл тирәсендә бүре күргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Беренче булып бүрене Зәй районы Чыбыклы авыл җирлегенең Суык-Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күрә. Ул ерткыч җанварны фотога да төшереп өлгерә. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанлыларга балалар ялы һәм аның куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелә. Кайнар линия 2023 елның 2 июненә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең республика буенча идарәсе.

Читать дальше...

Волгоград өлкәсендә Сабантуй бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

https://tatar-congress.org/

20 майда Волгоград өлкәсенең Кече Чапурин авылында XXXIV Сабантуй бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бәйрәмгә Волгоград өлкәсе, Калмыкия Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан («Казан егетләре») йөзләрчә кунак килде. Шулай ук өлкә татарлары мохтарияте вәкилләре - рәис Александр Анохин һәм «Дуслар» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наилә Әхмәтова бар иде.

Кунаклар өчен зур концерт программасы әзерләнгән иде. Читать дальше...

Путин озак сроклы кредит ставкаларын киметү чараларын эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә озак сроклы кредитлар буенча ставкаларны киметү өчен яңа чаралар тәкъдим итәргә кушты. Икътисади мәсьәләләр турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча төзелгән дәүләт башлыгы йөкләмәсе исемлеге Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

«KazanForum 2023» форумында 130 килешү төзелде һәм 80 ил катнашты

Tatar-inform.tatar 

«KazanForum 2023» форумыннан уңай тәэсирләр калды. Дәрәҗәле форум. Якын Көнчыгышның барлык илләре диярлек зур делегацияләр белән тәкъдим ителде. KazanForum Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк», – дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «Ай, былбылым» III төбәкара фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

https://tatar-congress.org/

Пенза өлкәсенең Яңа Усть-Уза авылында татар җыры һәм музыкасы буенча «Ай, былбылым» III төбәкара фестивале узды. Анда Усть-Уза авылы мәдәният йортының «Чишмә» татар халык ансамбле катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык катнашучыларны һәм кунакларны авыл мәчете имам-хатыйбы Рафыйк Измайлов, эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрлыгының дини һәм милли оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Тимофей Лещенко һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде. Читать дальше...

Татарстанда дүрт очракта коры үлән янгыны биналарга күчкән

Tatar-inform.tatar 

Агымдагы елның апрелендә коры үлән янгыны биналарга күчкән дүрт очрак теркәлгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Читать дальше...



Кадим Нуруллин җырчы Зөфәр Сафин турында: «Изге Болгар җыены»на да бара алмыйча калды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәрҗани мәчетендә җырчы Зөфәр Сафин белән хушлаштылар. Ул кичә вафат булды, дип язган идек. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин җырчының «Изге Болгар җыены»на барырга ниятләгән булганын әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда янгыннар саны буенча антилидер районнар билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Коры үлән һәм чүп яну очраклары саны буенча Әлмәт районы (84 очрак, янгыннар саны 121 процентка арткан), Түбән Кама (156 очрак, 218 процент), Чирмешән районы (42 очрак, 281 процент), Зәй районы (47 очрак, 261процент), Тукай районы (76 очрак, 171 процент) антилидер булып тора. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Читать дальше...

Яшел Үзән районы Йолдыз авылында яшәүчеләргә гуманитар йөк җибәрде

Tatar-inform.tatar 

ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Татарстанның Яшел Үзән районы Курган өлкәсе Йолдыз авылына төзелеш материаллары белән фура җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов ярдәм җыярга тәкъдим итте, аның идеясен Бөтендөнья татар конгрессы хуплады. Йөкне җибәрүдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

«Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, без аны дәвам итәчәкбез. Инвесторларыбызга... Читать дальше...

Күп балалы әтиләр вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасына өч һәм аннан да күбрәк баласы булган аталар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында закон проекты кертелде. Аның авторлары - «Справедливая Россия - За правду» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстанда Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Якын киләчәктә Татарстанда ТР Рәисе каршында Республика территориясендә яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча совет ачу планлаштырыла. Бу карарның проектын Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләде, документ коррупциягә каршы экспертиза сайтында чыкты.

Читать дальше...

Миңнеханов Кытайда «Атом» электромобильләрен җитештерү турындагы киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Атом» электромобиль проектын гамәлгә ашыру турындагы киңәшмәдә катнашты. Фикер алышуга Shanghai Launch Automotive Technology Co.Ltd компаниясе вәкилләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кушылды.

Читать дальше...

Түбән Камада Сабантуй көне күчерелде

Tatar-inform.tatar 

Быел Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 18 июньдә уза. Район кешеләренең күпсанлы үтенечләре буенча нәкъ менә шушы көн сайланды. Алдагы елларда бәйрәм бер атна элек билгеләп үтелә иде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын Казанга бизнес-форумга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре барышында Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм аны Казанга бизнес-форумга килергә чакырды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Депутат алты көнлек эш атнасы кертү идеясен уйланылмаган дип атады

Tatar-inform.tatar 

Законнар бүген дә гражданнарга тиешле түләү шарты белән өстәмә вакыт эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта дүшәмбе көнне Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина («Бердәм Россия» фракциясе) белдерде. Бу турыда ул «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясенең алты көнлек эш атнасы кертү турындагы тәкъдименә фикерен белдергәндә әйтте. Депутат бу идеяне уйланылмаган дип атады. «ТАСС» шул турыда яза.

Читать дальше...

Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Кичә Татарстан Республикасының Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән. Баланы коткарыр өчен берничә секунд җитмәгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллыда ут капкан күп катлы йорттан 15 кешене чыгарганнар, ике кеше хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

Чаллының күп катлы йортларының берсендә янгын чыккан. Бу турыда хәбәр бүген төнлә бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *