Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2023

Новости за 23.05.2023

Актаныш районында республикакүләм Сенаж көне узды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Актаныш районында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре өчен республикакүләм Сенаж көне узды. Семинар-киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерү буенча Россиядә икенче урынны алды

Tatar-inform.tatar 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Татарстан Дагыстаннан соң Россиядә икенче урында тора. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча төбәкләр бишлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Рейтингны Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2022 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм +31 градуска кадәр эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 24 майда, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Прописка буенча яшәмәгән өчен штраф салудан туктарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Депутатлар төркеме Дәүләт Думасына гражданнарга теркәлү урыны буенча яшәмәгән өчен штраф салуны гамәлдән чыгару турында закон проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков белдерде. Хәзер прописка буенча яшәмәгән өчен штраф 2 мең сум чамасы тәшкил итә. Бу хакта ТАСС яза.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсенең «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсе Арслан авылының «Ләйсән» халык фольклор ансамбле юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә чит ил паспортын гамәлдән чыккан дип тану сәбәпләрен расладылар

Tatar-inform.tatar 

Чит ил паспортын югалту, шәхси мәгълүматларны үзгәртү, гамәлдә булу вакыты чыгу һәм башка берничә сәбәп чит ил паспортын гамәлдә түгел дип тануга сәбәп булырга мөмкин. Бу закон проектын йомгаклау укуында Дәүләт Думасы кабул итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучы студентлар өчен өстәмә ташламалар кертергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы университетларга һәм башка югары уку йортларына махсус операциядә катнашучы студентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр җибәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия ияләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә ия булган укучылар исемлеге билгеле. Быелгы премиягә Рамазан Сәләхов һәм Эльвина Мусина лаек булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Иранның Генераль консулы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасының Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Алар Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран белән Татарстанның һәрьяклап хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Аньхой провинциясе - Кытайның тиз үсеш ала торган төбәкләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясе губернаторы Ван Циньсян белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Шәймиевне Андрей Первозванный ордены алуы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә Мәскәүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләү тантанасыннан фото куйды. Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин аңа Россия Федерациясенең югары бүләге - Андрей Первозванный орденын тапшырды.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин чыгарылыш укучыларын «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм тантаналы линейкалар уза. Татарстанда 2022-2023 уку елында 11 сыйныфны - 15 мең һәм 9 сыйныфны 40 меңнән артык укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бүген Казанның Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен яңгырады. Чыгарылыш укучыларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Читать дальше...

Шәймиев Путинга: Сез халкыбызны берләштерә алдыгыз

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россия катлаулы вазгыять кичерә, шуңа да карамастан Россия Президенты Владимир Путин илнең күпмилләтле һәм күпконфессияле халкын берләштерә алды. Бу хакта Кремльдә бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

Читать дальше...

Татар һәм башкорт милли ризыклары фестивальләре оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциясе вәкиллеге Казан һәм Татарстан республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Читать дальше...

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында уза.

Читать дальше...

Татарстанда табиблар юл һәлакәтендә зыян күргән кеше янына бармаган, ул һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан тикшерүчеләре чакыру буенча бармаган Буа үзәк район хастаханәсе табибларына җинаять эше кузгаткан, алар ваемсызлыкта гаепләнә. Нәтиҗәдә, ир-ат һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Водолазлар Казансуда кичә батып үлгән 18 яшьлек егетнең мәетен тапкан

Tatar-inform.tatar 

Бүген 11.21 сәгатьтә водолазлар кичә югалган яшүсмернең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Улан-Удэда узган халыкара бәйгедә «Тарлан» фильмы ике приз яулады

Tatar-inform.tatar 

Казахстан-Татарстан фильмы «Тарлан» бу атнада Бурятия Республикасында узган «Хрустальный нерпенок» I Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм гаилә фильмнары кинофестивалендә берьюлы ике приз яулады. Картина «Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә, шулай ук конкурсның балалар жюрие призы белән билгеләнә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Дәүләт Советына өстәмә сайлау өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау өчен Казанда «Идел-Пресс» полиграфия комплексы мәйданчыгында бюллетеньнәр тапшырылды. Сайлау 28 майда Чаллыда узачак. Чара Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында узды.

Читать дальше...

Росстат: Россиядә яшәүчеләр пенсиягә чыккан соң тагын 7 елдан артык эшли

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүчеләрнең пенсиягә чыкканнан соң уртача хезмәт стажы җиде ел ярым тәшкил итә. 2022 елда ул 7,47 ел булган. «РБК» басмасы Росстат тикшеренүләренең мәгълүматларын анализлаган.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *