Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2023

Новости за 19.11.2023

Россия Дәүләт Думасы депутаты Зәйдә газеталарга яздыру хәйрия акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәйдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» район газеталарын яздырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

2024 елда Татарстанда ашлык хабы эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

«Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖ Яшел Үзән районында элеватор төзи. Анда берьюлы 122 мең тонна ашлык саклана ала. Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендәге элеватор Россиянең иң зур бөртеклеләр хабы булачак, дип планлаштырыла.

Читать дальше...

Актанышта Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре көч сынашты

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районында традициягә әверелгән Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш ярышы спорт дөньясында популярлаша бара. Быелгы ярышка 132 яшь спортчы көчләрен сынарга килгән. Республикабыз районнарыннан тыш Башкортстанның Илеш районыннан да катнашучылар бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасы була

Tatar-inform.tatar 

25 ноябрьдә 11 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасы узачак.⁣⁣ Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Минзәлә драма театры «Гөлҗәннәтнең җәннәте» яңартылган мелодрамасын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте. 1973 елда режиссер Мулланур Мостафин монда Юныс Әминов әсәре буенча «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын куйган иде. Театрга нигез салучы Сабир Өметбаев икесенә дә театр сәнгатенә фатиханы үзе бирде.

Читать дальше...

Әнисен үтергәнче кыйнаган Алабуга кешесен хөкем итәләр

Tatar-inform.tatar 

Алабугада әнисен үтергәнче кыйнаган 48 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»

Читать дальше...

Кемеровода Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган бәйге булды

Tatar-inform.tatar 

Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» Җәмигъ мәчетенең 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәләллаһу галәйһи вәсәллам) тормышы юлы – Сира буенча белемнәрне тикшерү өчен конкурс узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Йолдыз авылында күп балалы гаилә Россия Диния нәзарәте акчасына төзелгән йортка күчте

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсенең Йолдыз авылында янгын вакытында зыян күргән күп балалы Мөхәтнәбиевлар гаиләсе яңа йортка күчте. Яңа торак Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең кушуы буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте акчасына төзелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Росреестр: Ана капиталы буенча өлешләрне хәзер банк ризалыгыннан башка бүлеп бирергә була

Tatar-inform.tatar 

Кредит акчасы һәм ана (гаилә) капиталыннан файдаланып алынган торакта өлешләрне билгеләү турындагы килешү нигезендә гомуми милек хокукын дәүләт теркәве хәзер банк ризалыгыннан башка гына эшләргә мөмкин. Бу хакта Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Себердә көчле давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара

Tatar-inform.tatar 

Себердә көчле давыл булды. Красноярскида иртәдән бирле көчле җил котыра. Шәһәрнең берничә микрорайоны утсыз калды. Биредә яшәүчеләр шәһәрнең Төньяк, Кояшлы өлешендә һәм шәһәр үзәгендә электр уты булмавы турында хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмәдә Алексей Баталов исемендәге театр бинасына аның истәлегенә мемориаль такта куела

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәнең Баталов исемендәге дәүләт рус драма театры бинасына мемориаль такта урнаштырылачак. Тантаналы чара 20 ноябрьдә СССРның халык артисты Алексей Баталовның туган көнендә була. 1942-1943 елларда ул бу бинада беренче рольләрен уйный. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Уфада «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

18 ноябрьдә Уфада «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды. Фестивальдә татар һәм башкорт телләрендә җырлаучы сәнгать югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар халык, эстрада, академик һәм автор җыры номинацияләрендә катнаштылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...

Маштакова: Югары хезмәт хаклары базарның җимерелүенә китерәчәк

Tatar-inform.tatar 

Нигезсез югары хезмәт хакларын саклап калу ахыр чиктә базарның җимерелүенә китерәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча иҗтимагый совет әгъзасы Галина Маштакова «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында әйтте.

Читать дальше...

Газа секторыннан эвакуацияләнгән Россия кешеләренең дүртенче төркеме Мәскәүгә кайтты

Tatar-inform.tatar 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты Мәскәүгә Россиянең 120 кешесен һәм аларның гаилә әгъзаларын алып кайтты, алар Газа секторыннан эвакуацияләнде. Бу хакта ведомствоның Teлеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанга «Киләчәк уеннары» трофеен алып килеп, Иннополиста күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанга «Киләчәк уеннары» трофее килде, беренче тукталыш Иннополис булды. Ярышларның төп призын Түбән Новгородтан алып килгән кортежны сәламләргә Иннополис университеты студентлары белән мэр Руслан Шагалеев та килде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Түбән Кама Палестинаның тыныч халкына гуманитар ярдәм җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Палестинаның тыныч халкына Түбән Камадан гуманитар ярдәм җибәрелгән. Зур һәм кечкенә тартмаларга яшәү өчен иң кирәкле әйберләр — дару, азык-төлек, гигиена чаралары һәм башкалар тутырылган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *