Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2023

Новости за 26.11.2023

Кайбыч районы башлыгы хәрбиләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты. Олы Кайбыч мәдәният йортында узган әлеге чарада авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, төрле ведомстволарның җитәкчеләре дә катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Әлки авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб төзелә

Tatar-inform.tatar 

Әлки районының Түбән Әлки авылында яңа клуб төзелә. Шактый эш башкарылган инде. Таш диварлар корылманы әйләндереп алган коймадан өскә күтәрелеп килә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Кукмара егете хезмәттәшләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада шәхси эшмәкәр Мөнировларда шофер булып эшләп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән Алексей вакытлыча ялга кайтты. Шушы көннәрдә ул хезмәттәшләре белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...

«Туган батыр» призларына үткән көрәш ярышында әниләрне бәйрәм белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Туган батыр» призларына грэпплинг, ирекле стиль һәм грек-рим көрәше буенча үткән ярышта җитәкчеләр әниләрне бәйрәм белән котладылар.

Читать дальше...

Казанда балалар «Туган батыр» призларына көрәшнең өч төре буенча бил алыштылар

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда балалар арасында «Туган батыр» призларына көрәш ярышлары узды. 7-14 яшьлек балалар грэпплинг, ирекле стиль һәм грек-рим көрәше буенча бил алыштылар.

Читать дальше...



Махсус операция зонасы хәрбиләре видеоэлемтә аша Татарстандагы туганнары белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

Махсус операция зонасында сугышчан бурычларын үтәүче Үзәк хәрби округы хәрбиләре телекүпер аша туганнары һәм якыннары белән аралаша алган. Әлеге кадрларны Россия Саклану министрлыгы күрсәтте.

Читать дальше...

Сәлимгәрәев Халыкара мәгълүмат чаралары форумы катнашучыларын KazanForum-2024 кә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Согуд Гарәбстанында Халыкара массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларны «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» форумына чакырды.

Читать дальше...

Миңнеханов хәрби операция зонасы, Лисичанск, Рубежноега гуманитар миссия турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың бу атнада махсус хәрби операция зонасына, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барып җиткән гуманитар миссияләренең берсе турында сөйләде. Фотосурәт белән ул үзенең телеграм-каналында уртаклашкан.

Читать дальше...

Россиядә 1 декабрьдән нинди үзгәрешләр булачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

Интернет-ресурс, сайтлар һәм мәгълүмат системаларында авторизацияләнү мобиль телефон ярдәмендә, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА), бердәм биометрик система, мәгълүматны саклау турында билгеләнгән таләпләргә туры килгән яки авторизацияне тәэмин иткән башка мәгълүмат системасы ярдәмендә башкарылырга тиеш. Ул 2023 елның 1 декабреннән 149 нчы санлы федераль закон таләпләренә һәм 2023 елның июлендә кабул ителгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...

Юрист декабрьдә өч хезмәт хакы алу мөмкинлеген атады

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләр декабрьдә берьюлы өч хезмәт хакы алырга мөмкин: 12 нче, 13 нче һәм 14 нче хезмәт хакы. Бу хакта Европа Юридик Хезмәтенең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская белдерде, дип яза «Российская газета» «Прайм»га сылтама белән.

Читать дальше...

Татар китабы йортында татар алфавитын төзүчегә багышланган күргәзмә эшли

Tatar-inform.tatar 

«Хәрефләр әфсенләүче» күргәзмәсе хәзерге татар алфавитын төзүчеләрнең берсе — Мөхетдин Корбангалиевнең тууына 150 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Әниләр көне белән котлый

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Әниләр көне белән котлый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Безнең беренче укытучыбыз һәм дустыбыз»: Ләйлә Фазлыева Әниләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Әни — безнең һәрберебезнең язмышында төп сүз, дөнья белән очрашу әнидән башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Әниләр көненә багышланган котлавында әйтте.

Читать дальше...

Татарстанның Әлмәт районында янган йорттан әти-әнисе балаларын коткарган

Tatar-inform.tatar 

Бүген төн уртасында Татарстанның Әлмәт районы Рус Акташы авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча хезмәт хезмәткәрне эштән читләштерү сәбәпләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Эштән читләштерү — хезмәткәргә хезмәт функциясен үтәүгә юл куймау ул, әмма хезмәт килешүен туктату түгел. Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәттә шулай дип төгәллек кертәләр. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Миңнеханов иң якын кешебезне Әниләр көне белән котларга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз язылучыларын Әниләр көне белән котлады һәм башкаларны да иң кадерле һәм якын кешеләрен тәбрик итәргә чакырды. Ул үзенең телеграм-каналында хәбәр һәм котлау видеосын урнаштырган.

Читать дальше...

Татарстанда бозлы яңгыр, томан һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда томан булырга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *