Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 04.01.2023

Кытайда COVID-19 вирусыннан үлүчеләр арту сәбәпле крематорийлар тулган

Azatliq.org 

Пекин һәм Шанхай крематорийларындагы эшчеләр COVID-19дан үлүчеләрнең җәсәдләрен тәүлек әйләнәсе яндыруларын, ә кремациягә иң якын буш урынның бары тик гыйнвар уртасында гына булуын сөйләгән.

Мәскәүдән Рөстәм Ямалеев җанисәп нәтиҗәләре турында: Хәзер сыйфат турында уйларга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү татарлары «Штабы» лидеры, Татар һәм милли халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалеев фикеренчә, татарлар сан ягыннан кимегән вакытта сыйфат турында уйларга кирәк. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Читать дальше...

Чаллы янында машина юл кырыена төшеп киткән, ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

Кичә 14.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Түбән Кама юлында авария булган.

«Татар-информ»га һәлакәт урынынан үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, «Лада Гранта» белән идарә итүче 63 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм 11нче модельле «Лада» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» автомбиле юл кырына төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше – 11нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры имгәнгән. Зыян күргән... Читать дальше...

Алабуга районында Кама елгасы аша боз кичүе яңадан ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртәнге сәгать алтыдан республиканың Алабуга районында Кама елгасы аша Покровское — Кызыл Чишмә авыллары маршруты буенча боз кичүе яңадан эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миңнеханов мобилизацияләнүчене коммуналка өчен штрафтан азат итү турында карар имзалады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән кешеләрне коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пенидан азат итү тәртибен раслый торган карарга имза куйды. Шулай ук пени капиталь ремонтка кертемне вакытында түләмәгән өчен дә исәпләнмәячәк.

Читать дальше...



78 молодых семей из 39 муниципальных образований Татарстана получат субсидию для улучшения жилищных условий

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане на 2023 – 2025 годы увеличен объем финансирования из республиканского бюджета подпрограммы «Обеспечение жильем молодых семей».

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә итүче 59 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм Ford автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Читать дальше...

Татарстанда 2023-2025 елларда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүне финанслау артты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2023-2025 елларга «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын республика бюджетыннан финанслау күләме артты. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

Читать дальше...

РСФСР Югары Советының соңгы рәисе Руслан Хасбулатовны Чечняда туган авылында җирлиләр

Tatar-inform.tatar 

РСФСР Югары Советының соңгы рәисе Руслан Хасбулатовны Чечняда туган авылы Толстой-юртта җирлиләр. Бу турыда РИА Новости мәрхүмнең туганына сылтама белән хәбәр итте.

Читать дальше...

Депутат студентларга унөченче стипендия бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутаты Александр Мажуга сүзләренчә, стипендиягә Яңа елга өстәмәне унөченче хезмәт хакына охшаш итеп бирергә була. Бу турыда ул РИА Новости сайтына сөйләгән.

Читать дальше...

«Кукмара итекләре» фестиваленең программасы билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

5 гыйнварда «Кукмара итекләре» фестивале була. Бүген аның программасы игълан ителде. Программада иҗади күргәзмә, мастер-класс, ярышлар, татар эстрадасы артистлары катнашында концерт һәм башкалар бар. 

Читать дальше...

Буа районында Яңа елда туган беренче бала гаиләдә бишенчесе булган

Tatar-inform.tatar 

2 гыйнварда Буа Үзәк район хастаханәсендә 2023 елда муниципалитет территориясендә беренче бала туган. Гаиләдә мөһим вакыйга турында район башлагы Ранис Камартдинов Телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *