Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 12.01.2023

Казанда Парин урамында автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешкән, пациент үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген көндез Казанның Парин урамында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Вакыйга урынында булучылар әйтүенчә, ашыгыч ярдәм машинасы һәм автобус бәрелешкән.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Мортаза Рәхимовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән  Башкортстан һәм тулаем алганда ил үсешенә саллы өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мортаза Рәхимовның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Читать дальше...

Шамил Садыйков: «Татмедиа»ның биш журналы 2023 елның беренче яртысына тиражын күбәйтте

Tatar-inform.tatar 

Рус һәм татар телләрендә чыга торган журналлар укучылар арасында популяр, газета-журналларга кышкы язылу кампаниясе нәтиҗәләре шуны раслый. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Садыйков: «Татмедиа» карамагындагы район басмаларының яртысыннан артыгы тиражын арттырды

Tatar-inform.tatar 

Россиянең иң зур төбәк медиахолдингларыннан берсе булган «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2022 елда район басмаларының тиражларын саклап кала алды. Шул ук вакытта, редакцияләрнең яртысыннан артыгы аны арттыруга иреште. «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була

Tatar-inform.tatar 

13 гыйнварда Самара өлкәсенең Камышлы авылындагы Ә.Давыдов исемендәге район мәдәният йортында Самара губернасы көне уңаеннан җәмәгать эшлеклесе, «Туган як» җирле иҗтимагый оешмасы директоры, фотограф һәм «Биредә таңнар тыныч» фотокүргәзмәсен оештыручы Рөстәм Хисмәтов белән «Туган як турында сөйләшик» дигән очрашу була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...



2023 елның язында Русия армиясенә 30 яшькә кадәр ирләрне алырга җыеналар

Azatliq.org 

Хәрби чакырылыш яшен 21дән 30га кадәр үзгәртү тәкъдим ителсә дә, әлегә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ирләрне чакырту күздә тотыла. Мондый систем 1 елдан 3 елга кадәр булырга мөмкин, ди дәүләт думасы депутаты.

Нурсолтан Назарбаевны мактаулы сенатор һәм елбасы статусыннан мәхрүм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Казахстан парламенты регламентыннан беренче президент Нурсолтан Назарбаевка бирелгән мактаулы сенатор статусын алдылар. Казахстан Сенаты (парламентның югары палатасы) рәисе Маулен Ашимбаев шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Башкортстанның «Агыйдел» ансамбле «Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы» булды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Салават шәһәренең «Агыйдел» халык бию ансамбленә (сәнгать җитәкчесе – Дмитрий Силин) «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» дигән мактаулы исем бирелде.

Читать дальше...

В районе прошли межрегиональные соревнования по национальной борьбе на поясах среди юношей и девушек

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Чулпановская школа борьбы собрала любителей спорта на праздник боевого искусства. Наряду с борцами из Нурлата в поединках «один на один» –участники из Алексеевского, Алькеевского районов и г.Набережные Челны. В этот раз турнир посвятили памяти земляка Равиля Валеева.

Голосуем за нурлатцев

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Фирдавс Нурутдинова из Нурлата под номером 2 и семья Галиуллиных из Кичкальни под номером 24.

HRW халыкара хокук яклау оешмасы үз хисабында ТИҮ, "нурчылар" һәм Чанышеваны искә алды

Azatliq.org 

Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы 2022 елга хисап чыгарды. Анда 100гә якын илдә кеше хокуклары торышына бәя бирелә. Хисапта Татарстан һәм Башкортстанга кагылышлы бүлекләр дә бар, аерым алганда, Татар иҗтимагый үзәге, "нурчылар" эше, Лилия Чанышева искә алына.

Песошин: Россия прокуратурасы – хокук саклау системасының төп институтларының берсе

Tatar-inform.tatar 

Россия прокуратурасы – дәүләт һәм җәмгыять иминлеге сагында торучы хокук саклау системасының төп институтларыннан берсе. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан бу өлкәдә эшләүчеләргә юллаган котлау сүзләрендә шулай дип белдерде. Котлау тексты Хөкүмәт порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Россиядә коронавирусның «кракен» дигән яңа төрен йоктыруның беренче очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирусның омикрон-штаммының яңа варианты - «кракен» белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *