Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 17.01.2023

Алексей Песошин Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумының оештыру комитетын раслады

Tatar-inform.tatar 

20-23 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумының оештыру комитеты составы расланды. Шундый боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Владимир Путин йөкләмәсе буенча Казанда «Россия – Ислам дөньясы» форумы ел саен узачак

Tatar-inform.tatar 

«Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икътисади форумы Казанда ел саен үткәреләчәк.  Россия Президенты Владимир Путин шундый карар имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.  

Читать дальше...

Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар имзалады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә яки мондый хезмәттән азат ителгәннәргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр турындагы карар имзалады. Татарстан җитәкчесе порталында чыккан документта шулай ук түләүнең күләме һәм сроклары күрсәтелгән.

Читать дальше...

Чаллы театры Аяз Гыйләҗевның туган көнендә язучының каберен зыярәт кылды

Tatar-inform.tatar 

Чаллы театры вәкилләре Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулган көндә – бүген, Казанга килеп, язучының каберен зыярәт кылды һәм аның хатыны Нәкыя Гыйләҗева белән очрашачак.

Читать дальше...

Забайкалье губернаторы Александр Осипов беренче тапкыр татарлар белән очрашуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чита шәһәренә килде. Биредә ул Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Читать дальше...



Җанисәп нәтиҗәләре: Себердә татарлар саны өчтән бергә кимегән

Azatliq.org 

Русиядәге соңгы җанисәп нәтиҗәсендә Себердә яшәүче татарлар саны, шул исәптән "себертатар" дип язылучылар да якынча 30 процентка кимегән. Себернең тугыз төбәгендә татарлар саны 112 меңгә азайган. Җирле татар оешмалары җитәкчеләре бу саннар дөреслеккә туры килми дип исәпли.

Путин подписал указ о ежегодном проведении Международного экономического форума «Россия — Исламский мир»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Президент РФ Владимир Путин подписал указ, согласно которому Международный экономический форум «Россия — Исламский мир» в Казани будет проводиться ежегодно.

Чаллы театры Казан гастрольләре өчен артистлар яратып уйнаган спектакльләрен сайлаган

Tatar-inform.tatar 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казан гастрольләре өчен артистлар яратып уйнаган спектакльләрне сайлаган. Театр Казанга Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Аяз Гыйләҗевның «Болан» һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» спектакльләрен алып килә.

Читать дальше...

Шойгу Кораллы көчләрдә хәрбиләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыруга бәйле киңәшмә уздырды

Tatar-inform.tatar 

Россия саклану министры Сергей Шойгу илнең Кораллы көчләре хәрбиләре санын 1,5 миллионга кадәр арттыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Австралиядә Сидней шәһәренең татар мирасы җәмгыяте 5 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Шушы көннәрдә Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе оешуга 5 ел тулды. Оешманың беренче юбилей датасын Сидней татарлары ачык һавада бәйрәм итте.

Читать дальше...

Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2023 елда Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин булуын искәртә.

Читать дальше...

Җиде ил галимнәре Төрек цивилизациясе елъязмасының беренче томын әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Халыкара галимнәр коллективы «IV-XII гасырларда Төрки дөнья» фәнни монографиясенең беренче томын әзерләгән. Әлеге эштә җиде дәүләтнең 25 университеты һәм институтыннан 34 белгеч катнашкан. Бу хакта Алтай дәүләт университетының «Зур Алтай» фәнни-мәгариф үзәгенең мәгълүмат үзәгенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *