Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 19.01.2023

«Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында концерт вариантында күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Әсәрнең концерт варианты тәкъдим ителә. Премьера 11 февральгә билгеләнгән.

Читать дальше...



Фәвия Сафиуллина: Свердлау өлкәсендә берничек тә 50 мең татар кими алмый

Tatar-inform.tatar 

Свердловск өлкәсе Урта Урал татарларының «Саф чишмә» айлык газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итте.

Читать дальше...

YouTube томаланса, нинди татар каналларыннан мәхрүм калачакбыз. Безнең исемлек

Azatliq.org 

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хуҗасы Евгений Пригожин "якын киләчәктә Русиядә YouTube тыелачак, аны кулланган кешеләргә тиешле җәза биреләчәк" дигән коткы таратты. Русия рәсмиләре мондый ният булуын кире кага. Шулай да әлеге шау-шу уңаеннан YouTube-тагы иң популяр татар каналларын барлап чыктык.

Токаев Казахстан парламентының түбән палатасын таратты, вакытыннан алда сайлау билгеләде

Tatar-inform.tatar 

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев республика парламенты мәҗлесен (түбән палатасын) тарату турында карар кабул итте. Ул шулай ук яңа депутатларны чираттан тыш сайлау көне итеп 19 мартны билгеләде. Бу хакта дәүләт җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Буадан мобилизацияләнгән ир-атка яңа туган баласының «биркасын» тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә катнашучы Алмаз үзенең яңа туган улы Раязның «биркасын» – бала тудыру йортында тагылган мәгълүмат кәгазен алды, сабый бер атна элек дөньяга килгән. Өеннән сөенечле хәбәр алган ир-ат күз яшьләрен тыя алмый. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында шул дулкынландыргыч мизгелнең видеосын урнаштырган.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева янгын-коткару спорты ярышларында катнашучыларга җиңүләр теләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVIII бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең укыту-күнекмәләр манежында уза.

Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы Россиядә укытучыларны «аерым статус» белән якларга җыена

Tatar-inform.tatar 

Россия укытучылары «аерым статус» алырга мөмкин, ул аларны нинди дә булса хокуксыз гамәлләрдән саклаячак. Шундый тәкъдим турында Россия Мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасында фикер алышалар.

Читать дальше...

Прокуратура укытучыдан студентлар зачет өчен түләгән акчаны кайтаруын таләп итә

Tatar-inform.tatar 

2017-2018 елларда Казандагы югары уку йорты укытучысы (бер үк вакытта кафедра мөдире) студентлардан арадашчы аша 220 мең сум акча алган. Әлеге акча зачет һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен бирелгән булган.

Читать дальше...

Клишас армиядә булмаганнарны дәүләт хезмәтенә алуны тыю идеясенә карата шик белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итмәгән россиялеләрне гомерлеккә дәүләт хезмәтенә кабул итмәү идеясе 2014 нче елда ук конституциягә туры килми дип табылган иде. Бу хакта Федерация Советының Конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас үзенең Telegram-каналында белдерде.

Читать дальше...

2022 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны беренче тапкыр 17 меңнән арткан

Azatliq.org 

Беренчел статистик мәгълүматларга күрә, былтыр республикада яман шешне беренче тапкыр 17 мең кешедә тапканнар. Татарстанда онкологиядән үлүче ирләр, хатын-кызларга караганда күбрәк, ди белгечләр.

Татар активисты Сафия Кичемасова: Санкт-Петербургта татарлар 20 мең генә түгел

Tatar-inform.tatar 

«Татар мохите булмаган шәһәрдә үскән вакытта татар булуымнан оялдым, читенсендем. Чөнки мәктәптә дәресләрдә «татар-монгол изүе» кебек төшенчәләр кулланыла иде», - диде ул.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *