Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 20.01.2023

Башкортстанның «Китап» нәшриятына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Эльмира Хәйретдинова Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Республикасының матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

"Протестный МГУ" Telegram-каналы авторын конвоир кыйнаган һәм көчләү белән янаган

Azatliq.org 

Дмитрий Иванов мәхкәмә утырышында адвокат белән хөкемдар сөйләшкәннәрне тыңлап бетерер өчен конвоирдан ике минут вакыт сораган һәм кулларын богауларга бирмәгән диелә. Аны шуның өчен кыйнаулары әйтелә.

Дамир Исхаков: Мәктәпләрдә татар тарихы юк дәрәҗәсендә

Tatar-inform.tatar 

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында мәктәпләрдә татар тарихын укыту кимеде, дигән фикерен әйтте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре азагында Президент Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашуы турында хәбәр итте. Ул телеграм-каналына Дәүләт башлыгы белән бергә төшкән фотоны куйды.

Читать дальше...

Кремль мобилизация турында карарның гамәлдә булуы дәвам итүгә бәйле хәбәргә аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков өлешчә мобилизацияне үткәрүгә кагылышлы сорауларда Россия Президенты Владимир Путинның сүзләренә колак салырга чакырды. Ул Россиядә өлешчә мобилизация буенча планның үтәлүен искәртте һәм указның гамәлдә булуы дәвам итү турында Президент администрациясенең җавабына соңрак тагын да төгәлрәк аңлатма бирергә вәгъдә итте. Бу хакта Газета.ru сайты яза.

Читать дальше...



Татарстанның баш санитар табибы: Ковид чигенә, кызамык һәм тычкан бизгәге баш калкыта

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясе хәзер җитди куркыныч тудырмый – башка авырулар беренче планга чыга. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина йомгаклау коллегиясе алдыннан журналистларга шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда 30 ел эчендә һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләр 21 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

Соңгы 30 елда, тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 2,6 тапкыр арткан вакытта, Татарстанда атмосфера һавасына бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрнең гомуми күләме 21 процентка кимегән. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүген үзе җитәкләгән ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый мәгълүматлар китерде.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев: Катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев киләчәктә татарлар санын арттыру өчен катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәклеген әйтте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда яңа мәчеткә нигез ташы салу тантанасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Аркадаг шәһәрендә төп мәчеткә нигез салу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте.

Читать дальше...

В Нурлате пройдут лыжные соревнования

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Завтра, 21 января, в селе Старые Челны пройдут традиционные районные лыжные соревнования памяти Героя Советского Союза Н.К.Синдрякова.

Нурлатский Дом дружбы народов проводит мероприятия в рамках Года национальных культур и традиций

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Участники клуба по интересам познакомились с традициями чувашского народа на познавательном часе «Соцветие культур» в рамках Года национальных культур и традиций.

Казанда ике фольклор-этнографик җыр җыентыгын тәкъдим итү булачак

Tatar-inform.tatar 

2023 елның 26 гыйнварында Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Мәлки керәшеннәренең музыкаль-шигъри традициясе» һәм «Кукмара керәшеннәре. 2021 елгы фольклор-этнографик экспедиция материаллары» дип исемләнгән ике җыр җыентыгы презентациясе булачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрылыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *